Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Төркия татарлары язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчура иҗаты белән танышкан

Төркиядә «Истанбул китап клубы» үткәргән очрашуларда Төркиядә яшәп иҗат итүче язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчураның «Агай» әсәрен укыганнар.

22 июнь көнне узган беренче очрашу 11.00 сәгатьтә Истанбулда диңгез буенда узса, икенчесе сәгать 16.00 сәгатьтә Искешәһәрдәге татар музеенда үткән. Шул рәвешле, Төркиядә яшәүче татарлар бер үк көнне ике шәһәрдә язучының иҗаты белән танышкан.

«Истанбулдагы очрашуга яшьләр килсә, Искешәһәрдә өлкәнрәк яшьтәге татар абыйлары, апалары җыелды. Менә шулай, турыдан-туры укучылар белән бергә китабыңны уку бик күңелле икән, бераз дулкынландырды да. Ә менә чит илдә туып-үскәннәрнең туган телебезне белүе, татарча сөйләшүе һәм язганнарымны аңлавы үзе бер горурлык», – диде «Татар-информ»га Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Айзирәк Гәрәева-Акчураның «Гаҗизлек» («Агай») әсәре беренче мәртәбә 2022 елда «Казан утлары» журналында дөнья күрде. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Казан утлары» журналы оештырган «Илең турында уйла» ачык әдәби бәйгесендә урын алды. Шулай ук авторның «Ипекәй» китабына кертелде.

Искешәһәрдәге очрашуда язучы әсәргә кергән вакыйгаларны аңлаткан, сорауларга җавап биргән. Соңыннан Татарстан китап нәшриятында басылган «Ипекәй» исемле китабын Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте җитәкчесе Видат Догуга тапшырган. Видат әфәнде китапны Казаннан күбрәк китертү кирәклеге турында әйткән. «Бу китап бабаларыбыз, әбиләребез турында. Айзирәккә рәхмәт, Төркиядәге татар авыллары, татарлары тарихын туплаган. Без китапның музейда тагын да күбрәк булуын, Казаннан китертү юллары табылуын теләр идек. Без аны рәхәтләнеп кунакларыбызга бүләк итәр идек», – диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев