Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Татар чәкчәге Россия буйлап сәяхәт итүчеләрнең яраткан тәм-томына әверелгән

Лидерлар өчлегендә шулай ук Тула прәннеге һәм Мәскәү конфеты да бар.

Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт итүче туристларның яраткан тәм-томы татар чәкчәге булып чыккан. Сораштыруда катнашкан өч мең кешенең 15% ы әлеге десерт өчен тавыш биргән. Сораштыру tutu.ru сервис тарафыннан үткәрелгән.

Сәяхәтчеләрнең яраткан тәм-томнары исемлегендә икенче урында – Тула прәннеге (8,87%). Лидерлар өчлеген Мәскәү конфеты (6,9%) яба.

Сораштыруда катнашучылар шулай ук Калининград марципанын (6,87%), чурчхела һәм рахат-лукумны (6,6%), ылыслы агачлар күркәләреннән кайнатманы (6,57%), Коломна кагын (6,17%), Петербург конфетларын (6,13%), кедр чикләвегеннән тәм-томнарны (4,63%) һәм шоколадка манылган җиләк-җимешләрне (4,6%) билгеләп үткәннәр.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев