Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Әстерханның «Дуслык» татар җәмгыяте 35 еллыгын билгеләп үтә

Әстерхан төбәк иҗтимагый оешмасы – «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыятенең 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара уза.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнаша.

Васил Шәйхразыев җәмгыятьне шушы зур вакыйга белән котлады, уңышлар һәм озын гомер теләде. Аның билгеләп үтүенчә, бу еллар дәвамында оешма, татар мәдәниятенең чын йөрәгенә әверелеп, кешеләрне берләштерә. Шулай ук Васил Шәйхразыев зал белән яраткан җырларын башкарды.

Татар мәдәниятен һәм татар халкының гореф-гадәтләрен саклау буенча күпьеллык актив эшчәнлеге, «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте эшендә армый-талмый ярдәм иткәне өчен Васил Шәйхразыев «Дуслык»татар милли мәдәнияте җәмгыяте Әстерхан төбәк иҗтимагый оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Грамотаны җәмгыять рәисе Әнвәр Алмаев тапшырды.

«Дуслык» җәмгыяте Әстерханда яшәүче татарларны берләштерү, татар телен, мәдәниятен һәм милли гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм популярлаштыруга ярдәм итү максатында оештырыла. Үз эшчәнлеге елларында «Дуслык» бик күп чаралар оештырды.

Биредә иҗат коллективлары чыгышлары тәкъдим ителде, татар халык җырлары һәм биюләре башкарылды.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев