Татарлар – тау эше остасы
Татар халкы гомер-гомергә тырышлыгы белән аерылып торган. Ата-бабаларыбыз тормышлары матди яктан авырайган чакта читкә китеп акча эшләүне гадәт иткән, алар тимер эшкәрткән, Донбасс, Кузбасс, Уралга барып күмер чапкан, җир байлыгын күтәргән, Себер киңлекләрен иңләгән.
Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Пермь шәһәре һәм Пермь крае һәм Кемерово өлкәсе татар галимнәренең Уралда һәм Кузбасста тау казу һәм тау сәнәгате тарихын өйрәнүдәге роле һәм татар шахтерларының Россия төбәкләрендә яшәүчеләрнең социаль-икътисади тормышына керткән өлеше» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды. Аның барышында «Шахтерлар – хезмәт гвардиясе», «Татар-шахтерлар. Тау эше осталары» китаплары, татар халкының Пермь шәһәре үсешенә керткән хезмәтенә багышлап үткәрелгән фәнни-гамәли конференция материаллары җыентыгы һәм Кемерово шәһәрләрендә басылып чыккан басмалар тәкъдим ителде.
Татар халкы гомер-гомергә тырышлыгы белән аерылып торган. Ата-бабаларыбыз тормышлары матди яктан авырайган чакта читкә китеп акча эшләүне гадәт иткән, алар тимер эшкәрткән, Донбасс, Кузбасс, Уралга барып күмер чапкан, җир байлыгын күтәргән, Себер киңлекләрен иңләгән. Еш кына чит җирләрдә төпләнеп тә калганнар. XIX йөз ахырында файдалы казылмалар табылу, металлургия предприятиеләрендә эшче куллар җитмәү күмер чыга торган, металл казылмалары табылган якларда татарлар нигезләгән авыл-бистәләр пәйда булуга, алардан шәһәрләр үсеп чыгуга китергән. Әйтик, Пермь губернасында да Кизел, Губаха, Гремячинск кебек шәһәрләр шушы сәбәпле барлыкка килә.
Татар шахтерлары турындагы китаплар авторы, техник фәннәр докторы, Россиянең атказанган шахтеры һәм инженеры, Пермь шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Данир Закировның тормышы да – моның ачык мисалы. Татарстанның Апас районы Дәвеш авылында яшәгән әтисе Галимҗан абзый Бөек Ватан сугышы башлануның икенче көнендә үк яшь хатынын, кечкенә өч баласын калдырып яу кырына киткәндә, Данирга нибары ике яшь, сеңлесенә дүрт ай була. Балаларга ачлык-ялангачлыкны күп татырга туры килә. Хәтта җиде яшьлек малай атлар да көтә. Данир әтисенең сугыш кырыннан кайтуын озак өметләнеп көтә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, һөнәр училищесында укыган үсмер машина-трактор станциясендә эшли башлый. Йортлары да инде нык тузган була. Гаиләдә бердәнбер ир-егет булган Данир аны, тәртипкә китереп сипли, черегән такта-бүрәнәләрен алыштыра, әмма шактый зур суммада бурычка керә. Аны ничек түләргә? 18 яшьлек егет алдына акча табу мәсьәләсе килеп баса. Данир 1958 елда ничек тә тормышны җайлыйсы килеп, акча табу нияте белән авылдашлары хезмәт куйган Урал якларына – Кизел шахталарына эшкә чыгып китә. Әлбәттә, 18 яшеннән туган йортыннан, әнисеннән аерылып чит якларга юл тоту җиңел булмагандыр. Кизел күмер бассейнында проходчик булып эшли башлаган егет үзенең алга таба техник фәннәр докторы дәрәҗәсенә ирешәчәген, Бөтенсоюз әйләнә-тирә мохитне саклау институтының (ВНИИОСуголь) директор урынбасары, шактый еллар дәвамында Көнбатыш Уралның энергетикасын җитәкләп барачагын, ягъни Көнбатыш Урал энергетиклары ассоциациясенең генераль директоры булачагын күз алдына да китермәгәндер.
Данир проходчик хезмәтенең барлык авырлыгын татый, шахтерларның ни дәрәҗәдә тырыш булуын, анда эшләүчеләрнең хезмәт урыннарына беркайчан да соңармыйча килүен, төгәллеген, бер-берсенә ярдәм итеп, бер гаилә булып эшләүләрен күреп гаҗәпләнә. Шахталарда эш куркыныч та була, ишелүләр, имгәнүләр кабатланып тора. Данир да берничә тапкыр җитди сынауларга тарый, әмма аны Раббыбыз саклап кала. Күмер катламын корыга бораулый торган булалар, шуңа да эш урыннарында һәрвакыт бернәрсә дә күренмәслек тузан күтәрелә. Ул үпкәләргә утыра. Нәтиҗәдә шахтерлар силикоз дигән профессиональ авырудан интегә. Моннан тыш җир астында, ябык аралыкта эшләү, тавыш, вибрациянең йогынтысы, һәрдаим җимерелү, шартлау дәһшәтен тою кешегә психологик яктан тәэсир итә. Шушы шартларда эшләү милләттәшләребезнең күпләп кырылуына да китергәндер. Данир Закиров силикоздан котылу юлын җиңел атлетика белән шөгыльләнүдә таба, ул йөгереп кайтуны гадәткә кертә. Смена буе бораулап, 15 әр вагонетка төяп озаткан егет, арыса да, спорт ярышларында катнаша, шахтадан чыгуга кичке эшче яшьләр мәктәбенә йөгерә. Уку егеткә җиңел бирелә, әмма эштән соң дәресләрдә утыру авыр, ул еш кына йоклап китә. Данир мәктәпне ташлап та карый, икенче елны, барлык ихтыяри көчен җыеп, яңадан парта арасына утыра. Шул ук вакытта шахтада эшләү яшь егет өчен үзе бер мәктәп була. Җитәкчелек кичке эшче яшьләр мәктәбен тәмамлаган Данирны Пермь политехника институтына укырга юллый. Шуннан соң Д.Закировның шахтада хезмәт баскычы буйлап күтәрелеше башланып китә. Мастер, баш энергетик, баш механик, «Кизелуголь»ның матди-техник тәэмин ителеше һәм транспорт производствосы берләшмәсе директоры... Татар егете читтән торып Пермь политехника институтында аспирантураны да тәмамлап өлгерә, кандидатлык, докторлык диссертацияләрен яклый.
Аз сүзле, кырысрак холыклы, төгәллек ярата торган Д.Закиров тырышлыгы, белемгә омтылышы, тынгысызлыгы аша барысына да ирешә, шул ук вакытта кайда гына хезмәт куйса да, үзенең милләтен онытмый, аларның сугышта һәм тыныч тормыштагы батырлыклары турында өйрәнеп хезмәтләр яза. Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов та милләтебезнең Д.Закиров аркылы Пермь краеның данлыклы татарлары белән танышуын ассызыклады. Ике ел элек кенә Д.Закиров Бөек Ватан сугышында милләттәшләребез кылган батырлыкларын өйрәнеп, татарлардан 378 Советлар Союзы Герое исәпләнүен тәгаенләп, «Пермские татары в боях за Родину» дигән китабын дөньяга чыгарган иде.
Д.Закиров үзе дә 1930 елларны «XX гасырда халыкларның бөек күчеш чоры» дип белдерде. Шушы елларда «коммунизм төзелеше»нә Татарстаннан гына 300 мең кеше читкә эшкә чыгып киткән. Аларның күбесе шахталарда хезмәт куйган. Халкыбыз тау-руда һәм күмер сәнәгатен үстерүдә гаять зур өлеш керткән, шахта хезмәтенең барлык михнәтләрен күреп, илне күмер белән тәэмин итүдә, тормышны алга җибәрүдә әһәмиятле көч булган. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров күмер хезмәтендә булучы татар шахтерларының хезмәте әлегәчә әдәбиятта да яктыртылмаган, тиешенчә бәяләнмәгән, галимнәр, тарихчылар тарафыннан да фәнни өйрәнелмәгән булуына басым ясады. Шахтерлар хезмәте турында китаплар, гомумән, юк диярлек иде. Гомеренең шактый өлешен күмер хезмәтенә багышлаган Д.Закиров исә Казанга шахталарда хезмәт куйган милләттәшләребез турында саллы китап алып килде. Хезмәттә якташларыбыз – исемнәре хезмәтләре белән данланган шахтерлар турында язылган. Алар арасында өч Советлар Союзы Герое, 17 Социалистик Хезмәт каһарманы, 18 данлыклы шахтер-җитәкчеләр, 11 Россиянең атказанган шахтеры, 2 Мактаулы шахтеры, 9 «Шахтер даны» билгесенең өч дәрәҗәсе кавалеры бар. Кизелдан Мансур Хәсәншин, Кузбасстан Хәмзә Мөхәммәдиев кебек геройлар, Дан орденының тулы кавалеры, Кизелле Әхәт Даутов турында киң мәгълүмат бирелә. Басманың ике бүлеге алтын табу хезмәтенә, «Березов мәгъдән учагы (рудник)»н булдыру тарихына багышланган. «Татар-шахтерлар. Тау эше осталары» хезмәтендә татарларның Колымада беренче алтынны табучылар булуы турындагы язма да игътибарны җәлеп итә. Казан губернасының Мирза авылыннан чыгып киткән крестьян Бари Шәфигуллин була ул.
Китапта шахтер династияләре турында да мәгълүмат бар, мисалга, өч татар династиясе турында язма тәкъдим ителә. Бу уңайдан Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Хәлилова Д.Закировның китаплары укучылар һәм галимнәр өчен дә тиңсез чыганак булуын белдерде. «Без Д.Закиров хезмәтләреннән алып, читтә яшәгән күп кенә шәхесләрне «Татар энциклопедиясе» басмаларына керттек», – диде ул.
А.Борһанов читтәге шәхесләребез батырлыгын мәңгеләштерү, галимә Тәэминә Биктимерова исә Урал шахта забойларында татар хатын-кызларының да эшләве турында махсус китап чыгару кирәклеген белдерде.
Утырышта татар морзалары вәкиле, Кемерово өлкәсе, Новокузнецк шәһәренең төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе, «Чулпан» мәчете имам-хатыйбы Әнвәр Әшировның китаблары «Кузбасс татарларының тарихи язмышы» китабы да тәкъдим ителде.
Сөембикә КАШАПОВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев