Мәрҗанинең туган көне уңаеннан, аның кабере янына килеп, җәмәгать белән дога кылырга чакырабыз
2025нче елның 16нчы гыйнварында күренекле дин галиме, мәгърифәтче һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 207 ел тула (1818-1889).
Әлеге уңайдан татар-мөселман җәмәгатьчелеге галимне искә алу өчен аның кабере янына җыелачак. Очрашу Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында узачак, биредә дин әһелләре, татар зыялылары, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр, остазлар һәм журналистлар катнашачак.
Әлеге чарада хәзрәтләр Коръән аятьләре укыячак һәм җыелган җәмәгать белән бергәләп дога кылачак.
Очрашуга барлык теләүчеләрне, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен чакырабыз.
Җыелу урыны: Казан шәһәре Яңа бистә зиратының төп капкасы (Пригородная ур., 1).
Җыелу вакыты: иртәнге сәг. 09.50-дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев