Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

«Кадим Әлмәт» төркеме Төркия татарларының ифтар мәҗелесләрендә чыгыш ясый

Әлмәт шәһәренең «Кадим Әлмәт» этник музыка төркеме Истанбулда үткәрелгән ифтар мәҗелесендә Төркия татарлары алдында чыгыш ясады. Коллектив тамашачыларга борынгы уен кораллары белән бергә бәетләр һәм борынгы җырлар тәкъдим итте.

«Кадим Әлмәт» төркеме концерты «Татнефть» компаниясе ярдәме белән оештырылган. Ансамбль Рамазан ае буенча Төркиянең татарлар күпләп яшәгән Искешәһәр, Кютахия, Анкара шәһәрләрендә дә сәхнә алачак.

 

 

Истанбул татарлары өчен ифтар Истанбулда күптән түгел ачылган «Kazanda By Evren» татар-төрек ресторанында үтте. Аны, һәр елдагыча, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге һәм «Татарстан» сәүдә йорты җитәкчелеге оештырды.

 

 

Мәҗелестә Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин кунакларны сәламләп, динебезнең изге ае белән котлады, аның игелекләргә сәбәп булуын теләде.

 

 

Ифтар мәҗелесенә Истанбул татарлары гына түгел, Төркиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләр, Истанбул югары уку йортында укучы татар студентлары, татар һәм төрек эшкуарлары катнашты.

 

«Кадим Әлмәт» этник музыка төркеме Төркиядә беренче тапкыр сәхнә ала. Бу коллектив төбәкнең борынгы музыкаль мәдәниятен яңарту һәм популярлаштыру максаты белән «ТАТНЕФТЬ»нең хәйрия фонды инициативасы белән булдырыла. «Кадим Әлмәт» 2022 елда «Russian World Music Awards 2022» фестиваленең «Иң яхшы oтантик проект» номинациясендә җиңүче була.

 

 

Рушания Алтай

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев