«Күңелле сәхифәләр» яңарды
Тукай бу мәшәкатьләр белән үзе шөгыльләнә, рәсемнәрне дә үзе алып кайта. Әмма шагыйрь алардан канәгать калмый. «Безнең гаилә» шигыренә ясалган рәсем турында: «Шул да булдымы песи, рәсемнең иң мөһим ноктасы безнең песи икәнлеген аңлата алмадык. Йә инде, татарлар чәй эчәргә ярата дигәч тә, ун чиләкле самавыр ясап куймыйлар бит.
Казандагы Тукай әдәби музее һәм Татарстан китап нәшриятының уртак хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә балалар өчен «Күңелле сәхифәләр» дип исемләнгән китап дөнья күрде. Бу – мәшһүр шагыйребез үзе исән вакытта нәшер ителгән китапның репринт вариантларын кулланып әзерләнгән яңа форматтагы басма. 1910 елның 12 февралендә 5 мең тираж белән басылып чыккан китапта 13 шигырь һәм бер чәчмә әсәр дөнья күргән. Яңа басмада исә элеккесенә кергән шигырьләр гарәп һәм Кирилл хәрефләрендә бирелә. Китапны Тукай музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова әзерләгән һәм төзегән. «Күңелле сәхифәләр» китабы әдәби музейда галимнәр, язучылар катнашында җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.
Китап нәшрияты басманы Татарстан Милли музее фондларында, Тукай әдәби музее экспозициясендә тәкъдим ителгән нөсхәләргә нигезләнеп эшләгән. Аларда Тукай әсәрләренә генә хас тел-стиль үзенчәлекләре, кириллицада биргәндә дә, төп нөсхәдәгечә сакланган. «Тукайның 112 ел элек нәшер ителгән китабы нигезендә балаларга шагыйрьнең рухын җиткерергә, Тукайның барлык үзенчәлекләрен саклап калырга тырыштык. Г.Төхвәтова хезмәтне шагыйрьнең шигырьләрен шул чордагыча әзерләде. Бу – балаларыбызның кече яшьтән үк Тукаебыз, аның әсәрләре белән танышып үсү өчен сәбәп тә булачак», – диде китапның мөхәррире Рәмзия Шакирова.
Г.Төхвәтова ачыклап үткәнчә, XX гасыр башында Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабы чыгу тарихы да бик кызыклы. 1910 елда «Сабах» нәшрияты хезмәткәрләре, балалар өчен төсле рәсемнәр белән бизәлгән китап нәшер итәргә кирәк дип, Тукайга мөрәҗәгать итә. Шагыйрь бу тәкъдимне хуплап каршылый, әмма рәссамын каян табарбыз икән, алар бездә юк бит, ничек әзерләрбез, дип уйга кала. Рәссам Зверевка «Су анасы» һәм «Безнең гаилә» шигырьләренә рәсемнәр ясарга заказ бирәләр. Тукай бу мәшәкатьләр белән үзе шөгыльләнә, рәсемнәрне дә үзе алып кайта. Әмма шагыйрь алардан канәгать калмый. «Безнең гаилә» шигыренә ясалган рәсем турында: «Шул да булдымы песи, рәсемнең иң мөһим ноктасы безнең песи икәнлеген аңлата алмадык. Йә инде, татарлар чәй эчәргә ярата дигәч тә, ун чиләкле самавыр ясап куймыйлар бит. Моның самавыры нәкъ бабай кадәрле», – дип көлеп куя. Китапка кергән «Гали белән кәҗә», «Шаян песи», «Кызыклы шәкерт», «Бичара куян», «Мияубикә» шигырьләрендәге рәсемнәр эчтәлеккә туры китереп ясалмаган икән. Шагыйрь үзе рәсемнәрне табып, аларга эчтәлекләрен язарга мәҗбүр булган. Җыентыкта «Безнең гаилә» шигыренә махсус эшләнгән төсле рәсемнең «Күңелле сәхифәләр»нең 1910 елдагы басмасындагыча бирелүе дә кызыклы. Биредә татар гаиләсендә гадәттәгечә сәкедә табын көйләп чәй эчү вакыты сурәтләнә.
Язучы Галимҗан Гыйльманов бүгенге язучыларыбызның күбесе балаларга «олылар» булып язуын искәртеп, залдагыларның игътибарын «Күңелле сәхифәләр» китабындагы шигырьләрнең балалар исеменнән язылганлыгына, Тукайның сабыйларга үзенең иң яраткан, ихлас шигырьләрен тәкъдим иткәнлегенә игътибар юнәлтте. «Бу шигырьләрне бүгенге әдипләр дә үрнәк итеп алсын иде. Тукай махсус рәвештә төрле шигъри үлчәмдә, жанрда, стильдә балалар шигырьләрен иҗат итә. Анда бәет-мөнәҗәт үлчәмендәге мәсәл һәм чәчмә әсәрләре дә бар. Тукай йөз елдан соң да балаларга нинди әсәрләр язарга кирәклеген аңлата», – диде ул. Ул китапны һәр әдипкә, шагыйрьгә укырга кирәклеген дә искәртте. «Шигырь балалар теле, хисе, тойгысы, дөньяга карашы белән барып ирешергә тиеш. Әсәрләр балаларның эчке дөньясы, күңел хасиятләренә карап язылган. Бу китап белән Тукай безгә кайткан кебек булды. Ул бар, эшли, бүген дә сабак бирә кебек».
Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова Тукайның әсәрләрен укучыларга яңача тәкъдим итә алу зур хезмәт булуын һәм эзләнү-өйрәнүләр соравын ассызыклады: «Тукай музее бүген фәнни тикшерүләр алып бара. Аларның хезмәт җимеше – яңа да, элекке дә булган басма укучылар кулына килеп керәчәк. Балалар өчен язу шактый катлаулы, аны нинди юллар белән үстерергә мөмкин булуы турында сөйләшүләр бара. Үткән ел балалар өчен иҗат итүче язучылар арасында Роберт Миңнуллин исемендәге конкурс та оештырып карадык. Бу китап та әдипләребезне тагын бер кабат уйландырыр, балалар әдәбиятын үстерүгә бер этәргеч булыр».
Тукайның үз китапларын нәшер итүгә аеруча җитди каравы теркәлеп калган. Бу хакта Тел, әдәбият һәм тарих институты галиме Марсель Ибраһимов та билгеләп үтте: «Тукай чыгарган китаплар да үзләре бер берәмлек тәшкил итә. «Күңелле сәхифәләр» тукайчыларга да эзләнү эшләре алып барырга бер этәргеч булачак».
КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Тукайның бер генә әсәре дә искермәгәнен искә алды. Әйтерсең лә, алар бүгенге көнне күздә тотып язылган. Чөнки шагыйрьнең барлык иҗаты – көн кадагындагы классик әсәрләрдән тора, бервакытта да актуальлеген югалтмый. Музейның рухи байлыкларны туплап, аларны халыкка күрсәтүе мактауга лаек. Китапның гарәп һәм Кирилл графикасында бирелүе дә әһәмияткә ия. Чөнки бу гарәп имлясын өйрәнгәндә зур ярдәмлек булырга мөмкин.
Сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Улемнова татар халкында китапларны рәсемләү тарихы турында сүз алып барды. Ислам дине кануннары нигезендә кеше һәм җәнлек рәсемнәрен төшерү тыелганга күрә, XX гасыр башында иллюстрацияле китаплар чыкмаган диярлек, китапларда бизәү элементлары гына кулланылган. Яшь Тукай исә шигырьләренә иллюстрация ясауга әһәмият биргән. Әлеге китапка кергән рәсемнәр төрле басмалардан сайлап алып тупланган. Тукай иҗаты, аның шәхесе татар халкына гына түгел, барлык халыкларга да кызыклы.
Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Тукайның әсәрләре милләтебезгә дә, динебезгә дә мәхәббәт тәрбияләвен ассызыклады. Тукайның шигырьләре ике графикада да янәшә бирелүе дә уңышлы. «Халкыбыз мең елдан артык гарәп язуын кулланган, без шушы язуны белергә тиеш. Китапны укыганда гарәп имлясын да өйрәнә алабыз», – диде ул.
Сөембикә КАШАПОВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев