Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Ярдәм яшәргә өйрәтә»

Бүген Россиянең төрле төбәкләреннән килгән сукыр һәм начар күрүче 35 инвалид тернәкләндерү үзәгендә медицина фәннәре кандидаты Дамир Галиуллин җитәкчелегендә һәм шәфкать туташлары ярдәмендә саулыкларын ныгыта.

«Ярдәм» хәйрия фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә Россия Президенты грантлары фонды тарафыннан хуплау тапкан һәм илнең 100 иң яхшы проекты исәбенә кергән «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» курслары башланды. Шушы уңайдан тернәкләндерү үзәгендә хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, фондның вице-президенты, Тернәкләндерү үзәге директоры, проектның җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова, Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Светлана Салмина катнашында матбугат очрашуы узды. 

Бүген Россиянең төрле төбәкләреннән килгән сукыр һәм начар күрүче 35 инвалид тернәкләндерү үзәгендә медицина фәннәре кандидаты Дамир Галиуллин җитәкчелегендә һәм шәфкать туташлары ярдәмендә саулыкларын ныгыта. Программа күптөрле: алар биредә мөстәкыйль яшәргә өйрәнүдән тыш, Луи Брайль системасы буенча уку һәм язу күнекмәләре, гарәп теленнән һәм башка фәннәрдән дәресләр ала, компьютер белемнәрен үзләштерә. Моннан тыш экскурсия һәм кызыклы кешеләр белән очрашулар, спектакльләр карау, музейларга, мәдәният сарайларында уза торган кичәләргә бару оештырыла. Гомумән, алганда, үзәктә укыту һәм тернәкләндерү буенча берәр айлык җиде курс эшләячәк. Курслар барлыгы 245 инвалидка исәпләнгән. Президент грантлары һәм «Ярдәм» фонды хисабына тормышка ашырыла торган әлеге проект ел ярымга исәпләнгән. 

Тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар өчен уңай шартлар тудыру өчен күп эшләнә. М.Гыйльметдинова искәрткәнчә, үзәкнең сукырларга яңа тормыш шартларына җайлашырга мөмкинлек бирүе – бәхәссез. «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» – Россиядә тиңе булмаган, уникаль проектларның берсе. Иң мөһиме – биредә сукырлар мөстәкыйль яшәргә өйрәнә. Алар курс­лардан соң ярдәмчесез ашарга әзерли, көнкүрештәге мәшәкатьләрне башкарырга күнегә, кул эшләре тота. Аларны хәтта җәмәгать транспортында йөрергә дә өйрәтәләр. Курсларны узучылар бәйләп эшләгән йомшак уенчыклар, җылы киемнәр теләсә кемне хәйран итәрлек. Моннан тыш үзәктәге курсларга килүчеләр белгеч җитәкчелегендә спорткомплекста да шөгыльләнергә мөмкин. Биредәге тренажер залларында, саунада нәкъ менә сукырлар өчен уңайлыклар тудырылган. Шул ук вакытта тернәкләнүчеләргә психолог юрист ярдәме дә күрсәтелә. Тернәкләнү узучыларның күңеленә аеруча хуш килгәне – алар үзәктә үзләренә һәрдаим игътибар, кайгырту тоя. «Килүчеләрнең барысы да курслар ахырында үзгәрә, мөстәкыйль кешегә әверелә, кыюлана. Дүрт стена арасында гына яшәргә күнек­кән инва­лид­ларның үзәктән киткәч тә аралашырдай дуслары барлыкка килә. Алар компьютер белән эш итәргә өйрәнә. Бу дөньяга чыгу өчен үзе бер тәрәзә», – ди М.Гыйльметдинова. Курсларга килүчеләргә киткәндә, Брайль шрифты белән басылган Коръән биреп җибәрү дә – сукырлар өчен аеруча зур ярдәм. 

Мәчетнең имамы, компьютер, әхлак, дин дәресләрен алып баручы Фәнис хәзрәт Миңгәрәев курсларга килүчеләр өчен зур рухи терәк һәм өлгедер. Алты яшеннән күрү сәләтен җуйган Фәнис хәзрәт башта әти-әнисенең ярдәме белән Казан ислам көллия­тен тәмамлаган. Әлбәттә, уку җиңел бирелмәгән. Бу вакытта компьютер да, башка җайланмалар да булмаган әле. Аңа дәрестә бирелгән һәр материалны кабатлап укуны кемнән булса да сорарга туры килгән. Ул әти-әнисе белән дә төннәр буе дәрес өйрәнеп утырган. Әнисе дә китапларны конспект­лап, улына ярдәм иткән. Педагоглар да, сукырларга белем бирү тәҗрибәләре булмагач, укытырга да бик теләп алынмаган. Егет «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алганда, «Ярдәм» мәчете турында ишетә. Бу вакытта үзәк оешып кына килә торган вакыт. Аллаһ йортына Гарәбстаннан Брайль системасы буенча басылган Коръән кайтартыла башлаган еллар. Ф.Миңгәрәев тә «Ярдәм»гә Коръәннәр белән танышырга килә һәм гарәп шрифтын Брайль системасында өйрәнеп чыга. Аңа Россиядә сукырларга Коръән укытуны беренче башлап җибәргән Мәликә ханымның шәкерте дәресләр бирә. Шул ук елларда «Ярдәм»дә тернәкләндерү үзәге дә барлыкка килгән. Шуннан соң инде егетнең үзенә дә биредә эшләргә насыйп була. Ф.Миңгәрәев үзәктә эшләп Россия ислам университетын да тәмамлый. Фәнис хәзрәт бик мөстәкыйль, ул гаилә корган, тернәкләндерү үзәгенә көн саен 2-3 транспорт белән үзе генә килә, төрле шәһәрләрдәге колонияләргә бара, вәгазьләр укый. Хәзрәт, имамлык эшчәнлегеннән тыш, курсларга килүчеләргә компьютер белән эш итү дәресләрен дә бирә. Биредәге компьютерларга ике төрле программа куелган. Аларның берсе һәр элементны тавыш белән хәбәр итеп бара, икенчесе исә Брайль дисплее ярдәмендә язарга, килгән текстны кул белән укырга мөмкинлек бирә. «Бу ысул ишетми, күрми торган кешеләрне үзара аралашу дөньясына алып керә. Ул инде дөньяда барган яңалыклар белән дә танышып бара ала», – ди Ф.Миңгәрәев.

Коръән-хафиз Гыймран Шигубаев та биредә дин дәресләре бирә. Аның «Ярдәм»гә килүенә тугыз елдан артык. Мин үзем дә аның «Ярдәм» үзәгендәге беренче елларын хәтерлим әле. Ул Чечен республикасыннан, 12 яшенә кадәр Бельгиядә үскән. Әти-әнисе әле дә шунда яши. Гыймранның, Бельгиядән кайтып, Чечен республикасында яши башлаган гына вакыты була. Ул якларга сукырлар җыелышында катнашырга Илдар хәзрәт Баязитов та барып чыга. Шулай итеп Гыймран да 2013 елда «Ярдәм» мәчетенә килә һәм Коръән өйрәнә башлый. Әлбәттә, балага әти-әнисе җылысыннан башка җиңел булмагандыр. Гыймран да моны яшерми. Әмма малай бар кайгыртуны биредә эшләүчеләрдән таба. Аларның ярдәме белән ул ел ярымда Коръәнне өйрәнеп чыга. Хәзер Гыймран «Мөхәммәдия»дә укый. Егет бу көннәрдә Саратовта сукырлар арасында үтә торган Коръән-хафизлар конкурсында катнаша. 

Светлана Гамбарян тернәкләндерү үзәгенә курсларга Кисловодск якларыннан килгән. Бу аның биредә өченче тапкыр булуы. Күрү мөмкинлегеннән 56 яшендә, ягъни 6 ел элек мәхрүм калган ханым биредә компьютер белән эш итәргә, дөнья яңалыклары белән танышырга, дуслары белән аралашып яшәүгә күнеккән. «Монда килгәч яңадан яшәргә өйрәндем. Ашарга да үзем әзерлим, шәһәрдә дә ярдәмчесез йөрим. Бирегә без укырга өйрәнү өчен генә килмибез, ә кабаттан яши башларга өйрәнәбез.Үзәктә күзләре начар күргән яки бөтенләй күрмәгән гап-гади кешеләр булып килеп керәбез дә иң кадерле, үз кешеләргә әвереләбез», – дип сөйли Светлана ханым.

Башкортстанның Белорецск шәһәреннән килгән Рамил Асылбаев та 47 яшеннән якты дөньяны күреп яшәүдән мәхрүм калган. Ул, Төньяк Кавказда, кайнар ноктада хезмәт иткәндә, контузия алган. Хәзер аңа – 62 яшь. 

«Тернәкләндерү үзәгенә килгәнемә шатланып бетә алмыйм. Монда безне аңлыйлар, ярдәм итәргә ашкынып торалар», – ди ул. Р.Асылбаев курайда уйнап, башкорт халык моңнары белән дә хушландырды.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев