ЭЛЕМТӘЧЕ КЫЙТГАЛАРНЫ ЯКЫНАЙТА
Быел Казан электр элемтәсе техникумы оештырылуга 80 ел тула. Ул СССР Халык комиссариаты тарафыннан 1932 елның 31 августында кабул ителгән «Элемтә органнары кадрларын әзерләү һәм ныгыту турында»гы карар нигезендә оештырыла. Бүген техникум Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә дә иң абруйлы махсус урта уку йортларыннан санала. Хәбәрчебез әлеге юбилейга әзерлек барган...
Быел Казан электр элемтәсе техникумы оештырылуга 80 ел тула. Ул СССР Халык комиссариаты тарафыннан 1932 елның 31 августында кабул ителгән «Элемтә органнары кадрларын әзерләү һәм ныгыту турында»гы карар нигезендә оештырыла. Бүген техникум Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә дә иң абруйлы махсус урта уку йортларыннан санала. Хәбәрчебез әлеге юбилейга әзерлек барган көннәрдә техникум директоры Сәет Хәкимҗанов белән очрашты һәм укучыларны кызыксындырган кайбер сорауларга җавап бирүен сорады.
- Сәет Газимович, мин сезнең электр элемтәсе техникумында җитәкче булып инде озак еллар дәвамында эшләвегезне беләм. Техникумда да беренче тапкыр гына булуым түгел. Бүгенге әңгәмәбезне иң гади сораудан башлыйк әле: юбилейга әзерлек ничек бара?
- Мин биредә эшләгән чорда техникумның - 70, аннары 75 еллыгын зурлап үткәргән идек. 80 еллыкны да бик әйбәтләп уздырырга исәп. Белүемчә, киң җәмәгатьчелек безнең уку йорты турында яхшы фикердә. Республиканың элемтә тармагы үсешенә керткән өлешебез зур. Хәзер элемтә элеккеге кебек почта, телефон гына түгел инде ул. Интернет, төрле тармакларны кампитрлаштыру, электрон элемтә халыкка хезмәт күрсәтүне нык җиңеләйтүгә китерде.
Узган елның 19 сентябрендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шушы юбилейны яхшылап үткәрү турында боерык чыгарды, аның оештыру комитетын раслады. Комитетның рәисе итеп ул чактагы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, аның урынбасары итеп мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов билгеләнде. Оештыру комитеты составына төрле элемтә операторларының хуҗалары, Татарстан почтасы җитәкчеләре һәм башка әзерлекле кешеләр керде. План кабул ителде. Хәзер шул план буенча гамәлләр кылына. Тарихыбызны барлыйбыз. Үткәнгә кайту, төрле чорларга караш укучылар өчен бик әһәмиятле бит.
- Бүген техникум нинди белгечлекләр буенча кадрлар әзерли?
- Элемтә тармагында эшләүче барлык урта буын кадрлар бездә әзерләнә. Күпканаллы телекоммуникация системалары, радио һәм телевидение тапшырулары, коммуникация системасында элемтә челтәре, хәрәкәт итүче объектлар белән элемтә чаралары, кампитр системалары һәм комплекслары, кампитр системаларында программалаштыру, икътисад һәм бухгалтерлык хисабы, почта элемтәсе - барысы 8 белгечлек. Бүген бу белгечлекләрнең барысы да бик кирәк. Көндезге бүлектән тыш бездә читтән торып та укырга мөмкин. Игътибар иткәнсездер, юнәлеш мәгълүмати технологияләр өлкәсенә таба йөз тота.
- Техникумда белгечлек алу өчен ничә ел укырга кирәк?
- 9 сыйныфны тәмамлаучылар - 3,5, 11 сыйныфтан соң 2,5 ел укыйлар.
Бу җәһәттән шуны әйтеп үтәсе килә: 80 еллык тарихы булган уку йортының үз традицияләре бар. Матди-техник базаны даими рәвештә яңартып торабыз. Шунысын да әйтәсе килә, әле кайчан гына сыйныф бүлмәләренең яртысын биләп торучы тимер-томыр җиһазларның хәзер кирәге калмады инде. Бөтен технология, мәгълүмат- әлеге дә баягы кампитрларда. Ныклы белем алу өчен безнең техникумда бөтен шартлар да бар дип әйтергә мөмкин.
- Сезнең техникумны тәмамлаган белгечләр югалмый инде алайса?
- Югалмый. Чөнки хәзер һәр җирдә кампитр. Аның мөмкинлекләре иксез-чиксез. Кампитрга хезмәт күрсәтүче үзенә яшәрлек тә, баерлык та акча эшли ала. Тормышыбызга электроника нык үтеп керә. Русиядә беренче буларак, бездә «Электрон хөкүмәт» эшләнде. Ул бик күп эшне җиңеләйтә. Без шундый техника белән эш итә торган махсус урта белемле кадрлар әзерлибез. Техникумны тәмамлагач, бездә әзерләнгән белгечләрнең бер өлеше техник университет, Казан федераль университеты кебек уку йортларында белем алуларын дәвам итә. Аларда элемтә, кампитрлаштыру һәм мәгълүматлаштыру буенча белгечләр әзерләнә.
- Әгәр хәтерем ялгышмаса, Казанда читтән торып белем алып була торган элемтә институтының филиалы да күптәннән эшли инде.
- Әйе, Идел буе телекоммуникацияләр һәм информатика университетының филиалы безнең техникумда урнашкан. Бу уку йорты бик күпләргә Куйбышев элемтә институты буларак билгеле. Республикадан биредә укып чыгучылар аз түгел. Анда барып та, читтән торып та укып була иде. Ул хәзер университетка әйләнде. Аның филиалы - бездә. Техникумыбызны тәмамлаучыларның бер өлеше шунда укып югары белем ала.
- Техникумның 80 еллыгына әзерлек барган көннәрдә «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин сезгә уникаль техник үзәк бүләк иткән дигән хәбәр кайсыдыр гәзиттә күзгә чалынды. Ул үзәк уку йорты өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле?
- Чыннан да, безнең техникумда уку-укыту үзәге ачылды. Бу - элемтә, коммуникацияләр, кампитрлаштыру өлкәсендә яңа технологияләр өйрәтү үзәге. Ул «Таттелеком» белән Америка Кушма Штатларының Cisco Systems фирмасы белгечләре тарафыннан эшләнде. Әлеге фирмага Стэнфорд университетының бер төркем кампитрчы галимнәре нигез салган.
Бу уникаль үзәкне ачуның максаты - абонентларның, димәк, сезнең белән безнең дә тормышны уңайлырак итү. Техник үзәк техникумның ике бүлмәсен алып тора. Беренчесендә - сервер, иң яңа технологик җиһазлар, икенчесендә - абонент техникасын тестлаштыручы лаборатория. Техник үзәк укучыларны, укытучыларны гына түгел, элемтә тармагында эшләүчеләрнең дә белемен күтәрү буенча кулланыла. Элемтә тармагында нинди яңа технологияләр бар - бөтенесе шунда күрсәтелә. Барысы да кампитрлаштырылган.
- Аңлавымча, әлеге үзәк укытуда да, квалификация күтәрү өчен дә файдаланыла.
- Әйе. Кайбер эре компанияләр белән электрон тауарларга хезмәт күрсәтү буенча килешүләр төзергә уйлыйбыз. Бу үз чиратында укучылар өчен дә, эш бирүчеләр өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм.
Безнең бүген 15 лаборатория бар. Кампитрлар, техник җиһазлар җитәрлек. Яңа дәүләт стандартларына күчтек. Бу, үз чиратында, укыту, кадрлар әзерләү системасына таләпләрнең үзгәрүе дигән сүз. Чөнки берничә елдан техника янә үзгәрәчәк, нык үсәчәк. Димәк, бүгеннән үк кадрлар әзерләү системасын яңартырга, программаларны үзгәртергә туры киләчәк. Фән һәм техника алга киткән саен, тулаем тармаклар да алга китә. Шунлыктан укыту методикасын үзгәртмичә булмый. Без хәзер укыту буенча дәүләт стандартларының өченче буынын кертеп маташабыз. Быел ул аерым фәннәрне укыту барышында кулланылды. Белем бирү тәртибе үзгәрә, практик юнәлеш беренче планга чыга. Бик гади итеп әйткәндә, без башы белән ныклап уйлый, кулы белән кирәкле нәрсәне тотып эшли белүче кадрлар әзерләп чыгарырга тиеш.
- Техник уку йортларында практик дәресләр болай да күбрәк бит.
- Бездә һәр фәнне үзләштерүнең күпчелек өлеше лаборатор эшләрдән тора. Яңа стандартлар буенча аларның саны тагын да күбәя. Безгә лабораторияләр санын да арттырырга туры килә. Хәзер нәкъ менә шушы юнәлештә эш алып барабыз. Эш урыннарын да җиһазландырырга кирәк булачак. Моның өчен кадрларны үзебез әзерлибез. Техникумда үзебездә укып чыккан сәләтле белгечләр эшли.
- Кадрлар җитәрлекме соң?
- Җитәрлек. Тик бер мәсьәлә бар. Укытучыга бик нык җигелеп эшләргә туры килә. Аңа елына нормадагы 720 сәгать эш күләме билгеләнсә, шуның өчен аена ул 5 мең сумга якын хезмәт хакы ала. Хезмәт хакын арттыру өчен укытучы икешәр нагрузка үтәргә тырыша.
- Директор буларак, акча эзләп баш ката инде.
- Аны эзләп кенә дә бетереп булмый. Укытучыларга өстәмә дәресләр бирергә туры килә. Шулай итеп, безнең укытучылар хезмәт хакларын 15 мең ярымга җиткерәләр.
Бүген техникумда 1052 укучы бар. Шуның 655е бюджет исәбенә, 397се акча түләп белем ала.
- Күпме түлиләр?
- Елына 29 мең сум. Почта, бухгалтерия бүлекләрендә бераз азрак. Икегә бүлеп түләргә рөхсәт ителә.
- Техникум Русия буйсынуындамы?
- 80 елга якын техникум Мәскәү карамагында иде. Агымдагы ел башыннан барлык махсус урта уку йортлары төбәкләргә бирелде. Без дә Татарстан карамагына күчтек.
- Сез техникум тәмамлаучыларны эшкә урнаштырасызмы?
- Хәзер андый нәрсә юк. Һәркем үзе теләгән җиргә урнаша. Мәҗбүри рәвештә эшкә җибәрүнең уңай һәм тискәре яклары бар иде. Теләсәң-теләмәсәң дә, җибәрелгән урында өч ел эшләргә мәҗбүр идең. Хәзер кайда телисең, шунда барып эшлисең.
- Сезнең уку йортын тәмамлаучылар эшкә урнашуда кыенлыклар кичермиме?
- Юк, эш таба алмый йөрмиләр. Әгәр яшь белгеч эш таба алмый икән, ул уку йортына укучылар килми башлый, аның абруе төшә.
- Соңгы елларда юристлар чамадан тыш күп әзерләнде. Алар эшкә урнаша алмый.
- Минем аңлавымча, түләүле уку йортлары чиксез күбәйде. Базалары йомшак. Укытучыларның әзерлекләре түбән. Юристлар белән минем эш иткәнем бар. Казан университетын бетергән юристлар урын таба ала. Ә башка уку йортларын тәмамлаган йомшак әзерлекле юрист кемгә кирәк ди!
Ә безнең «Таттелеком», «РТПЦ», почта һәм башка оешмалар белән элемтәләр нык. Укучыларыбыз аларда практика уза, техникумны тәмамлагач, шуларга ук эшкә китә.
80 еллык уңаеннан 10 миллион сум акча сорап, Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән идек. Әгәр бу акчаны бирсәләр, телевидение һәм радио кадрларын әзерләү буенча заманча бер база әзерләү теләге бар. Заманча җиһазлар алырга, югары сыйфатлы белгечләр әзерләргә исәп.
- Татарстан юрисдикциясенә күчкәч, финанслау мәсьәләсе авыраймадымы?
- Юк, финанслау дәрәҗәсе элеккеге күләмдә калды. Безне Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы карамагына бирделәр. Ул - безнең учредитель. Кадрларны без тулысы белән республика өчен әзерлибез, республиканың һәр районыннан укучылар бар.
- Әлбәттә, бүгенге тормышта проблемалар аз түгел. Шулай да сезне бүген нинди проблемалар бигрәк тә нык борчый?
- Безнең урта махсус белем бирү уку йортлары җитәкчеләренең республика советы бар. Даими рәвештә бергә җыелып, хәл итәсе мәсьәләләр хакында киңәшәбез. Иң беренче чиратта безне республикада гына түгел, тулаем Русиядә урта махсус уку йортларына карата мөнәсәбәтнең тиешле дәрәҗәдә булмавы борчый. Бу беренче чиратта аларда эшләүчеләрнең хезмәт хакына кагыла. Гомуми белем мәктәпләре укытучыларының хезмәт хакын арттырдылар, ә безнеке әлегә элеккечә калды. Югыйсә без урта белем дә, һөнәр дә биреп чыгарабыз. Техникумнарга, училищеларга теләсә кемне укытучы итеп алып булмый. Аның педагоглык әзерлеге белән бергә, үзе әзерли торган белгечлек тармагын белүе дә зарур. Урта мәктәпләрдә хезмәт хакы югарырак булгач, кайбер укытучылар бездән шунда китү ягын карый башлады.
- Табигый нәрсә инде ул.
- Әйе. Мине, гомумән, мәгариф өлкәсендәге ыгы-зыгы борчый. Реформа артыннан реформа үткәрелә. Яңа министр килә дә, яңа реформа үткәрергә тотына. Очына чыга алмый, китеп бара. Без, гомумән, шундый система буенча яшибез инде. Күрәсең шунлыктандыр, без укыган чордагы белемне бүгенге укытучы бирә алмый.
400гә якын укучы тулай торакта яши. Аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтә алмыйбыз. Авырып китсә, полисын тотып, укучы сырхауханә эзләп китәргә тиеш. Авыл баласы бармый анда. Чәй эчеп, төренеп ята да, авыруы узганны көтә. Менә мине шул нәрсә борчый.
Гамәлдәге законнар нигезендә бердәм дәүләт имтиханнарын бары урыс телендә генә тапшырталар. Бу гадел нәрсә түгел. Татар мәктәбендә укыган бала имтиханны бары татар телендә тапшырсын иде. Кешенең белем дәрәҗәсен ул туган телендә сөйләгәндә генә төгәл бәяләргә була. Әйткәнемчә, 9 нчы сыйныфны тәмамлап килүчеләрдән без кабул итү имтиханын алганда ике укытучының берсе татар була. Укучыга туган телендә аңлатырга тулы мөмкинлек бирәбез.
Минем карашымча, бала мәктәпне тәмамлаганда урысча да белергә тиеш. Бүгенге көндә бер генә югары яки урта махсус уку йортында барлык фәннәрне дә татарча укыту мөмкинлеге юк әле. Шунлыктан мәктәпләрдә туган тел белән беррәттән урыс телен дә яхшылап укытырга кирәк. Мәсәлән, безне урта мәктәптә укытучыларыбыз физика, математика фәннәреннән мәсьәләләрне һәм мисалларны урыс телендәге дәреслекләр буенча чишәргә өйрәтте. Укучыларының киләчәге турында мәктәп ныклап кайгыртырга тиеш. Без татарча укытабыз дип тынычланып йөрергә кирәкми.
Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев