Мәдәни җомга

ТҮБӘТӘЙ, АЛ КАЛФАК БЕЛӘН ДУСЛАШЫЙК

Бер көнне китап кибетендә бик матур бер татар журналына күзем төште. Балаларга тәгаенләнгән "Тылсымлы куллар"дигән бу мәҗмуганы кемнәр чыгара икән, дип уйлап куйдым. Бигрәк тә миллилеге белән сокландырды мине әлеге басма. Ниһаять, "Тылсымлы куллар" журналының баш мөхәррире Ландыш ФАЗУЛЛИНА белән очрашып, аны редакциябезгә кунакка дәштек. - Ландыш, сиңа шундый үзенчәлекле...

Бер көнне китап кибетендә бик матур бер татар журналына күзем төште. Балаларга тәгаенләнгән "Тылсымлы куллар"дигән бу мәҗмуганы кемнәр чыгара икән, дип уйлап куйдым. Бигрәк тә миллилеге белән сокландырды мине әлеге басма. Ниһаять, "Тылсымлы куллар" журналының баш мөхәррире Ландыш ФАЗУЛЛИНА белән очрашып, аны редакциябезгә кунакка дәштек.


- Ландыш, сиңа шундый үзенчәлекле журнал нәшер итү уе ничек килде?

- Балалар өчен төсле журнал чыгара башлавымның төп сәбәпчесе 7 яшьлек кызым Ләйсән булды. Киосклар яныннан узганда ул һәрчак миннән төсле журнал сорый иде. Кызганыч, китап кибетләрендә, матбугат киоскларында татар телендә нәниләр өчен журналлар табып булмый. Бер көнне тәвәккәлләп, төн эчендә журнал эскизларын ясадым, кызыклы рубрикалар уйладым, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен чагылдыра торган персонажлар "тудырдым". Алар - Түбәтәй белән Ал Калфак...

- Кызык, алар ничегрәк дөньяга килде соң?

- Ни гаҗәп, төштә күрдем мин аларны. Икенче көнне кулга каләм алып ясарга да утырдым. Рәссам булмасам да, нәрсәдер килеп чыкты шикелле. Сабыйларга ошагандыр, дип уйлыйм.

- Журналны ни өчен "Тылсымлы куллар" дип атарга булдың? Исеме җисеменә туры киләме?

- Әлбәттә, килә. Матурлыкны күреп, яхшы гамәлләр кылып яшәргә, хезмәтне яратырга өнди әлеге журнал. Өстәвенә, балаларны әти-әниләре белән тагын да якынайтырга тырыша ул. Бүгенге заманда сабыйларыбызга игътибар кими бара. Ата-анага баласын "тәрбияләүдә" кесә телефоны, кампитр, телевизор ярдәмгә килә. Тавыш-тынсыз үзенә шөгыль тапкан баланың ничек итеп уйный белү сәләтеннән мәхрүм ителгәнен белсә иде алар! Көнгә 10-15 минут журнал укып, кул эшләре белән шөгыльләнү, дини сабак алу, балалар әдәбияте белән танышу, логик биремнәр чишү, милли гореф-гадәтләребез белән танышу балаларга гына түгел, зурларга да файдалы булыр, дип уйлыйм.

- Синеңчә, татар балаларының заманча журналы нинди булырга тиеш?

- Һичшиксез, замана баласының ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек кызык һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Сабый аны сабырсызлык белән көтеп алса, бер йотымда укып чыгарга теләге уянса, максатка ирешелгән, дигән сүз. Мин журнал чыккач, иң башта аны кызыма тоттырам. Ул бер битен ача, икенчесен... Кайбер битләрен йотлыгып укый башлый, кайсысын карап кына уза. Менә шулай аны күзәтеп торып, үзем дә тәҗрибә туплыйм һәм кызымда тагын да кызыксыну уятырлык яңа сәхифәләр уйлый башлыйм.

- Журналда нинди сәхифәләр өстенлек итә?

- "Тылсымлы остаханә", "Тәмле булсын!" сәхифәләре балаларыбызны хезмәткә өнди. Өр-яңа берничә рубрика да укучыларыбызга кызыклы булыр, дип уйлыйм. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, фикерләү сәләтен үстерү белән бергә балага рухи тәрбия бирү дә бик мөһим. Шуңа да уен рәвешендә дини тәрбия дәресләрен тәкъдим итәбез. Тамчыдан күл җыела, дип юкка әйтмәгәннәр. Тамчы булып тамган дин сабаклары балаларыбызның күңеленә шифа бирер, иманнарын ныгытыр, дип ышанабыз. Физик мөмкинлекләре чикле булган сабыйларга да сәхифә багышлавыбызга сөенәм. Ходай Тәгалә бу нарасыйларга һәм аларның әти-әниләренә сабырлык һәм көч бирсен иде. Тырышып, авыртуларга түзеп, югары күрсәткечләргә ирешкән балалар турында мәгълүмат даими басылып барачак. Журналыбызның соңгы ике сәхифәсендә башлангыч сыйныф укытучылары һәм тәрбиячеләрнең ачык дәресләренә дә урын бирәбез. Бу, үз чиратында, педагогларыбызга тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итәр, дип ышанып калабыз.

- Татарстанда балалар өчен "Салават күпере", "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау" һ.б. гәзит-журналлар чыга. "Тылсымлы куллар" әлеге басмалардан ни-нәрсәсе белән үзенчәлекле?

- Һәр басма - ул үзе бер дөнья. Аларның һәрберсендә кешенең олы хезмәте чагыла. "Тылсымлы куллар" журналының төп үзенчәлеге - балаларга дөньяны куллар аша танып-белергә өйрәтү. Куллар белән сабый матурлык тудыра, акыл белән кул эшчәнлеген берләштереп, иҗади әсәрләр яза, биремнәр үти.

- Бер очтан үзең, гаиләң белән дә танышып китик инде...

- Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга кердем. Татарның зыялы, абруйлы галимнәре укытты безне. 2009 елда профессор Тәлгат Галиуллин җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясе якладым. 5 елдан артык Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар теле һәм әдәбияте бүлегендә эшләдем. Ә хәзер инде тулысынча "Тылсымлы куллар" журналын нәшер итү белән шөгыльләнәм. Ирем Илназ белән укыганда таныштык. Ул да "татфак" егете. "Ихлас" нәшриятен ачып җибәрде. Китаплар бастыру белән шөгыльләнә. Соңгы 2 елда бик актив рәвештә "Безнең спорт" гәзитен чыгару белән мәшгуль. Кызыбыз Ләйсән 1 нче сыйныфны тәмамлады.

- Ирең - дөньяда беренче булып татар телендә "Спорт" гәзитен чыгара башлаган кеше. Ул синең бу шөгылеңә ничек карый?

- Без аның белән һәр эшне киңәшләшеп башкарабыз. Ул беркайчан да ирегемне чикләми. Аның ярдәмен тоеп яшәү миңа көч бирә.

- Бүген балалар кечкенәдән кампитрга берегеп үсә, рәтләп китап укымый, туган телен белми. Синеңчә, бала фикерле, кызыксынучан, милли җанлы булып үссен өчен аны ничек тәрбияләргә?

- Әйе, чыннан да, инновацион технологияләр үсеш алган чорда, баладан китап укыттыру - бик авыр эш. Балачактан ук хәтерлим: җәйге каникулларда дустым Эльмира белән узыша-узыша китап укый идек. Мин бөтен балалар да китап укымыйдыр, дип әйтә алмыйм, ләкин аларның саны елдан-ел кими бара. Соңгы елларда электрон китап та модага кереп китте. Ә бит кулга алып укыган китап бөтенләй башка. Анда авторның күңел җылысын тоеп була.

Ана теленә килгәндә, бүгенге көндә мине аеруча татар гаиләләрендә ата-ананың балалары белән татарча сөйләшмәве борчый. Укыткан вакытта студентларга, үз телен белмәгән берәр урыс кешесен беләсезме сез, дип сорау бирә идем. Юк, шәм белән эзләсәң дә, таба алмыйсың. Ә туган телен белмәгән татарлар бихисап. Телне балалар бакчасы белән мәктәп кенә саклап кала алмый. Иң беренче чиратта, гаиләдә татарча аралашырга кирәк. Еш таралган "мин үз телемне белмим" дигән сылтау юк, "мин телне өйрәнергә теләмим" дигән хакыйкать кенә бар. Ата-ананың теләге булмагач, балага каян килсен ди ул.

Тәрбиягә килгәндә, баланың үсешенә өйдәге җылы атмосфера зур йогынты ясый. Без Ләйсәнне мөстәкыйль булып үсәргә өйрәтәбез. Аллага шөкер, әти белән әни сүзен тыңлый, үзенең фикерен дә әйтә белә. Ул безнең нәни укытучыбыз да әле. Татар гимназиясендә һәм музыка мәктәбендә укуы да сөендерә. Гаиләдә без гел татарча аралашабыз. Өйдә һәр кич курай моңы агыла. Ләйсән уйный, мин җырлыйм, әтиебез, илһамы килгәндә, безгә кушыла. Кызым йокларга яткан саен белгән догаларын укып ята. Бу да бик мөһим, дип уйлыйм. Милли җанлы булып үсәр өчен, милли җанлы мохиттә кайнап яшәргә кирәк. "И, балам татар телен белми, татарча укымый", - дип үз балалары турында әйткән ата-аналарга, әби-бабайларга шаккатам мин. Баланың милли җанлы булып үсүендә без - олылар җаваплы. Шуны һәрчак истә тотарга кирәк.

- "Тылсымлы куллар" журналының әле берничә саны гына дөнья күрсә дә, зур уңышларга ирешеп өлгергәнсез. "Яшьләр форумы-2011", "Татарстан Республикасы өчен 50 инновацион идея" бәйгеләрендә әлеге проект белән жиңү яулагансыз. Котлыйм!

- Рәхмәт. Аллага шөкер, 2011 ел безнең өчен, чыннан да, нәтиҗәле булды. Беренче чиратта, иганәчеләребез ярдәме белән "Тылсымлы куллар" журналының махсус саны дөнья күрде. Икенчедән, кыска гына вакыт эчендә төпле фикердәшләр, ышанычлы дуслар таптык. Татарстан Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, Язучылар берлеге, Татарстан Милли музее, махсус сәнгать мәктәпләре, Казандагы "Сабыйлар" һәм "Көнгерә" балалар үзәкләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез.

Бәйгеләрдә җиңүгә ирешү җиңел түгел. Әлеге җиңүләребез безгә олы җаваплылык өсти. Тавыш бирүчеләрнең, укучыларыбызның ышанычын акларга тырышабыз. Һәр эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрү яңа идеяләргә канатландыра, һәм жюри әгъзаларының "Тылсымлы куллар" журналы проектын иҗтимагый яктан мөһим дип тануы дөрес юнәлештә эшләвебезгә тагын бер кат ышандырды. Татарстанда җитәкчеләребез тарафыннан яшьләргә үз идеяләрен тормышка ашырыр өчен барлык шартларның да тудырылуы сөендерә. Бары тик эшеңне яратып башкарырга, актив, эзләнүчән булырга, ирешелгәннәр белән чикләнмичә, яңа планнар корып яшәргә генә кирәк.

Альбина ГАЗИЗУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: