Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Исәнбәт халыкка кайта

Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев Нәкый Исәнбәт турында: «Юлында нинди киртәләр очраса да, аларны Тукай кебек җимереп барды. Бер чакта да үзенең мәсләгенә хыянәт итмәде. Ул үзе утырткан эш агачына гел су сибеп торды һәм аның агачы төрледән-төрле җимеш бирде. Нәкый ага безнең буынны тәрбияләде. Тиңдәшсез кыюлыгы, милләтне яратуы белән алдагы буыннарны да тәрбияләр», – дип юкка гына язмаган.

«Җыен» фонды тарафыннан «Шәхесләребез» сериясендә күренекле галим, Татарстанның халык язучысы, галим-филолог һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәткә багышлап нәшер ителгән фәнни-популяр җыентыкны тәкъдим итү кичәсе үтте. «Син сазыңны уйнадың» дип аталган кичәдә Казанның Тинчурин театры залын тутырып килгән галимнәребез, әдипләребез, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. 

Кичәнең исеме Нәкый аганың халкыбызда бүгенге көнгә кадәр популяр булган җыры исеменнән алынган. Дөрестән дә, Нәкый ага Исәнбәт, 93 кә кадәр яшәп, гомеренең һәр сәгатен милләткә хезмәт итүгә багышлап яшәгән шәхес. Ул, унике яшеннән мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар җыя башлап, аннары гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен «Татар халык мәкальләре» (өч томда), «Табышмаклар», «Балалар фольклоры» кебек җыентыклар итеп бастырып чыгарган, татар теленең фразеологик байлыгын җыйнап, сүзлек итеп халкыбыз кулына тапшырган. Бер гасырга якын вакыт дәвамында халкыбызны моңландырган «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармунчы егет», «Син сазыңны уйнадың» кебек җырлары, «Чаң» исемле шигырь җыентыгы, өч дистәдән артык сәхнә әсәре, аеруча «Һиҗрәт», «Культур Шәңгәрәй», «Пикүләй Шәрәфи», «Портфель» сатирик пьесалары, «Хуҗа Насретдин» комедиясе, «Идегәй», «Муса Җәлил» трагедияләре, С.Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Гөлҗамал» драмасы, «Түләк» драматик поэмасы һ.б. проза әсәрләре, көндәлек матбугатта басыла килгән публицис­тик мәкаләләре, фельетоннары  Н.Исәнбәтне талантлы язучы, драматург, шагыйрь итеп таныта. 1984 елда Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов көндәлегендә шундый юллар язып куйган: «Нәкый абзыйда булып бераз сөйләшеп утырдык. Фразеологик сүзлекнең икенче томын эшләп утыра. Янәшә куелган ике өстәл кулъяулыгы кадәр кечкенә кәгазләр белән тулган. Һәр кәгазьдә бер җөмлә, бер гыйбарә, аның төрле вариантлары. Нәкый ага фәнни институтның бер бүлек эшен берүзе башкара. Ә бүлектә 15 кеше эшләргә мөмкин. Хәзер аңа 85 яшь. Ул армас-талмас эшчәнлеген җигеп үзенең сөекле халкына хезмәт итә». 

Н.Исәнбәт төрки әдәбият белән танышып барган, дөнья классикларының әсәрләрен татарчага күчергән. А.Пушкинның «Бакчасарай фонтаны», «Полтава» поэмаларын, «Таш кунак» трагедиясен, Мольерның «Тартюф»ын, Шекспирның «Гамлет»ы белән «Король Лир»ын, А.Грибоедовның «Акыллылык бәласе» комедиясен татар теленә тәрҗемә итә. Шекспирны тәрҗемә итү өчен, ул хәтта инглиз телен махсус өйрәнгән, диләр. 

«Идегәй» дастаны турында аерым әйтеп китәргә кирәктер. Н.Исәнбәт аны халыктан җыеп, эшкәртү эшен 1930 елларда ук башлый. Ул Бөек Ватан сугышына кадәр үк, 28 чыганакны туплап, «Идегәй» дастанын төзи. Нәкый ага чәчмә дастанны тулысынча тезмә итеп үзгәртә. Шигырь юлларын мәкаль-әйтемнәр белән бизи. Дастан язу­чы һәм галим эшкәртүендә 1940 елда «Совет әдәбияты» журналының 11-12 саннарында басылып чыга. Н.Исәнбәт «сәнгать реставраторлыгы» юлы белән дастанны иҗади торгызып, аны татарның борынгы гореф-гадәтләре, казанышлары, дәүләт тоту тәртибен, идеалын, омтылышын, холык-фигылен сурәтләнгән тарихи-фәлсәфи роман дәрәҗәсенә җиткерә. Галимнәр искәртүенчә, бер генә халыкта да «Идегәй»нең татарныкыдай камил варианты юк. 

Халкыбызга биниһая хезмәт калдырган әдип-галим Нәкый ага үзе исән чакта ук әләктән тинтерәгән, мәхкәмәләрдә, аның әсәрләреннән гаеп эзләп үткәрелгән җыелышларда үзенең хаклыгын раслап, күп көч түккән. Егерменче елларда аңа мистик-буржуаз язучысы ярлыгын такканнар, аны татар мәдәниятеннән көлүче дип хурлаганнар, аннары «җидегәнче» дип, «фаш иткәннәр». Ул гаепсез дип табылса да, аңа нахак тагылган атамалар озак еллар буе язучы һәм галим буларак җәелеп эшләргә ирек бирми. Вафатыннан соң да нахак сүзләр тынып тормады. Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев Нәкый Исәнбәт турында: «Юлында нинди киртәләр очраса да, аларны Тукай кебек җимереп барды. Бер чакта да үзенең мәсләгенә хыянәт итмәде. Ул үзе утырткан эш агачына гел су сибеп торды һәм аның агачы төрледән-төрле җимеш бирде. Нәкый ага безнең буынны тәрбияләде. Тиңдәшсез кыюлыгы, милләтне яратуы белән алдагы буыннарны да тәрбияләр», – дип юкка гына язмаган. 

Әмма бүгенге көнгә ка­дәр Н.Исәнбәтнең барлык әсәр-хезмәтләрен, мәкаләләрен туплап чыгарылган томлыклары да дөнья күргәне юк. Хәтта Татарстан китап нәшриятында 2006 елда нәшер ителгән «Идегәй» дастанында аны кем эшләве турында бер җөмлә дә язылмаган. Нахак сүзләр язучының кызы, таләпчән, гадел, хәтта кырыс холыклы Йолдыз Исәнбәтнең дә җанын бер генә әрнетмәгәндер. Ул вафаты якынлашканын сизеп, әтисенең архивын Казан федераль университет доценты, Аяз Гыйләҗевнең мирасын барлап һәм өйрәнеп, томлыкларын чыгаручы, бер вакыйгага да битараф калмыйча, үз фикерен белдерә торган Миләүшә Хәбетдиновага ышанып тапшыра, архивны барлау эшен башлап җибәрергә булыша. 

Галимә, А.Гыйләҗевнең архивы белән танышканда ук, бер документка – Ибраһим Сәләховка язылган хатка тап булган. Анда Н.Исәнбәтне өйрәнергә кирәклеге, нәтиҗәләр ясарга ашыгырга ярамаганлыгы турында язылган була. М.Хәбетдинова да өйрәнергә була. Галимә кичәдә дә: «Мин бер фикер дә әйтмим, документлар сөйли. Тарих бар нәрсәне үз урынына куя! Минем халкым да кара тапларны аклап, кара тарихларга нокта куярга тиеш», – дип белдерде. 

Бу уңайдан фойеда кичәгә килүчеләр игътибарына, Н.Исәнбәтнең Тинчурин театры белән хезмәттәшлегенә багышлап, күргәзмәгә куелган документлар да шактый мәгълүмат бирә иде. Әйтик, анда 28 чыганактан файдаланып язылган «Иде­гәй»нең астөшермәләре куелган кулъязманы да күрергә мөмкин. М.Хәбетдинова җыентыкта нигездә Нәкый аганың биографик материалларына әһәмият бирелүен искәртте. Китап аша шулай ук Н.Исәнбәтнең татар халкының зур тарихларына карата мөнәсәбәтен белдереп язган материаллары, Йолдыз апаның судта ясаган чыгышы белән дә танышырга мөмкин. 
«Җыен» фонды тарафыннан чыгарылган, М.Хәбетдинова төзегән китапта да күп карарларның, документларның, хатларның күчермәләре бирелә. Шулай итеп халыкка мәгълүм булмаган архив материаллары кулланышка кертелә, вакыйгалар ачыклана. Казан федераль университеты профессоры Марсель Бакиров китапның искиткеч зур әһәмияткә ия икәнлеген белдерде. М.Хәбетдинованың ике-өч ел дәвамында Н.Исәнбәт архивын өйрәнүен, иҗади һәм сәяси биографиясен тикшерүен, аларны әйләнешкә кертүен ассызыклады.

М.Бакировка Н.Исәнбәт белән якыннан аралашып яшәргә туры килгән. Нәкый ага аның шигырь үсеше буенча язган кандидатлык диссертациясе яклавында катнашып, фикерен белдереп чыгыш ясаган. Заманында Марсель ага үзе дә аның «Балалар фольклоры» дигән саллы китабына рецензия язган. «Ул – минем фольклор буенча остазым да иде», – диде М.Бакиров. 

Татарстанның халык шагыйре, китапның җаваплы мөхәррире Разил Вәлиев, басманы әзерләгәндә, Н.Исәнбәт исемен яңадан ачуы турында әйтте, моның өчен М.Хәбетдиновага рәхмәтен җиткерде. «Мин үземне Нәкый аганы беләм дип йөри идем. М.Хәбетдинова китергән документларны караганнан соң, Н.Исәнбәт мәсьәләсендә үземнең шактый надан икәнлегемне аңладым. Мин аның тормыш юлын өр-яңадан ачтым», – диде ул. Разил әфәнде шулай ук халык иҗатын туплап, сәхнә әсәрләре язып, татар тарихын өйрәнүгә, бигрәк тә Алтын Урда мирасын танытуга зур өлеш керткән Нәкый аганың мирасын, иҗатын, шәхесен мәңгеләштерү буенча республикада зур эшләр алып бару соралуын белдерде. «Һади Такташ, Муса Җәлил, Илһам Шакиров янәшәсендә нишләп Нәкый Исәнбәтнең исемен атамыйбыз? Илһам Шакировның премиясен дә булдыр­дык. Берәр оешмага Нәкый ага исемен бирдекме?» – диде ул. Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ Н.Исәнбәтнең Тукай мәктәбе белән яшәгән кеше икәнлеген, Һ.Такташ белән дуслыгын, Шәехзада Бабичның аңа багышлап шигырь язуын искә төшерде. «Ул безнең бөек, энциклопедик шәхесебез», – дип белдерде.

Заманында Н.Исәнбәт шәхес­ләребезгә багышлап М.Җәлил, М.Вахитов, С.Волжская турында әсәрләр иҗат итсә, хәзер инде язучы Рафис Корбан Исәнбәт турында «Җидегәннән төшкән нур» дигән әдәби әсәр язган. Кичәдә катнашучылар бу китапка да югары бәя бирде, авторның шул заманның авырлыгын, Исәнбәтнең катлаулы язмышын ача алуын әйтте. «Р.Корбанның җидегәнчеләр турынгы китабын укып чыктым. Ул Исәнбәт язмышының катлаулылыгын ачкан, аны башкаларга аңлата алган, ул еллардагы вакыйгаларга гадел бәя биргән. Аның әсәрләрендә эчке гаделлек ята», – диде Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров. 

«Нәкый Исәнбәт» җыентыгының редакторы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова китапны хәзинә, кырык тартма белән тиңләде. «Кырык тартма дип юкка гына әйтмим, әле бик күп тартмаларга ачкыч табылмаган. Ә бер тартма үзе кырыкка бүленә. Без Миләүшәнең фидакарьлегенә дә, эшләү тизлегенә дә сокланабыз», – диде ул.

Кичәне Тинчурин театры артискасы Резедә Сәләхова алып барды. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев