Мәдәни җомга

Сәдигә ХИҖАЗИ: БЕЗДӘ ӨЙДӘ УТЫРУЧЫГА ИКЕЛӘТӘ ХӨРМӘТ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ХАКЫ ТҮЛӘНӘ

Күптән түгел Казанда Иран Ислам Республикасы делегациясе булып китте. Аның составында Иранның күренекле хатын-кыз рәссамнары, шулай ук илнең Гаилә һәм балалар эшләре буенча департамент җитәкчесе Сәдигә ханым Хиҗази дә бар иде. Татарстан Мәдәният министрлыгы, ТР Мөслимәләр шурасы вәкилләре, Иранның Татарстандагы генераль консуллыгы каршындагы мәдәният буенча атташе Рәсүл Багернежад Шаян һәм...

- Сәдигә ханым, сез үз чыгышыгызда, 1979 елда Иран Ислам Республикасында булып узган революция дөньяга хатын-кызның җәмгыятьтә хиҗап һәм гыйффәт белән үз урынын биләргә хакы барлыгын исбат итте һәм шулай яшәү моделен тәкъдим итте, дидегез.

- Иран революциясенә кадәр дөньяда хатын-кызның ике төрле яшәү моделе генә бар иде. Беренчесе - Көнбатыш илләре тәкъдим иткән модель. Хатын-кыз җәмгыять тормышында катнаша, әмма моның өчен ул үзенең барлык идеалларын һәм дини ышануларын, җәмгыятькә тәңгәл килү өчен, читкә куярга тиеш була. Икенчесе - радикаль Ислам илләре тәкъдим иткән модель - хатын-кыз иҗтимагый тормышта катнашмый, ул бары тик гаилә һәм балалар тәрбияләү белән генә мәшгуль. Ә безнең ил өченче модельне тәкъдим итә - хатын-кыз җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә дә катнаша һәм шул ук вакытта үз идеалларына тугры кала. Без тәкъдим иткән образ - ул инде яңалык түгел. Ул - Ислам өйрәтүләрендә булган яшәү рәвеше. Ислам хатын-кыз өчен иң мөһиме - гаиләне саклау һәм балалар тәрбияләү икәнлеген искәртә. Ягъни нәфис затлар үзенең төп ролен онытырга тиеш түгел. Икенчедән, ул үзенең дини хисләрен рәнҗетми торган итеп киенеп йөри һәм җаны теләгән һөнәрне сайлап, эшли ала. Бу - бик зур максат. Әгәр шушы максатларга ирешүдә дәүләт ярдәм итмәсә, хатын-кызга бик авырга туры киләчәк.

Кешеләр тигез хокуклы, дисәк тә, ирләр һәм хатын-кызларның хокуклары аерыла. Бу бары аларның мөмкинлекләре төрлечә булганга шулай. Ислам дине өйрәтүенчә, хатыннарның иҗтимагый тормыштагы эшчәнлеге аларның акылын, белемен, тәҗрибәсен файдалану белән бәйле булырга тиеш, ә аларның тышкы матурлыгын, физик мөмкинлекләрен эшкә җигеп түгел. Бу урында гади генә бер чагыштыру китерәсем килә. Әйтик, без кунаклар алдына җиләк-җимеш куярга уйладык, ди. Юып, савытка салып, өстәлгә куябыз икән, җимешләрне һәркем үзе үрелеп алыр. Әгәр тагын да матуррак күренсеннәр, дип, аларга төрле буяулар белән рәсемнәр ясап, ялтыравыклар кадап чыгарсак, нигъмәтләрнең рәте китәр, бу - мәгънәсезлек булыр иде. Кеше дә нәкъ шулай.

Бүгенге заман хатын-кызны үзенең акылы, таланты белән түгел, ә тышкы матурлыгы, физик мөмкинлекләре белән уңышка ирешергә мәҗбүр итә. Бу бит үзе зур гаделсезлек, көчләү. Күптән түгел илебезнең рухи юлбашчысы да үзенең бер чыгышында шулай дип белдерде. Чит илләрдә очрашулар вакытында шуңа игътибар итәм - ирләрнең һәммәсенең дә өс-башы бер калыпта, әгәр инде арада хатын-кызлар да булса, әйтерсең, аларга мөмкин кадәр ачыграк киенегез, дип әмер бирелгән. Ни өчен шулай? Мөгаен, бу ирләргә ошыйдыр. Алар шул матурлыкның яннарында булуын телидер. Хиҗап киюнең мәгънәсе дә шунда - әйләнә-тирәдәгеләр матурлыкка түгел, ә хатын-кызның акылына игътибар итәргә тиеш. Мөселманча яшәү, киенү - ул кешенең бурычы түгел, ә хокукы. Хиҗапны кабул итмәүчеләр кешенең бу хокукларын да кире кага булып чыга. Безнең ил белән Көнбатыш илләре арасындагы төп аерма да шунда. Күптән түгел илебез Президенты үзенең бер чыгышында ирләргә болай дип мөрәҗәгать итте: "Балалар тәрбияләү хакына өйдә утырган хатын-кызларга икеләтә хөрмәт булырга тиеш. Чөнки алар моның өчен үзләренең балачактан килгән кайбер хыялларын корбан итә, үзләрен кызганмыйча, гаиләгә багышлый", - диде. Рухи юлбашчыбыз да һәрдаим ирләргә хатыннарын хөрмәтләргә, сакларга кушып, вәгазьләр сөйләп тора.

- Сезнең җөмһүрияттә Президент каршында хатын-кыз һәм гаилә мәсьәләләре буенча үзәк бар. Илегезне нык гаиләләр иле, дип беләбез. Үзегездәге эш тәҗрибәсе турында сөйләп китмәссезме?

- Әйе, бу үзәктән тыш, Президент каршында Югары гаилә советы эшли. Сез әйткән үзәкнең рәисәсе хөкүмәт составына керә. Бу үзәкнең төп бурычларыннан берсе - хатын-кызлар тормышында туган проблемаларны ачыклау, өйрәнү һәм хөкүмәткә җиткерү. Икенчесе - фәнни-тикшерү эшчәнлеге. Бу үзәк хезмәткәрләре яшь гаиләләрне ничек тату яшәргә, вазифаларны дөрес алып барырга өйрәтә. Армия хезмәтеннән кайткан егетләр дә өйләнер алдыннан махсус курслар үтә.

Безнең илдә аерылышучылар саны, чыннан да, бик түбән. Ләкин бөтен дөньядагы кебек, соңгы елларда бездә дә бу күрсәткеч үсә төште. 4 ел элек аерылышуларга каршы махсус программа кабул ителде. Һәр очракта гаилә таркалуның сәбәпләре тикшерелә. Әгәр торак белән авырлык булса, аларга фатир бирелә, җитмәүчелектән интегүчеләргә социаль ярдәм күрсәтелә. Ләкин төп сәбәп - яшьләрнең өлкәннәр тәҗрибәсеннән ераклашуында. Соңгы елларда Интернет, телевидениенең дөрес булмаган мәгълүмат бирүе аркасында яшьләр өлкәннәр сүзенә колак салмый башлады. Тамырлардан ераклашу яхшыга илтми. Шулай ук мәхкәмә органнары да аерылышуларга каршы көрәшә. Мәсәлән, бездә махсус гаилә судлары бар. Аларның эш методлары аерыла. Судка аерылышу турында гариза китергән парлар психологлар кулына тапшырыла. Психолог белән озаклап аралашу өчен гаризаны карау 6 айга күчерелә. Мәхкәмәдә ир-ат судья белән бергә аның хатын-кыз урынбасары да катнаша. Чөнки хатын-кыз кайбер проблемаларны сөйләргә уңайсызланырга мөмкин. Шуңа ул әйтәсе килгәнен хатын-кыз судьяга аерым әйтә. Суд, бөтен чараларны кулланып, гаиләне саклап калырга омтыла.

- Традицион Ислам дәүләте буларак, илегездә хатын-кыз хокукларын яклый торган нинди законнар бар?

- Әйткәнемчә, хатын-кызның казна эшендә эшләве гаиләсенә зыян китерергә тиеш түгел. Шул максаттан чыгып, хатын-кызларны төнге сменага эшкә алу, төрле рудникларда, шахтада эшләтү тыела. Урам җыештыручы, идән юучы итеп тә хатын-кызларны алырга ярамый. Бу аларның дәрәҗәсен төшерү булып санала.

Күптән түгел дистанцион эшләү, ягъни өйдә утырып кына хезмәт кую мөмкинлеге турында Указ чыгарылды. Болай иткәндә әни кеше өйдә, гаиләсе янында була, шунда ук үз карьерасын үстерү мөмкинлеге дә туа.

- Русиянең мәгариф тормышында зур үзгәрешләр бара. Без Көнбатыш тәҗрибәсен көннән-көн киңрәк куллана барабыз. Сезнең укытуда, тәрбиядә Аурупа илләре тәҗрибәсенә мөрәҗәгать иткәнегез бармы?

- Тәрбия мәсьәләсендә сезгә дә, безгә дә алардан үрнәк алырлык нәрсәләр бик аз. Миңа иң ошамаганы - аларда мәктәп яшендәге балаларга җенси тормыш турында сөйлиләр. Бу турыда бик иртә мәгълүмат бирү балаларның оят-хәятен качыра. Класста балалар алдында бер тапкыр шул хакта сөйләдеңме - инде оят качты, дигән сүз, аны кире кайтарып алу мөмкин түгел. Менә шуннан җәмгыятьтә бозыклык башлана. Моннан сакланырга кирәк. Минем әле сезнең генә түгел, үз илемдәге кайбер иярү күренешләренә дә ризасызлыгым бар. Әйтик, бездә шәһәр фатирларында аш бүлмәсе белән зал бергә кушып төзелә. Аш әзерләп йөрүче хуҗабикә, ишектән кеше килеп кермәсен тагын, дип, һәрвакыт ябынып йөрергә мәҗбүр була. Ә бу бик уңайсыз. Күрәсезме, илнең төзелеш министрын да, йортлар төзүче инвесторларны да хатын-кыз мәнфәгатен исәпкә алырга өйрәтергә кирәк. Ә моны нәфис затлар үзләре генә башкара ала.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

.Татарстан мөслимәләре Иранда.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: