Гүзәл ТАИШЕВА: ЛОГИСТ – ЯХШЫ ХУҖА, ДИГӘН СҮЗ
Гүзәл Таишева - 34 яшендә икътисад фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешкән иң яшь татар галимнәренең берседер. Мәктәпне тәмамлап, ул Казан дәүләт химия-технология институтына укырга керә. Электрохимия һәм икътисад бүлекләрендә параллель белем ала. Аның фәнгә бик нык һәвәслеген күреп, укытучылары кызга 5 нче курста чагында ук икътисад бүлегендә аспирантурада калырга тәкъдим итә....
- Казанның төрле югары уку йортларында эшләгән чагымда миңа чит илләрдә булырга туры килде, - диде ул. - Шунда мин фәннең кайсы юнәлешләре нык үсештә булуын, киләчәктә икътисад өчен нинди белгечләр кирәклеген чамалап алдым. Шул чакта Русиядә әле борынлап кына килгән логистика фәненең ил икътисадының тоткасы булачагын аңладым.
- Гүзәл ханым, XXI гасыр икътисадының нигезенә ятачак бу фән турында укучыларыбызга да беркадәр аңлатып китегез әле?
- Логистика фәне ул, гадиләштереп әйткәндә, теләсә кайсы эшне иң кыска арада, аз чыгымнар тотып, иң кирәкле вакытта, тиешле генә күләмдә башкару, дигән сүз. Аның нигезендә янга калдыру, бер тиенне дә әрәм итмәү ята. Кыскасы, логист - ул яхшы хуҗа, дигән сүз.
Логистика фәнен озак еллар буена Мәскәүдә генә укыттылар, башка бер уку йортында да андый кафедра ачарга рөхсәт булмады. 2010 елда докторлык диссертациясен яклагач та, мин шушы кафедраны ачу турында хыяллана башладым. Институтыбыз ректоры Виталий Тимирясов минем тәкъдимне күтәреп алды.
- Татарстанда логист һөнәре буенча эш табып буламы?
- Әйткәнемчә, без аны киләчәк һөнәре дип атыйбыз. Күптән түгел безнең институтта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов булып китте. Ул бездә әзерләнә торган белгечләр белән кызыксынды. Яңа ачылган логистика кафедрасы хакында «бик вакытлы һәм кирәкле эш» дип билгеләп үтте. «Татарстанда тиздән 2 зур сәүдә ноктасы төзелеп бетәчәк. Болар - Зөя мультимедиа логистика үзәге һәм «Яңа Тура» технополисы. Бу сәүдә үзәкләренә нәкъ менә сез әзерләгән белгечләр кирәк булачак», - диде ул. Яңа ачылачак сәүдә үзәкләре белән чит ил инвесторлары да кызыксына. Алар бит үзләре белән эшчеләр дә алып килә алмый. Шуңа күрә логистларга ихтыяҗ зур булачак әле.
Әгәр сәүдәдәге үзгәрешләргә игътибар итсәгез, хәзер кибет-складлар барлыкка килә. МETRO, ОBI кибетләре әнә шундый. Болар һәммәсе чыгымнарны киметү өчен эшләнә, ягъни сату һәм тауарны саклау өчен дә бер бина җитә. Әмма моннан да камилрәк эш формалары да бар. Мәсәлән, Интернет-кибетләр. Туарны Интернеттан гына сайлыйсың да өеңә китертәсең. Тотып карагач, ошамаса, кире кайтарырга мөмкин. Тиздән шәһәр эчендә базарлар, вак-төяк кибетләр бетәргә дә мөмкин. Чөнки йорт янындагы кибетләр анда яшәүчеләргә комачаулый, шәһәрнең тышкы күренешен боза. Үз эшен ачарга теләүче яки берәр тауар җитештерүчегә дә иң элек логист белән аралашырга кирәк. Мондый тауарга сорау бармы, кулланучылар кемнәр булачак, чималны каян алырга - боларның һәммәсенә логист җавап бирә. Шулай итеп, тора-бара кешеләр вакытын, транспортка акчасын, машинага ягулыгын янга калдыру өчен Интернет-кибетләргә мөрәҗәгать итә башлар. Без үзебез инде хәзер үк базарларга йөрми башладык.
- Сез дәүләтнеке булмаган вузда белем бирәсез. Әйтегез әле, мондый уку йортларының киләчәге булырмы?
- Икътисад, идарә һәм хокук институтында (ИЭУП) бүген шактый күп студент белем ала. Аның Татарстанның 6 шәһәр һәм район үзәкләрендә филиаллары бар. Урта һөнәри белем бирә торган көллияте, дистанцион укыту институты эшли. Ул Русиянең иң яхшы 100 уку йорты исемлегенә керә. Дәүләттән бернинди дә ярдәм алмыйча эшли торган уку йорты булганга без укытуның сыйфатын иң югары дәрәҗәдә тотарга мәҗбүрбез. Ягъни бездә студентларга иң кирәкле, файдасы булырдай белемнәр генә бирелә.
Шуңа күрә укытучы-профессорларыбыз да бик дәрәҗәле кешеләр. Әгәр уку йорты дәүләт ярдәменнән башка 16 ел дәвамында һәр ел саен студент җыя икән, димәк, мондый уку йортының киләчәге зур, дигән сүз.
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев