Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Нурбәк Батулла: Тел соңгы 100 ел эчендә нык үзгәргән, без моны бернәрсә эшләтә алмыйбыз

Башкортстан Республикасы башкаласында «Ufa.Tatar» форумы узды.

Әлеге форумда катнашкан «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла туган телдә сөйләшү турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Тел – ул бит аерым субстанция. Ул үз тормышы белән яши, телибезме без, юкмы. Шул ук Дәрдемәнд, Тукайларны алыйк. Менә мин ана телебезне яхшы беләм дип саныйм, ләкин Дәрдемәнднең шигырьләрен мин сүзлексез аңлый алмый. Анда гарәп, фарсыдан кергән алынмалар сүз аралаш. Әле ул бездән ерак та түгел, гасыр башы гына.

«Кыйссаи Йосыф»ның оригинал телен аңлау өчен, гомумән, белгеч булырга кирәк. Ягъни тел әлеге соңгы 100 ел эчендә дә бик нык үзгәргән бит инде, без моны, кызганычкамы, шатлыгыбызга күрәме, бернәрсә дә эшләтә алмыйбыз. Ул – ургылып кергән ташкын кебек, син аны туктата алмыйсың. Бәлки, берникадәр юнәлтә аласыңдыр, комлы капчыклар куеп, ләкин кирәкме ул безгә, ди ул.

Башкортстан Республикасы башкаласында узган «Ufa.Tatar» форумында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.

 

Резеда Шакирова

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев