Мәдәни җомга

“ДИЛӘФРҮЗ” – ГҮЗӘЛ ЗАТЛАРНЫҢ СИХРИ ДӨНЬЯСЫ

Ике ел чамасы элек Башкортстан татар матбугатына тагын бер матур басма өстәлгән иде. Уфада татар хатын-кызлары өчен "Диләфрүз+" исемле яңа гәзит чыга башлады. Басманы матур журналга әйләндерү максатын да куйды аны оештыручылар. Яңа басманың үзенчәлеге шунда - ул хосусый гәзит. Аның оештыручысы - Уфада яшәүче филолог, журналист Галия Сәфәрҗанова. Галия...

Ике ел чамасы элек Башкортстан татар матбугатына тагын бер матур басма өстәлгән иде. Уфада татар хатын-кызлары өчен "Диләфрүз+" исемле яңа гәзит чыга башлады. Басманы матур журналга әйләндерү максатын да куйды аны оештыручылар.

Яңа басманың үзенчәлеге шунда - ул хосусый гәзит. Аның оештыручысы - Уфада яшәүче филолог, журналист Галия Сәфәрҗанова. Галия ханым - Бишбүләк районының данлыклы Дүсән авылы кызы. Бөре дәүләт педагогияка институтының филология факультетын тәмамлый. Тәвәккәл шәхес буларак, күп төбәкләрдә зур тормыш юлы үтеп, бай тәҗрибә туплады ул. Соңгы елларда журналистикада, Уфадагы гәзитләрдә эшләде. Ә татар телендә хатын-кызларга гәзит, йә журнал чыгара башлау нияте күңелендә үзеннән-үзе туа.

"Башкортстанда татар гәзит-журналлары берничә генә, ә хатын-кызлар өчен татарча басма бөтенләй дә юк. Шуңа күрә дә нәкъ менә шундый журнал чыгару максатын куйдык", - ди Галия ханым. Әлеге басмада эшләү өчен ул талантлы журналистларны җәлеп итә, ә аның мөхәррире итеп билгеле журналист һәм драматург Дилә Мөхәррәмованы чакыра. Гәзитне оештыручы белән мөхәррирнең уй-ниятләре тормышка ашамы, киләчәккә өмет-ышанычлары ныгыганмы? Шушы сораулар белән без аларның үзләренә мөрәҗәгать иттек.

- Һәр матбугат басмасының популярлыгы, киң таралуы аның укучыларының күплеге белән билгеләнә. Менә шушы вакыт эчендә "Диләфрүз"нең дуслары арттымы?

Галия Сәфәрҗанова:

- Шөкер, укучыларыбызның саны арта бара. Бу җәһәттән бер укучыбызның күптән түгел безгә язган сүзләре белән әйтәсем килә. "Диләфрүз" күптән көтелгән басма иде. Халык аны хуплап һәм яратып кабул итте. Гомере озын булсын, тиражы гел артып торсын", - дигән теләкләрен җиткергән иде ул. Безнең бер санны укып караган гүзәл затлар аннан аерылмый инде. Шунда ук почтага йөгереп барып, "Диләфрүз"гә язылуларын, сөенче итеп, безгә хәбәр итәргә ашыгалар. Кыскасы, бүгенге көндә журналыбыз 11 меңгә якын данәдә басыла.

- Басманы тарату мәсьәләсе ничегрәк хәл ителә?

Г.С.:

- Ел буена бу юнәлештә дә тик тормадык, күп эш башкардык. Басмабызны почта аша алдыручылардан тыш, башка алымнар да кулланыла. Контрагентларыбыз, ягъни махсус таратучыларыбыз да бар. Башкортстан буенча байтак алар. Аннан бездә тагын бер яңалык бар. Аның тарихын да әйтеп китик. Мәскәүдә Диләфрүз Хәйруллина-Дежурова яши. Шушы ханымның үзе 25 ел элек оештырган татар театры да бар. Үзешчән сәнгать осталарын да, һөнәри артистларны да җәлеп итеп, спектакльләр куя ул. Менә шушы апа безнең башлангыч турында кайдандыр ишетеп, белеп калып безне эзләп тапты. Безнең журналларны җибәрүебезне сорады ул. Яңа саннарны ай саен аңа җибәрә тордык. Диләфрүз апаның безнең хакта мәгълүмат таратуы белән, басмабызга Мәскәүдәге күп кенә татарлар да языла башлады. Башка төбәкләрдә дә безнең гәзитне алдырырга теләүчеләр артуын күрәбез. Татарстаннан, күрше Чиләбе өлкәсеннән, Төмән өлкәсеннән язылырга теләүчеләр күп. Себер якларында да татар-башкортлар күп, шуңа күрә әбүнәчеләребезнең һаман да артачагына шикләнмибез. Шуны истә тотып, без ил дәрәҗәсенә дә чыгарга булдык, матбугатка язылуның Русия каталогына кердек.

- "Диләфрүз" журналы башта гәзит кәгазендә һәм битләре беркетелмичә чыга килде. Бер караганда, ул беренче тапкыр күргән укучыларны әлләни җәлеп итәрлек тә түгел кебек иде. Әмма ул күпләрне үзенең кызыклы, тирән эчтәлекле язмалары белән әсир итте. Әлбәттә, монда тәҗрибәле, сәләтле журналистларның иҗаты уңыш китергәндер, Дилә ханым?

Дилә Мөхәррәмова:

- "Диләфрүз" 2010 елның октябрь аенда чыга башлады. Ул күпкә уңай якка үзгәрде, күпкә матурайды. Безнең үзгәрешләрне әйтеп үткәндә, беренче чиратта, хәзер "Диләфрүз"не Башкортстанда беләләр. Икенчедән, бизәлеше һәм мәкаләләр бирелеше ягыннан да алга киттек. Өченчедән, "Диләфрүз" чибәрләнде, ул үзенең нечкә генә булса да биленә каеш буды - журналга охшап китте. Хәзер аның битләре таралмый, алар төпләмәгә беркетелеп чыга. Шулай ук "Диләфрүз" үзенә якын дус та тапты. Ул - Татарстанның махсус программа буенча чыга торган "Атна вакыйгалары" гәзите. Әлеге 8 битле гәзит чит төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда яшәүче татарлар тормышын да үз эченә ала. Безнең басмада аның гәзит эчендә гәзит буларак чыгуының үзенчәлеге дә шунда: "Диләфрүз" гәзитенә язылган кадерле гүзәл затларыбыз "Атна вакыйгалары"н үзләренең җәмәгатьләренә бүләк итә ала. "Диләфрүз"не хатын-кызлар гына укый дисәк, ялгыш булыр, аны көчле затларыбыз да кызыксынып укый икән. Шул ук вакытта "Атна вакыйгалары" гәзитен бар гаилә белән укырга мөмкин. "Диләфрүз" гәзитенә язылган укучылар берьюлы ике куян тотты, чөнки алар ике басманы бер үк вакытта, бер үк кичне кулларына ала. Башкортстанда гына түгел, Галия апа әйткәндәй, без хәзер Русия дәрәҗәсенә дә күтәрелдек. Безне күрше төбәкләрдә дә алдырып укый алалар.

- Ә менә басма Русия каталогына да кертелгәч, аны яхшы кәгазьдә офсет ысулы белән чыгару турында уйламыйсызмы?

Г. С.:

- Әлегә андый максат куймадык. Чөнки яхшы кәгазьдә чыгарсаң, басмабызның хакы арта. Без исә, укучыларыбызга авырлык тудырмас өчен, хәзергә шушы сыйфатта чыгаруны дәвам итәргә килештек. Ул 32 битле һәм аның 16 бите төсле булып басыла.

- Һәр басманың үзәген көчле журналистлар тәшкил итә. Шулай ук иҗат җимешләрен җибәреп торучы штаттан тыш актив авторлар. Сезнең бу җәһәттән хәлләр ничегрәк?

Д. М.:

- "Диләфрүз"не ачып җибәргәндә без бертөркем журналистлар бергәләп, киңәшләшеп эшләдек. Әле дә шулай. Аннан безгә бүгенге көнне һәр хатын-кыз яза ала. Укучыларыбыз арасында чын-чынлап талантлы шәхесләр байтак. "Укучыларыбыз иҗаты" дигән сәхифә дә ачып җибәрдек. Монда без хикәяләр дә, шигырьләр дә кабул итәбез. Алар инде басылып та чыкты. Укучыларыбыз хатларыннан яңадан-яңа сәхифәләр үзеннән-үзе туып тора. Шуңа күрә укучыларыбызның безгә тагын да активрак кушылуын телим, гүзәл затлар илендә гүзәл булып, бәхетле булып, матур гаиләләр корып имин яшәргә язсын.

- Сездә кеше язмышларына багышланган язмалар да еш басыла. Минемчә, алар башкаларга үрнәк тә, фәһем дә, гыйбрәт тә алырлык язмалар...

Д.М.:

- Хатын-кыз - ул көчле зат. Ул батыр йөрәкле, кыю. Ул сыгылмас, бирешмәс, нинди генә сынаулар алдында да баш имәс. Көчле затлар үпкәләмәсен, әмма хатын-кызлар алардан күпкә көчлерәк. Һәм безнең басмада чын-чынлап шушы көчле һәм гүзәл зат дигән исемгә лаеклы ханымнарның язмышлары тасвирлана. Үткән елның бер санында без апалы-сеңелле җиде бертуган Мусиналар турында яздык. Җиде апа-сеңел, җиде язмыш. Һәрберсендә фәһем, һәрберсендә ниндидер борылышлар, әмма аларның һәрберсен дә бер әйбер нык бәйли - аларга әти-әнисенең биргән тәрбиясе. Гаиләдә бирелгән тәрбия аларны гомер сукмакларыннан барганда да саклап алып бара һәм олыгайганда да бердәм, матур булып калырга ярдәм иткән. Һәрбер хатын-кызга мин дә ак яулыклы матур әби булып, янында ак түбәтәйле бабай белән картлыгын тыныч, алтын көзләрдә каршылавын телим.

- Ике елга якын эш нәтиҗәсе киләчәккә ышанычны арттырдымы?

Д.М.:

- "Диләфрүз"нең беренче саны чыкканда без, бу гәзитебез укучыларга барып ирешерме, безне аңларлармы, кабул итәрләрме һәм, гомумән, тираж җыя алырбызмы, дигән шикләр белән беренче адымны ясаган идек. Басмабызны оештыручы Галия апа Сәфәрҗанованың кыюлыгы бик ярдәм итте һәм без чын-чынлап менә шушы кыюлыкның артына ияреп, "Диләфрүз"не укучыларыбызга җиткерә алдык.

Фәнис ФӘТХИ.
Уфа.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: