Әлфия ХӘСӘНОВА: СӘХНӘ ҖАНГА ШИФА БУЛЫП ТАМА
"Сәхнә - сихри урын. Ул көч тә бирә, бар авыруларыңны, сызлануларыңны шундук оныттыра, чирләреңнән савыктыра, кәефсез чагыңда, җаныңа шифа булып тамып, күңелеңне күтәрә". К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнованың редакциябезгә кунакка килгәч, иң башлап әйткән сүзләре шул булды. Саба районының Чәбки Саба...
"Сәхнә - сихри урын. Ул көч тә бирә, бар авыруларыңны, сызлануларыңны шундук оныттыра, чирләреңнән савыктыра, кәефсез чагыңда, җаныңа шифа булып тамып, күңелеңне күтәрә". К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнованың редакциябезгә кунакка килгәч, иң башлап әйткән сүзләре шул булды.
Саба районының Чәбки Саба авылында зыялылар гаиләсендә дөньяга килгән Әлфия әти-әнисенең тансык кызы, 5 абыйсының иркә һәм кадерле сеңелесе булып үсә. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаганнан соң, Саба районы мәдәният йортында режиссер булып эшләп йөргән кызны театрның баш режиссеры Равил ага Тумашев дәшеп ала. Бу көннәрдән соң инде 33 ел гомер үтеп киткән. Артист шушы еллар эчендә сәхнәдә һәм телевизион спектакльләрдә берсеннән-берсе күркәм, үзенчәлекле, кабатланмас образлар иҗат итә. Т.Миңнуллинның "Кырларым-тугайларым"да - Мөслимә, Н.Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин"ында - Зөбәрҗәт, Ш.Камалның "Хаҗи әфәнде өйләнә"сендә - Камилә, Т.Гыйззәтнең "Ташкыннар"ында - Наһар, Л.Вәлиевнең "Париж егете Әлфәнис"ендә - Фәридә, Н.Гыйматдинованың "Бер тамчы ярату"ында - Сәмәрия, Аманулла әсәре буенча куелган "Кешечә яшик" телевизион спектаклендә - Саймә, Р.Шәрифнең "Яланаяклы кыз"ында - Сәгыйдә образлары әнә шундыйлардан. Театр белгече Дания Гыймранова бер әңгәмәбездә искәртеп үткәнчә, Әлфия Хәсәновага сәхнәдә мактану, масаю кебек сыйфатлар ят. "Ул анда үзен бик табигый һәм итагатьле тота, фикерен тормыштагыча ышандырырлык итеп әйтә белә. Бу сыйфат бик сирәк артистларга гына хас", - дигән иде Дания ханым.
- Әлфия ханым, сез күп кенә спектакльләрдә төп рольләрне башкару бәхетенә ирештегез. Әйтик, К.Тинчуринның "Җилкәнсезләр"ендә бик күп артистларның матур хыялы булган, кайчандыр олуг актрисабыз Асия апа Хәйруллина уйнаган Оркыя ролен сезнең башкаруыгыз хәтеремдә.
- Дөрес әйтәсез, классик әсәрләрдә уйнау үзе бер бәхет. Кәрим Тинчурин әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә уйнарга аеруча яратам. Драматург үзенчәлекле, тирән образлар иҗат иткән. Аларны башкару үзе бер ләззәт. Миңа, шөкер, К.Тинчуринның "Назлы кияү"ендә, хәйләкәр һәм шаян Шәмсия, "Американ"ында Марзия булып та уйнарга туры килде. Бу комедия күп еллар элек иҗат ителсә дә, бүген генә язылган кебек, хәзер дә тормышыбызда шундый ук мәсьәләләрне хәл итү сорала. "Американ"ны Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына яңартып, кабат куярга ниятләдек. Аның бу юлы яңгырашы да икенче төрлерәк булачак, моны яраткан тамашачыбыз да шундук күреп алыр, дип уйлыйм.
- Рольләрегез арасында аерата яратып башкарганнары да бардыр, билгеле.
- Бармакларның кайсын тешләсәң дә авырткан кебек, һәр ролемне, кечкенәме ул, зурмы, яратып иҗат иттем. Һәр образым якын, кадерле. Шулай да "Саф күңелгә тап төшми"дә Саҗидә, "Кырларым-тугайларым"да Мөслимә образлары күңелемә бик якын булды. Әлбәттә, алар драматик әсәрләр, геройларның язмышлары фаҗигале. Әмма, шуңа да карамастан, алар мине эчке дөньяларының тирәнлеге белән җәлеп итте. Аннары Мөслимә - профессиональ сәхнәдә минем беренче ролем, иҗатымның чишмә башы да әле. Р.Хәмид әсәре буенча куелган "Кайтыр идем" спектаклендәге студент кыз Зилә дә күңелемә якын. "Театр язы"нда ул "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә лауреат исеменә дә лаек булды. И.Грековның "Тол хатыннар көймәсе"ндәге Аида белән дә уртак сыйфатларыбыз бар кебек. Бу спектакль "Нәүрүз" төрки халыклар фестивалендә зур уңыш белән барды. Драматург Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Мәхәббәт баскычы" комедиясендә Әлфиянең сыйфатлары да холкыма тәңгәл килә. Хезмәттәшем һәм күршем Шамил бу рольне табигатемне, гадәтләремне өйрәнеп, холык-фигылемә туры китереп иҗат иткән, күрәсең.
- Ә менә күңелегезгә бигүк хуш килмәгән рольләрегез булдымы?
- Әйе, рольләрнең үгиләре дә була, башта геройны тиңсетеп бетермисең, кабул итә алмыйсың. Ләкин үзеңне ролеңнән олы итеп куясың икән, бернәрсә дә барып чыкмый. Үз героеңны барыбер ихтирам итәргә туры киләчәк. Ролең сине барыбер башыңны ияргә мәҗбүр итәчәк. Син аны кабул иткәннән соң гына, ул, иярләнгән ат сыман, сиңа буйсына.
- Рольгә кергәндә нинди алымнар кулланасыз? Таныш-белешләрегезнең гадәтләрен файдаланганыгыз юкмы?
- Әлбәттә, Сабага кайткачмы, авылгамы, урамнан барган вакытта ерактан ук килгән кешенең үземә кирәкле бер ягын күреп алам да, шунда елмаерга мәҗбүр итә торган бер халәт барлыкка килә. Әгәр кайсы да булса ролемдә шушы кешенең бер генә кыланышын яки гадәтен файдаланам икән, мин бу танышымны туганым кебек тоеп, үземнән-үзем елмая башлыйм. Мәсәлән, "Мәхәббәт баскычы" спектаклендә Әлфияне уйнаганда күз алдымда гел авылыбызга килен булып төшкән Фирдәвес апаның килеш-килбәте торды. Ул шулкадәр матур итеп көлә, үз-үзен тотышы, кешеләр белән сөйләшүе дә бик ятышлы.
- Әлфия ханым, без барыбыз да диярлек авылдан. Ә менә театр белән танышлыгыгыз ничегрәк башланды?
- Безнең өебездә бик бай китапханә бар иде. Әни укытучы булгач, гәзит-журнал күпләп килә. Буш вакыт табылса, кулда гел китап булыр иде. Ә инде ял көнне радиодан спектакль тапшырсалар минем өчен чын-чынлап бәйрәм иде. Башлангычта укыганда сәхнәгә чыгып биегәнем дә, хорда җырлаганым да булды. 5 нче сыйныфта мин Сатыш мәктәбенә йөреп укыдым. Татар теле һәм әдәбияте укытучыбыз Мөнәзәһә апа Юнысова нечкә күңелле, иҗади эшләүче мөгаллимә иде. Без шигырь ятлыйбыз да үзара сәнгатьле сөйләү буенча ярышабыз. Шунда һәрвакыт бик яхшы итеп сөйләргә тырыша идем. Ә 9-10 нчы сыйныфларда Байлар Сабасы мәктәбендә укыдым. Әз генә җырлый, бии, сөйли белгән һәр кешене район мәдәният йортына чакыралар иде.
Әни математика укытучысы булгач, мине дә мөгаллимә итеп күрәсе килде. Әгәр мин укытучы һөнәрен сайласам, яхшы белгеч булыр идем, дип уйлыйм. Сөйләү сәләте исә миңа табигатьтән бирелгән. Һәм үз ана телем миңа гомер буе тормыш итүдә төп ярдәмчем булды.
- Укытучы дигәннән, сез театр сәнгате буенча кемнәрдән дәрес алдыгыз?
- Миңа олпат укытучылар белем бирде. Аларның исемнәрен генә ишетсәм дә, күңелем дулкынланып куя, ул исемнәрне әкрен генә әйтә дә алмыйм: Шириаздан абый Сарымсаков, Хәмит абый Кумысников, Асия апа Хәйруллина, Равил абый Тумашев... Асия апа сәхнә теленнән дәрес бирде. Ул укучысының ярдәмчесе дә, остазы да, алдагы тормышында юл күрсәтүче булды. Безне өенә кунакка чакырып, ризыгын куеп, табын әзерләү, пычак, чәнечке урнаштыру тәртибенә кадәр төшендереп озата иде.
- Сезгә күчмә театр заманында, республика, ил буйлап гастрольләрдә йөрергә дә туры килгән. Бу еллар хәтерегездә ничегрәк саклана?
- Ул чакларда яшь идем әле. Юл йөрү михнәтле булса да, сәхнә бар авырлыкларны да оныттыра ул. Салкын клублар һәрвакыт халык белән шыгрым тулы булыр иде. Барысы да сәхнәгә күзен текәгән, шаккатып карап утыра. Тып-тын. Ә спектакльдән соң, безне әйләндереп алып, һәркайсы кунакка дәшә.
Шөкер, бүген инде безнең зиннәтле үз бинабыз бар. Иҗат өчен барлык шартлар тудырылган. Тамашачы театрга үзе килә. Бигрәк тә сәнгатьне яраткан өлкәннәребез театрыбызга яратып йөри. Әмма киләчәктә тын да алмый спектакль карый торган тамашачылар булыр микән, дип тә уйлап куясың.
- Бүген инде, шөкер, зурдан кубып сипләнгән бинада эшләп яткан көнегез.
- Бу - чын театр бинасы, чын сәнгать сарае. Ул музей-тыюлык кебек булырга тиеш, дип уйлыйм. Үзебезнең театрның матурлыгын бөтен дөньяга күрсәтәсем һәм бу гүзәл сарайны саклап кына тотарга кирәк, дип, җитәкче даирәләргә дә әйтәсем килә. Чөнки бу бина тарихның бер кисәге, бөек сәхнәдәшләребез эшенең дәвам иттерелүен искәртеп торган һәйкәл. Анда Ф.Ильская, Х.Әбҗәлилов кебек татар театры корифейларының эзләре саклана.
Үз гомеремдә миңа күп режиссерлар белән эшләргә туры килде. Баштарак, кытыршылыклар, да, аңлашылмаучылыклар да булды. Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин бүген тәмам өлгереп җиткән, җитлеккән, югары профессиональлеккә ирешкән чын белгеч. Рәшитнең шәкертләренең, укучыларының талантлы булуы да аның шәп укытучы икәнлеген күрсәтә.
Бүген театрга талантлы яшьләр килә. Һәм, әлбәттә, алар һәркайсы, безнең буын кебек үк, сәхнәгә мөкиббән, театрны фанатларча ярата. Бүген коллективыбыз сәхнәгә берсеннән-берсе шәп спектакльләр куя.
- Безнең театр шушы әсәрне куйсын иде дә, мин шунда фәлән рольне башкарсам иде дигән чакларыгыз булдымы?
- Мин кечкенәрәк чакта классик кытай драматургы Цао Юиның "Тайфун" дигән психологик драмасы буенча Камал театры куйган спектакль бара иде. Анда бер гаиләнең язмышы сурәтләнә, спектакльдә күренекле артистларыбыз Гәүһәр апа Камалова, Рәшидә апа Җиһаншина уйнады. Миңа аны сәхнәдән карау насыйп булмады, радиодан гына тыңладым. Соңыннан мин ул әсәрне табып укыдым. Анда, ни чәчсәң, шуны урырсың, дигән фикер әйтелә. Минем шундагы Фони ролен уйныйсым килде. Аны безнең режиссерыбыз Р.Заһидуллин бик шәп итеп куяр иде. Чөнки ул классик әсәрләрне аеруча яхшы сәхнәләштерә. Әйтик, "Бернардо йорты" спектакле югары дәрәҗәдә эшләнеп, тамашачыга тәкъдим ителде, дип уйлыйм. Мин бу спектакльдә хезмәтче ролен башкардым. Ул төп роль түгел. Әмма минем анда дөньяга артист буларак роль аша әйтәсе килгән сүзем бар. Шуңа да бу рольне бик яратып уйнадым.
- Бүгенге яшь драматурглардан кем әсәре аеруча күңелегезгә якын?
- Әлегә К.Тинчурин, Т.Миңнуллин, А.Гыйләҗев, И.Юзеев кебек классик әдипләребез язган әсәрләр театрлар өчен төп эш фронты булды. Әлбәттә, яшьләр бар. Әмма бер ягы килсә, икенче ягы кыйты, дигән кебек, алар язган пьесалардан үзебезнең театр артистларына кулай драматургия табу җиңел түгел. Яшьләр иртәгә килер, язар, билгеле. Әмма мин бүген янам, дигәндәй, әсәр хәзер кирәк, бүген уйнарга телим мин.
Сөембикә КАШАПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев