Теле барның иле бар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ростов өлкәсендәге бердәнбер татар авылы – Кызыл авылына 90 ел
2024нче елның 7нче сентябрендә Ростов өлкәсендә сакланып калган бердәнбер татар авылы – Кызыл авылына (Кзыл Аул) 90 ел тулуына багышланган тантаналы бәйрәм чарасы уздырылды.
-
V Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының рәсми ачылышы тантанасы булды
8 сентябрьдә, V Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының рәсми ачылышы тантанасы булды. Тантана Казакъстан Республикасының яңартылган төп стадионында – “Астана Арена”да узды.
-
Әстерханның «Дуслык» татар җәмгыяте 35 еллыгын билгеләп үтә
Әстерхан төбәк иҗтимагый оешмасы – «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыятенең 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара уза.
-
Төмән өлкәсендәге борынгы татар авылы Чумыкта «Авыл көне» булды
Аромаш районына кергән борынгы татар авылы Чумыкта «Авыл көне» узды.
-
Азәрбайҗан татарлары: Татарча мохитне үзебез тудырабыз
Азәрбайҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәге җитәкчесе Дияз Әхмәтҗанов КФУның Татар халык хоры гастрольләре вакытында «Татар-информ» хәбәрчесенә җирле татарларның тормышы турында сөйләде.
-
Федераль Сабантуйга Россиянең 72 төбәгеннән 500дән күбрәк делегат киләчәк
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәренә килде. Ул XXIV Федераль Сабантуй үткәреләчәк мәйданда булды. Биредә милли бәйрәмнең генераль репетициясе узды.
-
Төркия татарлары язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчура иҗаты белән танышкан
Төркиядә «Истанбул китап клубы» үткәргән очрашуларда Төркиядә яшәп иҗат итүче язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчураның «Агай» әсәрен укыганнар.
-
Уральскида Тукай белән бәйле булган «Рәкыйбия» мәдрәсәсен торгызалар
Казахстанның Уральск шәһәрендә шагыйрь Габдулла Тукай белән бәйле булган «Рәкыйбия» мәдрәсәсен торгызалар. Тукай сүзләренә язылган җырлардан төзелгән «Милли моңнар» дип аталган концертта Уральскидагы Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов шул хакта сөйләде.
-
«Кадим Әлмәт» төркеме Төркия татарларының ифтар мәҗелесләрендә чыгыш ясый
Әлмәт шәһәренең «Кадим Әлмәт» этник музыка төркеме Истанбулда үткәрелгән ифтар мәҗелесендә Төркия татарлары алдында чыгыш ясады. Коллектив тамашачыларга борынгы уен кораллары белән бергә бәетләр һәм борынгы җырлар тәкъдим итте.
-
Татар чәкчәге Россия буйлап сәяхәт итүчеләрнең яраткан тәм-томына әверелгән
Лидерлар өчлегендә шулай ук Тула прәннеге һәм Мәскәү конфеты да бар.
-
Вәчирдә “Татар мәдәнияте көннәре”
2 нче февральдә Төмән өлкәсенең Вәчир авылының урта белем бирү мәктәбендә “Татар мәдәнияте көннәре иҗат фестивале” тантаналы рәвештә район хакимияте вәкилләре, кунаклар, авыл халкы, мәктәп укучылары катнашында ачылды.
-
Екатеринбургта Урал Федераль округының татар яшьләре активы җыелды
27-28 гыйнвар көннәрендә Свердловск өлкәсенең башкаласында Урал Федераль округының татар яшьләре активы җыелды.
-
Ярославльдә I гаилә спектакльләре фестивале узды
2024 нче елның 21 гыйнвар көнендә Ярославль шәһәрендә балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан оештырылган I гаилә спектакльләре фестивале булып узды.
-
Ульяновскиның Кызыл Сөендек авылына 100 ел: Җиде йортлы авылның киләчәге бармы?
Ульяновск районы Кызыл Сөендек авылына нигез салынуга киләсе 2024 елда 100 ел була.
-
Шор халкы вәкиле: Шорлар үзләрен «тадар кижи» - «татар кешесе» дип атый
Кемерово өлкәсенең Мыски шәһәре «Шор халкы берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Светлана Дудкина шор халкы үзләрен «татар кешесе» дип атавын әйтте.