Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

МУЗЫКА ЙОРТЫНЫҢ 107 нче ҖӘЕ

Башкалабыз Казанның нәкъ уртасында, Жуковский урамындагы тарихи бина яныннан узганда үзең дә сизмичә тукталып каласың. Аның тәрәзәләреннән музыка уен кораллары, җырчылар тавышы ишетелеп тора. Бу йортта Казан музыка училищесы урнашкан. Ул республикабызның урта махсус белем бирә торган уку йортлары арасында үзенә аерым бер урын алып тора. Беренчедән, аның 107 еллык...

Башкалабыз Казанның нәкъ уртасында, Жуковский урамындагы тарихи бина яныннан узганда үзең дә сизмичә тукталып каласың. Аның тәрәзәләреннән музыка уен кораллары, җырчылар тавышы ишетелеп тора. Бу йортта Казан музыка училищесы урнашкан. Ул республикабызның урта махсус белем бирә торган уку йортлары арасында үзенә аерым бер урын алып тора. Беренчедән, аның 107 еллык тарихы булса, икенчедән, сәнгатебез күгендә якты йолдыз булып янган композиторларыбыз Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин, Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, җырчылар Зөһрә Байрашова, Рәйсә Билялова, Мөнирә Булатова, Зөләйха Хисмәтуллина, Гөлсем Сөләйманова, Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Вафирә Гыйззәтуллина, Венера Ганиева, Рөстәм Маликов, Альбина Шаһиморатова һәм башка бик күп талантлар үз вакытында Казан музыка училищесында белем алган.

Әлеге данлыклы уку йортының директоры Айрат Әгъзәм улы ҖАББАРОВ - бүген безнең редакциянең кунагы.


- Айрат әфәнде, май, июнь айларында сездә иң кызу вакыт була. Зачетлар, чыгарылыш имтиханнары, диплом эшләре, бу вакытта һәрбер студент үз юнәлеше буенча имтихан тота, әзерләнгән программасын башкара һәм, әлбәттә, дулкынлана.

- Русиядә иң зур тарихлы уку йортларыннан берсе буларак, безнең көллият күптән инде ил күләмендә көчле музыкаль үзәк булып санала. Әлбәттә, бер гасырдан артык вакыт эчендә бик күп әһәмиятле вакыйгалар булып узган. Соңгы вакытта училищены ел саен 70-80 студент тәмамласа, 107 ел эчендә күпме профессиональ музыкант әзерләнгән! Республикабызның горурлыгы булган бу шәхесләр барысы да диярлек Казан музыка училищесында белем алган.

- Хәзерге көндә Татарстанда 4 музыка көллияте бар, һәм, сез җитәкләгән көллият иң нәтиҗәле эшләүчеләрдән санала. Сездә укыган байтак балалар Казан, Мәскәү, Санкт -Петербург консерваторияләрендә, төрле институтларда белем алуын дәвам итә.

- Белгәнегезчә, югары музыкаль белем бирә торган уку йортлары, музыка мәктәпләре өчен кадрлар музыка училищесында әзерләнә. Шуңа күрә безнең максат - төпле, профессиональ белем алган музыкантлар әзерләү. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Укыту процессында талантлы музыкант-башкаручылар, педагоглар катнаша. Алар Татарстан һәм Русиянең мактаулы исемнәрен алган билгеле шәхесләр: Клара Хәйретдинова, Резедә Сабитовская, Клавдия Щербинина, Шамил Әхмәтҗанов, Раида Ермохина, Александр Маклыгин, Люция Исмәгыйлова, Лариса Маслова, Камил Монасыйпов, Светлана Зорюкова , Венера Гәрәева, Лада Лабзина һәм башкалар. Иҗатта уңышларга ирешкән шәхесләрдә белем алу, әлбәттә, дәрәҗә һәм зур җаваплылык та таләп итә.

Көллияттә 9 бүлек бар, аларда 313 студент белем ала. Бездә укучы балалар бик тырыш, ә укытучыларыбыз таләпчән. Алар һәрбер балага шәхес итеп карый, 4 ел эчендә һәркайсына чын музыкант булып өлгерергә булыша. Шуңа күрә нәтиҗәләр дә куанычлы. Студентлар төрле елларда Франциядә, Болгариядә, Русиядә узган конкурс, фестивальләрдә катнашып Гран-прига, беренче урыннарга, дипломант исемнәренә лаек булды. Сонгы выкытта гына да халыкара, Русиякүләм, региональ, республикакүләм, шәһәрара уздырылган 35 конкурста катнашып 84 укучыбыз призлы урыннарны яулады. Хәзер бит төрле интернет -конкурслар (видеоязмалар рәвешендә) оештырыла. Шундый дирижерлар, виолончельчеләр ансамбле ярышларында да безнекеләр беренче урынга лаек булды.

Безнең көллиятне тәмамлаган укучыларның бик күбесе, әйткәнемчә, укуларын төрле консерваторияләрдә дәвам итә, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, симфоник оркестрда, эстрадада, музыка мәктәбендә һәм үзебездә эшли.

- Хәзерге вакытта студентларга белем алганда ук кем булып эшләячәген дә күз алдында тотарга кирәк. Белгәнемчә, сездә дә бу эшкә бик мөһим карыйлар.

- Без уку процессын концерт эшчәнлеге белән дә бәйлибез. Студентлар музейларда, композиторлар, шагыйрьләрнең иҗат кичәләрендә чыгыш ясый, опера, музыкаль комедияләр куелышында катнаша. Гомумән, аларның белем алуы иҗат белән бәйле. Бу уку елында җырчылар әзерләү бүлеге Н.Римский-Корсаковның "Майская ночь" операсын, С. Варелосның "Волшебная лампа Алладина" операсын (дирижер Р.Агаронян) үзебезнең сәхнәдә күрсәтте. Алар шулай ук М. Шәмсетдинованың "Җир уллары" ораториясен башкаруда катнашты, чит ил операларыннан фрагментлар өйрәнеп, зур концерт бирде, Бөек Җиңү көненә багышлап вокаль-шигъри композиция әзерләде. Әлбәттә, музыкантларның сәхнәдә чыгыш ясавы гәдәти хәл, шуңа күрә дә алар әзерләгән һәрбер зур проектны без төрле оешмаларда да күрсәтәбез. Җиңү көненә багышланган концертны Идел буе- Вахитов - районы хәрби комиссариатында бик яратып кабул иттеләр, тагын килегез, дип калдылар. Шулай ук быел әзерләнгән концертлар белән студентлар М. Горький, Г.Тукай исемендәге музейларда, Яшел Үзән шәһәре музыка мәктәбендә, төрле иҗат кичәләрендә чыгыш ясады. Кыскасы, алар 300дән артык концертта катнашты. Күптән түгел ачылган эстрада-джаз бүлеге дә уңышлы гына эшләп килә. Уку процессына музыкаль информатика, эстрада вокаль ансамбле, бал биюләре, сәхнә хәрәкәтләре һәм башка дисциплиналар өстәлде. Студентларга бу яңалыклар ошый, кызыксынып укыйлар. Безнең максат - көллиятне тәмамлаган һәрбер студент тормышта үз урынын табарга тиеш.

- Һәрбер җитәкче уку йортына иң сәләтле балаларны кабул итәргә тели. Сездә Татарстаннан тыш, төрле өлкәләрдән килгән укучылар да белем ала. Алар белән элемтәләрне ничек урнаштырасыз?

- Бу өлкәне дә без игътибарсыз калдырмыйбыз. Казанның һәрбер музыка мәктәбе, республикабыз районнары музыка мәктәпләре белән тыгыз элемтәләр урнаштырдык. Үзебезнең кабул итү турындагы белдерүләребезне районнардагы музыка мәктәпләренә җибәрдек. Анда бездә белем алган байтак музыкантлар эшли. Шуның өстенә көллияттә төрле конкурслар, фестивальләр уздыралар. Аларда катнашкан сәләтле балаларга игътибар итәбез, укуларын бездә дәвам итәргә чакырабыз.

Июнь аенда көллиятнең зур залында көн саен диярлек имтиханнар бара. Быел 64 студент диплом алачак. Көллияттә иң зур бүлек - җырчылар әзерләү бүлеге. Аны быел 23 кеше тәмамлый. Алар арасында төрле конкурсларда катнашып, лауреат, дипломант булганнары да бар.

Имтиханнар төп уен коралларыннан тыш, ансамбльләр буенча да була. Җырчылар, скрипкачылар, тынлы уен коралларында уйнаучылар, баянчылар - барысы да ансамбльдә уйнау осталыгын күрсәтә. Имтиханда алар үзләренең чын музыкант булып җитлеккәнен исбатлый.

Быел кабул итү имтиханнары 2 июльдә башланачак. Ә документлар 18 июньнән кабул ителә. Музыка мәктәпләрен тәмамлаган балалар - фортепиано, кыллы, тынлы, халык музыка уен кораллары, җырчылар, хор бүлеге, музыка теориясе һәм эстрада - джаз бүлекләренә кабул ителә. Барлыгы 9 бүлектә 22 төрле музыка уен коралында уйнарга өйрәнергә мөмкин.

Училищеда бик күп еллар директор булып эшләгән, милли кадрлар әзерләүгә зур өлеш керткән Ильяс Әүхәдиев традицияләрен дәвам итеп, быел да җырчылар әзерләү бүлегенә музыкаль белеме булмаган, ләкин имтиханнарны уңышлы тапшырган сәләтле балалар кабул ителәчәк. Сәләтле булган , музыкага гашыйк яшьләр бик тиз зур уңышка ирешә ала. Ә инде кабул итү имтиханнарына килсәк, музыка уен коралларында оста уйнарга, музыканың нигезе булган теорияне яхшы белергә кирәк.

Сиринә ЛАТЫЙПОВА,
музыка белгече,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев