Сөембикә Кашапова автор яңалыклары
-
Дастаннарда – милли тарихыбыз
Дастаннарны эпик әсәр төре буларак кына түгел, ә бәлки тарихны чагылдырган милли аң һәм милли рух чыганагы буларак кабул итәргә кирәк.
-
Туган тел, Сабан туе һәм миллилек...
Узган атнада Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев конгрессның узган елгы эшчәнлеген яктыртуда катнашкан журналистлар белән очрашты.
-
Кылкаләм остасы Әлфия
Без Ә.Нурхәммәтованың бу көннәрдә дә Кооперация институтының татар мәдәнияте үзәгендә бара торган күргәзмәсен тамаша кылабыз. Йөзләрчә картиналар арасында төрле темага, төрле жанр белән ясалганнары бар, табигать күренешләре, натюрмортлар да урын алган.
-
Татарлар борынгыдан укымышлы булган
Татарстан Фәннәр академиясендә өч көн дәвамында «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе узды. Дүртенче тапкыр үткән мәктәп быел «Дөньякүләм рухи мәдәният контекстында төрки телле китап» дигән темага багышланган иде.
-
«Күңелле сәхифәләр» яңарды
Тукай бу мәшәкатьләр белән үзе шөгыльләнә, рәсемнәрне дә үзе алып кайта. Әмма шагыйрь алардан канәгать калмый. «Безнең гаилә» шигыренә ясалган рәсем турында: «Шул да булдымы песи, рәсемнең иң мөһим ноктасы безнең песи икәнлеген аңлата алмадык. Йә инде, татарлар чәй эчәргә ярата дигәч тә, ун чиләкле самавыр ясап куймыйлар бит.
-
Эшмәкәрлек тә татарны берләштерсен
Тырыш татар халкы кайда да бирешми, башка халыкларга үрнәк булып, яши һәм эшли, алар үзара хезмәттәшлеккә дә әзер.
-
Бер җыр мең йөрәкне кузгата
Гөлшат трибуна янына баса да тулы тавышка җырлый. Икенче куплетны башлар алдыннан, микрофон алып чыгып бирәләр. Минтимер аганың «О-о-о нинди җырчы, нинди тавыш!» дип әйткәнен соңыннан килеп сөйлиләр.
-
Чуашстан татарлары янында кунакта
Йортларыннан ук күренгәнчә, Чуашстанда яшәүче татарлар тырышлыгы белән аерылып тора.
-
Мөслимдә хәтерләр яралы
Мөслим зур тегермәнле, өч мәчетле, мәдрәсәле авылга әверелгән. XX гасыр башында авылда 600 гә якын хуҗалыкта өч мең ярымнан артык кеше яшәгән.
-
Төбәк тарихчылары – Екатеринбургта
Екатеринбургта сәүдәгәр Агафуровларның бер-берсеннән ерак түгел ике йорты сакланып калган.
-
Бәгәрәктамакта бәйрәм
Бәгәрәктамак төбәкне өйрәнүчеләрне, журналистларны җитеш тормышлы йортлары, бизәкле тәрәзә йөзлекләре, буяулы капка-коймалары белән каршы алды.
-
Бәрәңгедә – Насретдиновлар мирасы
Насретдиновлар Бәрәңге районы төбәгендә берничә гасыр дәвамында мөселманнарны үзара берләштереп, динебезне ныгытып торучы данлыклы нәсел буларак билгеле.
-
Пермьдә Татарстан көннәре
Дөньяда татар яшәмәгән почмак юк. Бу дөрестән дә шулай. Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы каршында галим Альберт Борһанов җитәкчелегендә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең Пермь крае, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендәге Пермь, Серов, Каменск-Уральск, Екатеринбург, Чиләбе, Троицк шәһәрләре, Бәгәрәк Тамак (Усть-Багаряк), Мөслим авылларында яшәүче милләттәшләребезнең тарихын барлауга багышланган «Урал ягы татарлары: тарих һәм заман» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе көннәрендә дә бу хакыйкать ачык күренде. Тарихчылар җыенында Россиянең дистәдән артык шәһәреннән һәм республикабыз районнарыннан килгән 50 гә якын җирле тарихчы катнашты.
-
Чиксез татар чикләре
Быел исә Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтаена Н.Хөсәенов тагын бер зур яңалык белән килде. Аның кулында Бөек Татария державасы турында рус телендә язылган «Контуры Великой Татарии» дигән зур форматта нәшер ителгән һәм 600 гә якын биттән торган китап иде.
-
“Татар аргамагы” үзенә чакыра
Барысы да Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның Лениногорск районы Югары Каран авылы фермеры – «Алмакай» атлар утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллинның маллары утлый торган утарын күрүдән башлана.