Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

Алсу ВӘЛИЕВА: ҺӘР ГЕРОИНЯМНЫҢ ХӘЛЕНӘ КЕРЕРГӘ ТЫРЫШАМ

Юридик көллияткә укып йөргәндә Алсуның кулына «Туймазы хәбәрләре» гәзите килеп керә. Анда Туймазы Татар дәүләт драма театры сәләтле яшьләрне эшкә чакырып, игълан биргән икән. "Әйдә, барып карыйбыз", - ди Алсу ахирәтенә. "Әйдә", - дип килешә дусты да. Шулай итеп чибәр, кыю, тәвәккәл, горур, энергиясе ташып торган кыз, ахирәтен ияртеп, театрга...


- Юристның эш хакы да югары, инде бер укырга кергәч, нигә шул юлдан китмәдең? Әллә драма артисты булу балачак хыялың ук идеме?

- Юрист булу - әниемнең чынга ашмаган хыялы. Ә минем бала чагымда балерина буласым килгән иде. Тик һәр нәрсәгә җинел караган бала күңеле балерина булыр өчен кече яшьтән үк шөгыльләнергә кирәклеген аңламагандыр инде.

Театрга мине сәхнәгә чыгу теләге, бию сәнгатенә булган зур мәхәббәтем алып килде. Биюле спектакльләрдә уйнармын, дип тә уйладым үземчә. Күп кешеләр авыр минутларда җырлый, кайберәүләр шигырь яза, ә минем шашып биисем килә. Театрга эшкә килгәч, балетмейстер Ирина Тимощук, Гөлназ Абсаттарова мине бию серләренә ныклап төшендерде. Шул биюләр белән театрлаштырылган тамашаларда катнаштым.

Эшли генә башлаган елларда күпкә өмет итмәдем. Бик шатланып, тырышып әкиятләрдә уйный идем. Безгә, театрга яңа гына килгән яшьләргә атнасына берничә мәртәбә театрның талантлы актрисалары Гөлнара Габидуллина (бүгенге көндә Башкортстанның атказанган артисты) - сәхнә теленнән, Ильвира Мөхәммәтҗанова актерлык осталыгыннан дәресләр бирә иде.

Бер максатка юнәлтелгән хезмәтебез бушка китмәде, миңа беренче мәртәбә Ф.Галиевнең өлкәннәр өчен куелган «Әмирхан бәрәңгесе» комедиясендә театрның ул вакыттагы баш режиссеры Ильяс Гәрәев Әнисә ролен ышанып тапшырды. Мин моны үземчә үсеш дип кабул иттем. Нәтиҗәдә Әнисә роле белән тамашачы мәхәббәте призына да лаек булдым.

2003 елда театрда бик зур вакыйга булды - «Гамлет»ны куябыз, диделәр. Иҗат коллективын әсәр белән таныштырырга җыйдылар. Әлфия белән (актриса Әлфия Шәйдуллина) иң арткы утыргычта шаярышып, пышылдашып утырабыз. Әлеге дә баягы татар телен яңа өйрәнеп киләбез бит, шунлыктан әсәрне аңларга да авыррак булгандыр инде. Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Русиянең Дәүләт, Башкортстанның С.Юлаев исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе Олег Хановның кемнең кайсы роль башкарачагын игълан итүе безне сискәндереп җибәрде:"Офелияне Алсу Вәлиева белән Әлфия Шәйдуллина уйнаячак", - диде.

Сөенеч-шатлык белән репетицияләр башланды. Дөресен әйтергә кирәк, бу роль миңа бик авыр бирелде. Берьяктан режиссер үтә таләпчән булса, икенче яктан партнерым - сәхнә остасы Фирзәт Габидуллин кечкенә генә кытыршылыкларымны да шомарттыра, урыслашкан телемә бәйләнә иде. Шулай арып-талып өйгә кайтып егылам, авыр булса да, арысам да, җанга рәхәт, күңелне дәрт, бәхет биләп алды ул мәлләрдә. Яхшымы, яманмы шулай җиңеп чыктым рольне, Олег Закир улы белән беррәттән, партнерым Фирзәт Габидуллинга да Офелиям өчен мең рәхмәтлемен. Бу спектакльне хәзер дә бик сагынам.

- Аеруча яратып эшләгән образларыңны аерып әйтә аласыңмы?

- Алар, әлбәттә, Офелия һәм соңгы иҗади эшләремнән - Н.Асанбаевның «Рәйсә+Фәйзи» мелодрамасындагы Зөһрә, 3.Хәкимнең «Легионер» театраль романындагы Фатыйма.

Зөһрә беренче карашка тискәре герой: ул үзе хакында гына уйлаучы, бозык, азгын хатын кебек. Әмма аның яратып түгел, ә бары әнисе сүзен тыңлап, Фәйзигә кияүгә чыкканын, Фәйзинең дә аны яратмавын уйласаң, бу геройны да аклап була. Зөһрәнең үзенчә хаклы булуына инандым. Образның эчке дөньясын тоярга, тулысынча ачарга омтылып, героинямны тормыштагы шундый язмышлы хатын-кызлар белән янәшә куеп карадым. Шуңа бу образым «кара төс»ләргә генә буялып тумады. Тамашачылар Зөһрәнең хәленә кереп, вакыт-вакыты белән аны кызганып та утырды.

«Легионер» театраль романында мине иң элек тирән, бай эчтәлекле әсәр үзе, төп герой Яббарның (Башкортстанның атказанган артисты Ф.Мөхәммәтдинов) язмышы тетрәндерде. Туган җирен җаны-тәне белән сөйгән Яббар, сугышта нимесләргә әсирлеккә эләгә; туган авылына кайта алсын өчен, дошман ягына чыгып, советларга каршы сугышырга ризалашкан була. Яббар беренче бәрелештә үк безнекеләр ягына чыкса да, бер генә урыс солдатына атмаса да, аның бу адымы бик кыйммәткә төшә. Аңа «сатлыкҗан» дигән гомерлек ярлык тагыла. Яббар сугыш бетеп, 6 ел буе төрмәдә мең газаплар чиккәч кенә туган авылына кайта. Тик аны әнисеннән башка беркем дә көтеп тормый. Ә яшьлек мәхәббәте Фатыйма инде күптән кияүдә. Фатыйма Яббарның гаепсезлегенә ышана, тик заманга каршы бара алмый, хәтта авылдашлары күреп калыр дип, Яббар белән сөйләшеп торырга да курка.

Автор әлеге әсәрендә миллионлаган гаепсезгә гаепләнүчеләрнең, сугыштан соңгы еллардагы күргән михнәтләрен сурәтләгән. Яббар кебекләрнең ачы язмышын шул заманның кырыслыгын ачуда башка иҗатчылар белән беррәттән, мин дә үз өлешемне керткәнмендер, дип уйлыйм.

Әле атап үткән соңгы ике спектакльнең режиссеры Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов. Миңа ул куйган спектакльләрдә рольләр бүленеше аерата ошый. Чөнки Байрас Надыйм улы безнең мөмкинлекләрне үзебезгә караганда да яхшырак белә. Шуңа күрә спектакльдә һәркем үз урынында. Кайчак холык-фигылебезгә, табигатебезгә капма-каршы характерлы образлар тудырганнан соң: «Кара әле, мин болай да булдыра алам икән», - дип шаккатып куясың.

- Алсу, ә менә күңелеңә ятмаган рольләр дә башкарырга туры килгәне булдымы?

- Актерлык осталыгымны үстермәгән, автор тарафыннан да артистларга эшләргә материал аз бирелгән, драматургиясе сай сәхнә әсәреннән роль тапшырсалар, бу мине һич тә куандырмас иде. Минемчә, әлегә Туймазы театрында андый сәхнә әсәрләре куелганы юк.

- Син тамашачыларны бер-бер артлы төрледән-төрле характерлы образларың белән куандырып кына калмыйсың, инде спектакльләргә биюләр дә куя башладың.

- Бу эшем минем үзем өчен дә көтмәгәндә килеп чыкты. Н.Гаетбай әсәре буенча «Кызлар-йолдызлар» комедиясенең репетициясе бара иде. Байрас Надыйм улы: «Менә монда танго кирәк», - диде. Мин тоттым да кызларга бию хәрәкәтләре күрсәтә башладым. Ә режиссерыбыз минем сәләтемне күреп тә алган. Шулай итеп, мин балетмейстер булып киттем. Бу спектакльдән тыш, Д.Сәлимҗановның балалар өчен язылган «Принц» әкиятенә, Д.Салиховның яңа гына табадан төшкән «Кызлар капкыны» комедиясенә биюләр куйдым.

- Тормыш гел уңышлардан гына тормый, әгәр уңышсызлыкка юлыксаң, аны ничек кичерәсең?

- Әгәр гел уңышлар гына елмаеп торса, кешеләр аның кадерен белеп бетермәс иде. Иҗатта уңышсызлыкка очрасам, аның сәбәбен иң элек үземнән эзлим. Уңышсызлыклар мине чыныктыра, тагы да үҗәтләнебрәк эшләргә этәргеч бирә. Ә эшлисең икән, аның нәтиҗәсе һичшиксез булачак.

Гөлназ МУСИНА.
Башкортстан,
Туймазы шәһәре.

. Фатыйма - Алсу Вәлиева, Әнсар - Башкортстанның халык артисты Айрат Солтанов. ("Легионер", Зөлфәт Хәким).


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев