Мәдәни җомга

Әхмәт САТТАР: ТОРМЫШ – КИНО, ВАКЫТ – РЕЖИССЕР

Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез - шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәт Саттар соңгы елларда Казаныбызга аеруча еш кайтып йөрде, чөнки ул Дмитрий Коробкинның «Сокровища озера Кабан» дип исемләнгән күп серияле фильмында төште. Шулай бер кайтуында очрашып сөйләшкәч, аның кино сәнгатендәге хезмәтләре шактый күп булуы ачыкланды. - Әхмәт абый, «Сокровища озера...

Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез - шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәт Саттар соңгы елларда Казаныбызга аеруча еш кайтып йөрде, чөнки ул Дмитрий Коробкинның «Сокровища озера Кабан» дип исемләнгән күп серияле фильмында төште. Шулай бер кайтуында очрашып сөйләшкәч, аның кино сәнгатендәге хезмәтләре шактый күп булуы ачыкланды.


- Әхмәт абый, «Сокровища озера Кабан» фильмында сез нинди роль башкарасыз?

- Мин катнашкан эпизодта Иван IV җитәкчелегендәге урыс гаскәрләренең Казанга һөҗүм итү вакыйгалары тасвирлана. Шул вакытта Сөембикә-ханбикә (ГИТИСның 5 нче курс студенты Анора Халматова) ханлыкның казнасын Кабан күле төбендә махсус төзелгән таш пирамида эченә яшерергә әмер бирә. Казан ханлыгының казнасы исә шактый зур һәм бай булганын беләбез. Язучы, тарихчы Степан Злобин, мәсәлән, бер китабында Иван IVнең бер мәҗлестә боярлары алдында, яуланган Казаннан 400 арба алтын, көмеш һәм корал төяп чыктык, дип мактанганлыгы турында яза. Мин бу өзектә ханлык казнасының баш саклаучысы ролен башкарам. Үз карамагымдагы кешеләргә Казан ханлыгының байлыгын капчыкларга, тазларга тутырып, пирамидага ташырга әмер бирәм. Шунда алтын-көмеш арасында Сафа Гәрәй ханның хәнҗәрен күреп алам һәм аны ханбикәгә бирәм. Сөембикә иренең зиннәтле ташлар белән бизәлгән хәнҗәрен бик кадерләп кулына алып үбә, шул вакытта күзләренә яшьләр килә. Озак та үтми, Кремльгә урыс гаскәре бәреп керә, Явыз Иван ханбикәне эзләргә боера. Аларга каршы кораллы сакчылар һәм казнаның баш саклаучысы чыга. «Акылыгызга килегез, кешеләр бит сез!» - дип, басып алучыларның намусын уятмакчы булып кычкырам мин һәм шул мәлдә миңа пычак белән кадыйлар.

- Татар халкының фаҗигале тарих сәхифәләре тасвирланган фильмнарда төшкәндә каныгыз кайныйдыр инде.

- Кайный гынамы соң! Бервакыт шулай Владимир Краснопольскийның «Ермак» фильмында төшәбез. Мин, Күчем ханның илчесе буларак, Ермак янына бардым. Капчыкка салып, татарларны көчләп чукындырып йөргән урыс руханиен алып килдем. Ниятем - аны сугыш-бәрелештә әсир төшкән татарларга алмаштыру. «Эй, Ермак, собака, возьми подарка и давай наших военнопленных!» - дип кычкырам үзем. Декабрь айлары иде, кар ятар-ятмас кына яуган әле. Ермак зур тәхеттә, затлы җәнлек тиреләренә төренеп, бик мәгърур кыяфәттә утыра. Дубль арты дубль төшерәбез. Әллә рольгә кереп китеп (чыннан да, каным бик кайнады), әллә очраклы гына шулай килеп чыкты, атлар билгеләнгән вакыттан иртәрәк кинәт туктап калды да, капчыктагы урыс атакае - 90 килограммлы актер - шап итеп коры асфальтка килеп тә төште, нәкъ Ермакның аяк турысына тәгәрәп килеп тә ятты. Соңыннан, син, татар, көчләп чукындыруыбыз өчен үч алгансыңдыр әле, дип көлешеп тә, мине саксыз кыланганым өчен шелтәләп тә алдылар. Калдырыйк без бу эпизодны, бигрәк тәэсирле килеп чыкты, диешкәннәр иде дә, әмма соңыннан бу күренешне алмаштырулары билгеле булды.

- Сез - шагыйрь, язучы. Кинода әдипләрне уйнарга туры килмәдеме соң?

- Мин Владислав Судовның «Медвежий угол» фильмында Себердә гомер кичерүче, тагул дигән төрки телле бер кабиләнең классик язучысын, Дәүләт Думасы депутатын уйнадым, һәм ул - минем иң зур рольләремнең берсе. Тагуллар яшәгән авыл аркылы нефтьүткәргеч төзү планлаштырылган. Ул төзелә калса, авыл янындагы елгага зыян киләчәк, тагуллар исә шул елгадан тукланып яши. Тагуллар - бик үзенчәлекле кабилә. Алар җирдән очраклы гына килеп чыккан алтын хатын-кыз сынына табына. Җил-давыллардан, гарасатлардан мәгарәгә яшеренәләр. Өметсез авыруларны да шунда илтеп тәрбиялиләр. Бу фильмда шаманның оныгы булып танылган актер, каскадер Тәлгат Нигъмәтуллинның кызы да уйный. «Медвежий угол» фильмы тарихны сакларга өнди, шул ук вакытта экология проблемасын да күтәрә. Ә ахырда мин, бюрократия, коррупция киртәләрен җимереп, каршылыкны җиңеп чыгам һәм тагулларны коткарам!..

- Хатын картая, ир картаймый, диләр. Менә сезнең дә көч-гайрәтегез, иҗат куәсегез ташып тора. Киноларда мәхәббәт геройларын да уйнарга туры килгәндер әле...

- Язучы Татьяна Устинованың повесте буенча балалар, яшүсмерләр өчен төшерелгән «Сириус Нука» кинофильмында ике малайның Мәскәүдәге ВДНХага килеп, вакыт машинасы ярдәмендә фиргавеннәр заманына кайтуы, анда төрле мәзәк хәлләргә юлыгуы бик мавыктыргыч итеп тасвирлана. Мин анда фиргавеннең - Русиянең халык артисты Александр Филиппенконың сак башлыгын уйныйм. Без анда фиргавеннең беренче хатыны (артист Ирма Габелая) белән яшертен генә бер-беребезне яратып йөрибез. Түнтәрелеш вакытында карт фиргавен тәхеттән төшерелгәч, аның беренче хатыны башлыкка әйләнә, ә мин аның ире булам.

Режиссер Виталий Янов төшергән «Иван Грозный» сериалында мәкерле патша Иван IVнең Казан шәһәренә хәрби явы берничә тапкыр уңышсыз тәмамлангач, ул мәһабәт каланы һәм аның башбирмәс халкын хәйлә белән алмакчы була һәм Сафа Гәрәйне солых килешүе төзү сылтавы белән Мәскәүгә чакыра. Зирәк Сөембикә мәкерле патшаның уй-ниятен чамалап алып, ирен сәфәр чыкмаска өнди. Хан урынына Мәскәүгә ханның баш морзасы җитәкчелегендәге илчелек китә. Очрашу вакытында ике як та солых, сәүдә турындагы һәм урыс корабларына Идел буйлап Әстерханга кадәр йөзәргә рөхсәт иткән килешүгә кул куя. Баш морза мин бит инде. «Мөселман ирләренә дүрт хатын гына рөхсәт ителгән, ә миндә хатыннарның чуты юк», - дип, кәнизәкләренә ишарәләп, үзенең бозыклыгын үзе үк фаш итеп сала явыз патша. «Кайсын телисез, шунысын алыгыз», - дип, морзаларга зур кунакчыллык та күрсәтә. Арадан Анастасия исемле кыз әле бер, әле икенче морзага күзләрен уйнаткалап алганнан соң, иң чибәрен һәм иң зиннәтле киенгәнен, ягъни илчелек башлыгын - мине сайлап, үзе үк яныма килеп сарыла.

- Ә сез режиссер Никита Михалковның «Утомленные солнцем-2: Предстояние» кинофильмында кем булып уйнадыгыз?

- Бу фильмда мин 1941 елның кышында Мәскәүне яклап сугышучы, элгәре советлар тарафыннан атып үтерелгән бер мулланың улы ролендә катнаштым. Бик тәэсирле эпизод булды ул. Шунда гына да 800ләп артист катнашты, 7 «Тигр» танкын китерделәр. 18-19 градус салкын иде. Нәкъ сугыштагыча, кыр кухнялары корып, боткалар ашап, ә иң мөһиме, солдатлар кичергән хисләрне кичерергә тырышып төштек. Хәлиткеч бәрелешкә керер алдыннан мин, җиргә тезләнеп, намаз укыйм. Тәкъбир әйткәнемне ишетеп, яныма Кремль полкы офицерлар училищесының 4 нче курс студенты - яшь кенә татар егете килә. Шуннан танышып китәбез һәм егет тә миңа кушыла. Ә иң кызыгы шул - соңыннан ул егетне уйнаган артистның һәм минем туган булуыбыз ачыкланды.

- Сезнең гаиләгездә дә, мөгаен, сугышта катнашучылар булгандыр?

- Әтием Саттар Бәдретдинов ике сугышта катнаша. 1918 елда 17 яшендә аны авылдан Казанга мәдрәсәгә муллалыкка укырга җибәрәләр. Шәһәр үзәгендә йөргәндә әтине кызылармиячеләр туктата. Минем әти мәһабәт гәүдәле, нык бәдәнле, типсә, тимер өзәрлек ир-егет була. Тоталар да моны Махнога каршы сугышка җибәрәләр. Шулай бервакыт әтине якташы, Николай исемле бер чуаш егете белән разведкага юллыйлар. Кайтканда исә алар атлы казакларга очрый. Болар икәү генә, ә казаклар күбәү. Куаклар артына качып торудан да отышлырак юл булмас, дип, бер фикергә киләләр. Казаклар исә куак турысыннан узганда, чуаш егетенең күңелен курку хисе биләп алган, күрәсең, ул пистолеттан ата башлый, тегеләр исә моңа җавап итеп, ата-ата, куакларны тетеп бетерәләр. Чуаш шунда ук һәлак була, әтинең исә ике бармагы яралана. Шуннан аны хәрби хезмәттән азат итәләр. Әтием күперләр төзүче иде. Туган ягына Горький өлкәсенә әйләнеп кайткач, ул бик күп күперләр сала. Аннан соң, беренче көненнән башлап, Җиңү таңы атканчыга Бөек Ватан сугышында катнаша, анда да пантон күперләр төзи. Берлинга кадәр барып җитә. Икенче тапкыр әтием Кенигсберг шәһәре янында яралана. Анда бик каты сугыш булганы, шәһәрнең әле бер якка, әле икенче якка күчкәнлеге билгеле. Шулай бер көнне, снаряд шартлаганнан соң пәйда булган чокырда әтием яшь кенә лейтенант егетне күреп ала. Моның аягы яралы булып чыга. Әтием аны әле күтәреп, әле өстерәп, 5 чакрым ераклыкта урнашкан госпитальгә алып килә. «Бик акыллы, зирәк егет иде ул, дошман пулясы җанын кыймаса, генерал да булып куйгандыр», - дип, бик сокланып искә ала торган иде аны әтием.

9 Май. Бөек Җиңүнең 60 еллыгы билгеләп үтелгән ел. Без өстәл тирәли җыелып, чәй эчеп утырабыз. Телевизор карыйбыз. «Горький өлкәсеннән күперләр төзүче Саттар Бәдретдинов, коткаручым минем! Кайда син? Исәнме син? Исән булсаң, зинһар берәр хәбәр бир!» - дип әйтмәсенме шунда бер генерал. Шул мизгелдә телсез калдык, озак кына зиһенебезне туплый алмыйча тордык. Әтием күптән түгел генә бакыйлыкка күчте, әмма үз вакытында аңа теге генерал белән очрашырга насыйп булмады. Ә мин аны барыбер эзләп таптым. Генерал-лейтенант Иван Петренко булып чыкты ул. Ул чагында Украина хәрби академиясендә укыта иде. Күрештек, кочаклаштык, күңел булганчы сөйләштек, күзләр дә чыланды. "Койган да куйган әтиең икәнсең, шул ук тавыш, шундый ук мыеклар", - диде ул миңа.

- Әхмәт абый, күренә ки, сез кино сәнгатендә зур тәҗрибә туплагансыз. Әйтегез әле, бүгенге көндә татар киносына нәрсә җитми?

- Татар киносына акча җитми. Фильмнарда актерлар күбрәк катнашкан, костюмнар, архитектура корылмалары, декорацияләр нечкәләбрәк эшләнгән саен, фильмнар шул кадәр зуррак ышандыру көченә ия була. Никита Михалковның "Утомленные солнцем" киноэпопеясендә, мәсәлән, 8 меңләп кеше катнашты. Америка, Франция кебек илләр дә кино төшерүгә акча кызганмый.

- Билгеле, татар кинематографиячеләре аз акчага тарихи дөреслеккә корылган сценарийлар буенча нык ышандыру көченә ия фильм-эпопеяләр төшерә алмастыр. Ә шул вакытта бәгъзе халыклар зур акчалар белән эш итеп, үзләренең тарихи кинофильмнарын төшерә тора. 20 сентябрьдә, мәсәлән, режиссер Андрей Прошкинның "Орда" фильмы прокатка чыкты. Анда татар-монголлар, электән килгән гадәт буенча, вәхши, ахмак, мәдәниятсез кавем буларак тасвирланган. Консультант буларак, кино төшерүгә җәлеп ителгән тарихчы Вадим Рудаков, тарихи дөреслеккә зур хилафлык килгәнен күргәч, намусына тугры калып, эштән баш тарткан, диләр.

- Чыннан да, ни кызганыч, Русия кинематографында һаман да әле монголларны кыргый, кара итеп тасвирлау гадәте яшәп килә. Ә без, татарлар, монголлар белән ияреп килгән, бу җирдә килмешәкләр генә, имеш. Шуңа күрә Болгар шәһәрен торгызуга мин зур әһәмият бирәм. Безнең бу җирләрдә бик борынгыдан яшәгән, шәһәр мәдәниятле халык икәнлегебезне бөтен дөнья күрсен. Аяныч ки, урыс халкы вәкилләре һаман да әле, без татар-монголлар тарафыннан изелеп яшәдек, дип, үзләрен кыерсытылганнар сыман хис итә, һаман да әле Куликов кыры сугышын зурлап сөйли, мәскәүле Дмитрий Донскойның Мамайны җиңүе урыс кенәзлекләренең Алтын Урда изүеннән котылуының башы булды, дип уйлый. Татарлар үзләрен күп бәлаләрдән коткарып калганын әллә белми, әллә белергә теләми алар. "Татар гаскәрләре эш йөрткән җирдә тәре йөртүчеләрнең һөҗүме тиз арада туктала торган булган, - дип яза күренекле тарихчы Лев Гумилев. - Сарайга түләп торган салым бәрабәренә Александр Невский Новгород, Псков һәм башка шәһәрләрне дошманнан яклап калган тугры һәм гаҗәеп көчле армиягә ия була. Смоленски шәһәренә дә литвалылар тарафыннан куркыныч яный, татарлар исә аны да саклап калырга ярдәм итә. Моннан тыш, Алтын Урда белән килешү төзесәләр дә, урыс кенәзлекләре идеология мәсьәләсендә бәйсез булып кала, берәү дә алардан Ислам диненә күчүләрен таләп итми. Болар Русьнең Җучи Олысының провинциясе генә түгел, аның белән бертигез, бәйсез дәүләт булуын, салымны исә үзен дошман һөҗүменнән саклаган армияне тоту өчен түләгәнен искәртә".

- Әхмәт абый, ә кинода иң беренче ролегез нинди иде?

- 1962 елда режиссер Юрий Морозов мине "Королевская регата" фильмында Англия патшабикәсе Елизавета II сараенда зур, мәртәбәле мәҗлестә хезмәт күрсәтүче бармен роленә чакырды. 1960-72 елларда Мәскәү Кремлендә өлкән метрдотель булып эшләгән кеше буларак, мин бу эшнең нечкәлекләрен белә идем.

- Метрдотель кем ул?

- Метрдотель француз теленнән кунакханә хуҗасы дип тәрҗемә ителә.

- Ярый, хуш. Ә аннан соң...

- Кино сәнгатенә мин 1998 елда "Ермак" фильмында кайттым.

- Кино артисты булып китү өчен нәрсә кирәк соң?

- Тулы метражлы фильмнарда унлап эпизодта уйнарга кирәк. Шулай итеп, 1998 елдан мине М.Горький исемендәге киностудиянең "Премьер-А" профессиональ актерлар агентлыгына әгъза итеп алдылар.

- Кино артисты булып китәр өчен өстәмә ниндидер күнекмәләр алу мәҗбүри түгелмени?

- Мин ул күнекмәләрне гомерем буе алдым. Брежнев заманында ук СССР башкаласында бердәнбер татар әдәби-музыкаль ансамблен төзедем. Үзем җитәкчесе булдым, үзем сценарийлар яздым, кичәләрне үзем сәхнәләштердем. Иҗат кичәләрендә Казаннан язучылар Зәки Нури, Разил Вәлиев, Зөлфәт Маликов, Роберт Әхмәтҗан, Илдар Юзеев, Мәскәүдән Михаил Львов, артистлар Фәйзи Йосыпов, Венера Шәрипова, Эмиль Җәләлетдинов, композиторлар Фасил Әхмәтов, Әгъзам Фәттах һ.б. катнашты. 1990 елларда исә "Истоки" халыкара мәдәни миссиясенең референты булып, Татарстаннан, Мәскәүдән татар артистларына һәм галимнәренә 2 айлык бушлай сәяхәтләр оештырдым. Анда үзенең ансамбле белән Казаннан җырчы Гөлзадә Сафиуллина, Уфадан Радик Гәрәев һ.б.лар катнашты. Алар 6 ил халкына милли җәүһәрләребезне күрсәтте.

Режиссер һөнәрен исә, әйткәнемчә, Кремльдә өйрәнеп чыккан идем инде. Минем кулымнан Франция Президенты, генерал Шарль де Голль, Мисыр Президенты Гамәл Габдел Насер, Куба Башлыгы Фидель Кастро, Марокко короле Хәсән II, Галина Уланова, Михаил Шолохов, Арам Хачатурян, Рәсүл Гамзатов, Леонид Соболев, Кайсын Кулиев, Мостай Кәрим, Чыңгыз Айтматов, Пабло Неруда, Херлуф Бидструп, Рокуэлл Кент һәм тагын бик күп мәшһүр шәхесләр ашады. Шунда кешенең күз карашыннан ук ни теләгәнен аңларга өйрәндем.

- Ул елларда метрдотельләр ничек яши иде?

- Шәп яшәдем. Хезмәт хакы 500дән алып 900 сумга кадәр иде (ул заман өчен бик зур акча бу). Политбюро әгъзалары ни ашаса, мин дә шуны ук ашыйм. Хакимият шифаханәләрендә генә ял итәм. Эшкә машина килеп ала. Ак күлмәктән, кара смокингтан, күбәләк-галстук тагып кына йөрим...

- Ай-яй, рәхәт булган икән!..

- Төрлечә булды. Бервакыт мине танылган киноактриса Элина Быстрицкая биергә чакырды. Мин Кремльдә хезмәт күрсәтүче махсус төркемнең башлыгыннан күз карашым белән генә рөхсәт сорадым. Ул ым кагып, рөхсәт биргәч, без рәхәтләнеп вальс әйләндек.

Ә 1966 елда безне Ташкентка, Һиндстан белән Пакыстан арасында солых килешүе төзелү хөрмәтенә оештырылган тантаналы мәҗлестә хезмәт күрсәтергә алып бардылар. Без бу чарага бер ай чамасы әзерләндек, чөнки ике илнең дә гадәт-йолаларын өйрәнергә кирәк иде. Сый-нигъмәтләрне исә Бохара әмире савыт-сабаларына салып чыгардык. 1,5 мең халыкны ашатып эчергәч, тәмам хәлдән тайдык. Шуннан соң бер өч көн йокы симертермен, дигән идем, әмма иртән иртүк безне, шәһәр читенә алып чыгып, подвалга яптылар. Соңыннан гына белдек - Һиндстан Премьер-министры Лал Баһадур Шастри шул мәҗлестән соң кинәт кенә вафат булган икән. Андый вакытта, дәүләт эшлеклесен агуламадылармы икән, дигән шик тууы бик табигый хәл. Бәхетебезгә, Шастриның инфаркттан җан тәслим кылуы ачыкланды һәм безне азат иттеләр. Шул вакыйгадан соң мин тотлыга башладым. Һәм үз-үземә: «Кремльдән эштән китәргә кирәк», - дип сүз бирдем.

- Дәүләт эшлеклеләренең һәм күп кенә мәшһүр шәхесләрнең серләрен белгән кешене шулай җиңел генә җибәрделәрме?

- Мине бер ел буе җибәрмәскә тырыштылар. Аннары соңыннан КГБга эшләтү нияте белән, Бохарада мәдрәсәдә укытып, миннән мөфти ясарга тырышып карадылар. Мин исә башымны җүләргә салып, хатын-кызлар яратам, миннән мөфти чыкмаячак, дигән булдым. Әмма дәүләт башында да төшеп калганнар утырмый. Ярый, хуш, сиңа гына теләгән кадәр кәнизәк тотарга рөхсәт итәрбез, диделәр. Әмма минем ниятем катгый иде - әдәбияткә китәчәкмен! Шул сөйләшүдән соң бер атна үткәч, мин утырып барган машинага КГБ "Волга"сы килеп бәрелде. Алгы утыргычта утырган булсам, шундук башым бетәчәк иде. Әгәр дә мине үтерә калсалар, Кремльдә эшләгән вакытта язылган көндәлекләрем Көнбатышта нәшер ителәчәк, дип, тиешле оешмаларга җиткердем. Озакламый көндәлекләремне өемнән урлап чыктылар.

Менә шулай, Тормыш - үзе кино ул, ә Вакыт - режиссер!..

Р.S. Җаны теләгән - елан ите ашаган, ди халык. Шагыйрь, прозаик Әхмәт Саттарның 4 китабы дөнья күрде. "Прощай, ХХ век" дип исемләнгән фәлсәфи робагыйлар, афоризмнар, шигырьләр китабы өчен ул Русия Федерациясенең фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бирелә торган Михаил Ломоносов исемендәге премиясенә һәм алтын медальгә лаек булды. Ә озакламый аның "Тополь на Арбате" дип исемләнгән, шигырь, робагыйлар, җыр, хикәяләрдән торган сайланма әсәрләренең 1 нче томы һәм татар телендә робагыйлар җыентыгы дөнья күрәчәк. Кремльдә күргән-белгәннәрен исә ул "Записки метрдотеля" дип исемләнгән китапка туплап чыгарырга ниятли.

. "Утомленные солнцем - 2: Предстояние" кинофильмыннан бер күренеш.

. "Коломенские истории" кинофильмыннан бер күренеш.

. "Сокровища озера Кабан" кинофильмыннан бер күренеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: