Безгә кунак килде рубрикасы буенча яңалыклар
-
Илфак ИБРАҺИМОВ: КАЗАН – ГАЛИМНӘР ШӘҺӘРЕ ДӘ
Быелның июль аенда кулыбызга "Чын мирас" дигән фәнни-популяр, әдәби -нәфис журналның 1 нче саны килеп иреште. Үзенең максатын - татар халкының данлы үткәне белән бергә, буыннардан-буыннарга тапшырылып килгән тарихи һәм әдәби-мәдәни мирасын, күңел җәүһәрләрен, халык авыз иҗатын, бер сүз белән әйткәндә, милли мирасын халыкка кайтару, дип тәгаенләгән басма укучыны әүвәлге...
-
Васил ГАРИФУЛЛИН: ЖУРНАЛИСТИКАБЫЗ МИЛЛӘТНЕ БЕРЛӘШТЕРСЕН
1962 елның 1 июлендә Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында зур вакыйга була - биредә журналистика кафедрасы һәм бүлеге оештырыла. Идел буе төбәгендә журналистика белгечлеге алу мөмкинлеге тудырылган бердәнбер уку йортына әверелә ул. Кафедра һәм бүлеккә Казан дәүләт педагогика институты профессоры, әдәбият белгече Иван Пехтелев тырышлыгы белән нигез салына. Кафедра югары...
-
Әхмәт САТТАР: ТОРМЫШ – КИНО, ВАКЫТ – РЕЖИССЕР
Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез - шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәт Саттар соңгы елларда Казаныбызга аеруча еш кайтып йөрде, чөнки ул Дмитрий Коробкинның «Сокровища озера Кабан» дип исемләнгән күп серияле фильмында төште. Шулай бер кайтуында очрашып сөйләшкәч, аның кино сәнгатендәге хезмәтләре шактый күп булуы ачыкланды. - Әхмәт абый, «Сокровища озера...
-
Фатих КУТЛУ: ТАТАРГА ДА ТЫЛМАЧ КИРӘК
Шөкер, дөнья әдәбияте күгендә йолдыз булып балкырдай язучыларыбыз аз түгел. Әмма әдип классика булырдай нинди генә шәп әсәр иҗат итмәсен, аның хакында башка халыклар белмәсә, әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителмәсә, ул ныклап танылып китмәскә дә мөмкин. Шуңа да соңгы елларда татар әдипләре әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итүгә аеруча игътибар бирелә....
-
ТҮБӘТӘЙ, АЛ КАЛФАК БЕЛӘН ДУСЛАШЫЙК
Бер көнне китап кибетендә бик матур бер татар журналына күзем төште. Балаларга тәгаенләнгән "Тылсымлы куллар"дигән бу мәҗмуганы кемнәр чыгара икән, дип уйлап куйдым. Бигрәк тә миллилеге белән сокландырды мине әлеге басма. Ниһаять, "Тылсымлы куллар" журналының баш мөхәррире Ландыш ФАЗУЛЛИНА белән очрашып, аны редакциябезгә кунакка дәштек. - Ландыш, сиңа шундый үзенчәлекле...
-
ЭЛЕМТӘЧЕ КЫЙТГАЛАРНЫ ЯКЫНАЙТА
Быел Казан электр элемтәсе техникумы оештырылуга 80 ел тула. Ул СССР Халык комиссариаты тарафыннан 1932 елның 31 августында кабул ителгән «Элемтә органнары кадрларын әзерләү һәм ныгыту турында»гы карар нигезендә оештырыла. Бүген техникум Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә дә иң абруйлы махсус урта уку йортларыннан санала. Хәбәрчебез әлеге юбилейга әзерлек барган...
-
МУЗЫКА ЙОРТЫНЫҢ 107 нче ҖӘЕ
Башкалабыз Казанның нәкъ уртасында, Жуковский урамындагы тарихи бина яныннан узганда үзең дә сизмичә тукталып каласың. Аның тәрәзәләреннән музыка уен кораллары, җырчылар тавышы ишетелеп тора. Бу йортта Казан музыка училищесы урнашкан. Ул республикабызның урта махсус белем бирә торган уку йортлары арасында үзенә аерым бер урын алып тора. Беренчедән, аның 107 еллык...
-
Әлфия ХӘСӘНОВА: СӘХНӘ ҖАНГА ШИФА БУЛЫП ТАМА
"Сәхнә - сихри урын. Ул көч тә бирә, бар авыруларыңны, сызлануларыңны шундук оныттыра, чирләреңнән савыктыра, кәефсез чагыңда, җаныңа шифа булып тамып, күңелеңне күтәрә". К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнованың редакциябезгә кунакка килгәч, иң башлап әйткән сүзләре шул булды. Саба районының Чәбки Саба...
-
Гүзәл ТАИШЕВА: ЛОГИСТ – ЯХШЫ ХУҖА, ДИГӘН СҮЗ
Гүзәл Таишева - 34 яшендә икътисад фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешкән иң яшь татар галимнәренең берседер. Мәктәпне тәмамлап, ул Казан дәүләт химия-технология институтына укырга керә. Электрохимия һәм икътисад бүлекләрендә параллель белем ала. Аның фәнгә бик нык һәвәслеген күреп, укытучылары кызга 5 нче курста чагында ук икътисад бүлегендә аспирантурада калырга тәкъдим итә....
-
“ДИЛӘФРҮЗ” – ГҮЗӘЛ ЗАТЛАРНЫҢ СИХРИ ДӨНЬЯСЫ
Ике ел чамасы элек Башкортстан татар матбугатына тагын бер матур басма өстәлгән иде. Уфада татар хатын-кызлары өчен "Диләфрүз+" исемле яңа гәзит чыга башлады. Басманы матур журналга әйләндерү максатын да куйды аны оештыручылар. Яңа басманың үзенчәлеге шунда - ул хосусый гәзит. Аның оештыручысы - Уфада яшәүче филолог, журналист Галия Сәфәрҗанова. Галия...
-
Алсу ВӘЛИЕВА: ҺӘР ГЕРОИНЯМНЫҢ ХӘЛЕНӘ КЕРЕРГӘ ТЫРЫШАМ
Юридик көллияткә укып йөргәндә Алсуның кулына «Туймазы хәбәрләре» гәзите килеп керә. Анда Туймазы Татар дәүләт драма театры сәләтле яшьләрне эшкә чакырып, игълан биргән икән. "Әйдә, барып карыйбыз", - ди Алсу ахирәтенә. "Әйдә", - дип килешә дусты да. Шулай итеп чибәр, кыю, тәвәккәл, горур, энергиясе ташып торган кыз, ахирәтен ияртеп, театрга...
-
Сәдигә ХИҖАЗИ: БЕЗДӘ ӨЙДӘ УТЫРУЧЫГА ИКЕЛӘТӘ ХӨРМӘТ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ХАКЫ ТҮЛӘНӘ
Күптән түгел Казанда Иран Ислам Республикасы делегациясе булып китте. Аның составында Иранның күренекле хатын-кыз рәссамнары, шулай ук илнең Гаилә һәм балалар эшләре буенча департамент җитәкчесе Сәдигә ханым Хиҗази дә бар иде. Татарстан Мәдәният министрлыгы, ТР Мөслимәләр шурасы вәкилләре, Иранның Татарстандагы генераль консуллыгы каршындагы мәдәният буенча атташе Рәсүл Багернежад Шаян һәм...