Рухи мирас байый
Китапларны укыганда, бөтенләй үзгә, без әлегә кадәр белгәннән күпкә аерылып торган Мәҗит Гафури, Гали Рәхим, Гали Чокрый, Галимҗан Шәрәф белән танышабыз
XX йөз башында һәм Советлар берлегенең башлангыч чорында иҗат иткән һәм татар әдәбиятының күренекле әдипләре һәм галимнәре Гали Чокрый, Мәҗит Гафури, Галимҗан Шәрәф, Гали Рәхимгә багышланган китаплар шушы көннәрдә укучылар кулына килеп иреште.
Шушы уңайдан Татарстан Фәннәр академиясендә «Милли яңарышка юл күрсәтүчеләр» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды. Китаплар берьюлы тәкъдим ителсә дә, алар ике сериядә басылып чыккан. Гали Чокрый (төзүчесе – И.Гомәров) һәм Мәҗит Гафурига (төзүчеләре – А.Ганиева, А.Хасавнех) багышланган җыентыклар «Шәхесләребез» сериясендә «Җыен» фонды тарафыннан әзерләнеп дөнья күрсә, Гали Рәхим (төзүчеләре – Л.Гарипова, Г.Ханнанова) һәм Галимҗан Шәрәф (төзүче һәм текстларны әзерләүчеләр – Э.Галимҗанова, Г.Зәйниева, Ф.Фәйзуллина, Г.Хөснетдинова) иҗатын барлаган басмалар Тел, әдәбият һәм сәнгать интитутының «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» проектын дәвам итә. Хезмәтләрнең уртак ягы: алар институтның кульязмалар һәм музыкаль мирас үзәгендә сакланган, җәмәгатьчелеккә әлегә кадәр мәгълүм булмаган кулъязма материалларга, документларга нигезләнеп әзерләнгән.
Татар мәдәнияте һәм әдәбияты XX йөзнең беренче яртысында,аеруча 20-30 елларда гаять катлаулы каршылыклы үсеш кичерә. Бу чорда әдәбиятка һәм сәнгатькә, журналистикага талантлы яшьләр күпләп килә. Алар арасында Гали Рәхим һәм Галимҗан Шәрәф тә бар, икесе дә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. Бай гаиләдә туып-үскән Г.Рәхим Мәскәү сәүдә институтын тәмамлый, Г.Шәрәф исә Петербург тимер юл инженерлар институтында өч ел гына булса да укып кала, революция булгач, белем алуы туктала. Алар икесе дә шактый еллар Шәрык педагогика институтында укыта. Г.Рәхим язучы, әдәбият галиме булып танылса, Г.Шәрәфне тел галиме, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче буларак беләбез. «Фаҗигале язмышлы шәхесләрнең үз чорында иҗатлары зур яңгыраш ала, алар бүген дә әһәмиятен җуймаган. Аларның мирасын ачу, яңа кыйммәтләрне җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү зур әһәмияткә ия. Моннан тыш Г.Рәхим белән Г.Шәрәфнең иҗаты 1920 елларның кырыслыгын, кешелексезлеген ачарга ярдәм итә», – диде Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов. Төрле өлкәдә халкыбызга хезмәт куйган бу шәхесләр коточкыч репрессиягә дучар була. Озак еллар төрмә камералары аша үтеп, сәламәтлекләрен югалтып кайталар һәм бик яшьли бакыйлыкка күчәләр. Г.Рәхимгә – 51, Г.Шәрәфкә 54 яшь була. Г.Рәхимнең китапта тәкъдим ителгән мәкаләләре аның искиткеч тирән фикерле, киң колачлы шәхес булганлыгын тагын бер тапкыр исбатлый. «Г.Рәхим, драма әсәрләре белән танылганнан соң, әдәби тәнкыйтькә, әдәбият фәненә килә. 1920 нче еллар башында тарихчы Газиз Гобәйдуллин белән берлектә «Татар әдәбияты тарихыннан материаллар» җыентыгын әзерли. Ул татар әдәбиятын яңача өйрәнү концепциясенә нигез салучыларның берсе булып таныла. Без бүген дә аның хезмәтләренә мөрәҗәгать итәбез», – диде китапка кереш мәкалә авторы Гөлназ Хөснетдинова.
Тел галиме, сәясәтче Г.Шәрәф – «Идел-Урал» штатын төзү омтылышы белән йөргән кешеләрнең берсе. «Бертуган Шәрәфләрнең мирасын кайтару мәсьәләсе тарихи-мәдәни мәйданда күптәннән актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бәлки киләсе елга бертуган Шәрәфләрнең «Җыен» нәшриятында тагын бер китабын эшләргә мөмкинлек булыр. Гомумән алганда, архивларда, кулъязмаларда сакланган, әлегә кадәр билгесез материалларны туплап, шәхесләрне яңадан мәйданга чыгару, татарларның милли үзаңын ныгытучы бер фактор буларак күрсәтү ул зур әһәмияткә ия», – дип ачыклап үтте әдәбият галиме, Татарстан Фәннәр Академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина.
Китапларны укыганда, бөтенләй үзгә, без әлегә кадәр белгәннән күпкә аерылып торган Мәҗит Гафури, Гали Рәхим, Гали Чокрый, Галимҗан Шәрәф белән танышабыз. Җыентыклар әлеге әдипләрнең бүгенге мәдәни кырда яшәгән иҗат портретларын, аларга карашны үзгәртә.
Галимә мисалга Мәҗит Гафурины китерде. Без аның «Юктырсың ла, Алла, әгәр булсаң...» шигырен өйрәнеп үскән буын. Әмма китаптагы М.Гафури – бөтенләй башка шәхес. «Ул динне, исламны тирәнтен белүче, үзенең милләтенә хезмәт итеп әдәбиятка килгән милләтпәрвәр, гаять зур шагыйрь буларак ачыла», – диде Д.Заһидуллина. Галимә – китапның фәнни мөхәррире буларак язылган кереш сүз авторы да. Ул анда язучының иҗатына тирән анализ бирү белән бергә әдипне милләте буенча тарткалау мәсьәләсенә дә кагылып үтә. «М.Гафури иң билгеле шәхесләр рәтендә булса да, аның иҗатына карата берьяклы карашның да җуелып беткәне юк. Шиксез, совет чорының милли сәясәтендә М.Гафурины, милләтен күрсәтми генә, башкорт әдәбиятының классигы дип бәяләү иҗатка ниндидер саграк мөнәсәбәт китереп чыгара, – дип яза галимә. – 1924 елда гына үз рәсми язуын булдырган тугандаш халыкның әдәбият тарихын тудыру омтылышларына аңлап карау үз өлешен керткәндер: М.Гафурига «татар-башкорт әдәбиятлары классигы» дигән бәя урнаша. Монда хилафлык юк. Хилафлык – аның шигырьләрен башкорт теленә әйләндереп тә, татарчадан күчерелгәнен күрсәтмәүдә, шагыйрьнең милләтен телгә алмауда, аның эшчәнлеген башкорт җәмәгать эшлеклеләре, зыялылары белән аралашуга басым ясап шәрехләүдә, инде килеп – бернинди нигезсез аны башкорт милләтенең улы итеп күрсәтергә омтылышларда». Мәҗит Гафури турындагы китапның фәнни мөхәррире Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Ганиева М.Гафуриның беренчеләрдән булып милли темаларны күтәрүен искә алды, үзен татар милләтенә багышлаган шагыйрь буларак танытуын искәртте. Аннан соң миллият мәсьәләләрен Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев кебек шәхесләр югарырак үсешкә җиткерә. А.Ганиева шулай ук мирасханәдә М.Гафуриның кулъязмалары саклануын белдерде. Аларны язучының улы әтисенең васыяте белән алып килеп тапшырган.
«Гали Чокрыйга багышланган хезмәттә аны татар суфыйчылыгының яңа бер моделен төзегән, шуны башкарган һәм туктаусыз дингә, белем-мәгърифәткә хезмәт итеп, суфичылык идеяләрен үзе яшәгән яңа бер юнәлештә үстерә алган шәхес һәм зур язучы, шагыйрь буларак күрәбез. Төзүче тарафыннан басмага Г.Чокрыйның шигъри әсәрләре тулысынча әзерләнеп кертелсә, язучының фәнни-публицистик хезмәтләре бик аз өлеше генә тәкъдим ителгән. «Г.Чокрый буенча әле өченче, дүртенче китапларыбыз дөнья күрер, «Милли-мәдәни мирас» сериясеннән тагын бер хезмәт планлаштырабыз, бәлки аны киләсе елга ук тәкъдим итәрбез», – диде Д.Заһидуллина.
Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирасы үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров Г.Чокрый тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Ул Г.Чокрыйның тулы исеме – Мөхәммәтгали Габдессалих улы Киеков булуын, әдәби тәхәллүсе туган авылы Иске Чокыр авылына нисбәтле алынуын искәртте. Татар-башкорт мәдәниятләре өчен шактый күп эш башкарган һәм әдәбиятлары үсешенә үзеннән зур өлеш керткән шагыйрь, үз чорының дини рухание, XIX гасырның күренекле мәгърифәтчесе. Аның татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихында үз урыны бар.
«Г.Чокрый тумышы белән шактый күренекле нәсел вәкиле. Аның ата-бабалары нәсел-нәсәбенең башы Чыңгыз ханның гаскәр җитәкчеләреннән саналган Майкы би (Байкы би) дигән шәхескә барып тоташа. Ул бер әсәрендә үзеннән алып шушы Майкы бигә хәтле нәсел шәҗәрәсен китерә. Анда 20гә якын буын искә алынган», – ди И.Гомәров. Тарихи мәгълүматлар буенча Майкы би гаскәре Җучи белән берлектә Урал таулары аша Идел буйларына кадәр барып җитә, бүгенге Мөслим, Минзәлә якларына кадәр килеп урнаша. «Г.Чокрыйның иҗаты тулысынча татар телендә. Бүген без башкортныкы дип белгән телдә бер генә җөмләсе дә юк. Аерым бер башкорт белгечләре «татар телендә язган» дигән сүзне кулланмас өчен «хикмәтле» аңлатмаларга бара: татар телендә түгел, Идел буе төрки телендә язган, диләр. Шул ук вакытта «Идел буе төрки теле урта гасырлар яки XIX йөз әдәби татар теленнән кайсы ягы белән аерылып тора соң?» дигән сорауга беркемнең дә аңлаешлы җавап биргәнен әле очратканыбыз юк», – диде галим.
Гали Чокрый татар сүз сәнгате тарихында мул иҗатлы әдип санала. Аның барлык язганнарын туплаганда, берничә томлык китап хасил булыр иде.
Өч дистә еллар тирәсе элек оешкан, бернинди финансларга ия булмаган «Җыен» фонды башта «Таиф», соңрак «Татнефть» ярдәме белән биниһая олуг хезмәтне алып баруын да билгеләп үтәргә кирәктер. Хәзер инде фонд чыгарган китаплар 90 нан артып киткән. «Җыен» фондының элгәре еллардагы эшчәнлеге Миркасыйм Госманов, соңрак Туфан Миңнуллин исемнәре белән бәйле булса, хәзер исә мирасыбызны халыкка кайтару эшен фонд директоры Фоат Рәфыйков, Татарстан халык язучысы, фонд рәисе Разил Вәлиев алып бара.
Утырышта Башкортстаннан «Мәҗит Гафури – XXI гасыр» мәдәният фонды советы рәисе, язучының кече оныгы Халит Гафуриның җәмәгате Люция Камаева да катнашты. Ул җыенга фондлары чыгарган күп кенә китапларны да алып килгән иде. Люция ханым Р. Вәлиевкә М.Гафури медален тапшырды. Ул – фонд советы карары нигезендә бирелә торган иҗтимагый бүләк.
Сөембикә КАШАПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев