Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Теле барның иле бар

«Татарлар: Үз өемдә – үз көем”

Бөтендөнья Татар Конгрессы, Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә, республикада эшләп килүче татар милли оешмалары эшчәнлеген бер мәгълүмати кырга туплаучы, алар өчен даими аралашу мәйданчыгы булырдай радиотапшырулар циклын башлап җибәрде.

«Татарлар: үз өемдә – үз көем» тапшыруы Татарстан муниципаль районнарында Дәүләт милли сәясәте программасы гамәлгә ашыру, иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеген яктыртуга багышлана, республикада булган милли чараларны барлый.
    Һәр тапшыруда без сезне республикабызның бер районы, андагы матур эшләр, проблемалар, төбәкнең тарихы, халыкның яшәү рәвеше, үзенчәлекләре белән таныштырып барырбыз. 
    Ә ни өчен “Үз өемдә – үз көем”? – дип сорасагыз, ул төбәктә яшәүче кешеләр, чын-чынлап, “Аллага шөкер, үз өемдә – үз көем”, – дип әйтә аламы, туган телләрен саклау, үз гореф-гадәтләрен үтәү, гомумән, милли мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен шартлар тудырылганмы? Үз өйләрендәге кебек, җылы, рәхәтме, күңелләре тынычмы? Менә шушы мәсьәләләр тапшыруларыбызның үзәгендә булыр. 
    Тапшыруларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов һәм Татарстан радиосы җитәкчесе Гөлназ Ибраһимова алып бара.
    Циклның беренче чыгарылышы Балтач муниципаль районына багышланды. Аннары без Теләче һәм Арча районнары турында сөйләдек. Хәзер исә Чүпрәле районына багышланган чыгарылыш эфирга әзерләнә, сез аны бүген, 7 февральдә 13 сәгать 10 минутта тыңлый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев