Пермь крае – татар төбәге
Ф.Ислаев Пермь краеның татар халкы өчен чит җирләр булмавын искәртә. «Бирегә татарларның беренче дулкыны Идел Болгарстаны заманнарында ук күчеп утырган».
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында «История татарских деревень Октябрьского городского округа Пермского края» дигән китапны тәкъдим иттеләр. Аның автор-төзүчесе һәм фәнни редакторы – тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев.
Хезмәт – Пермь якларында татарларның, алар гомер кичергән авыл- бистәләрнең килеп чыгышы тарихын өйрәнүнең беренче омтылышы. Китапта төбәктә яшәгән милләттәшләребезнең этник үзенчәлеге, күчеш процесслары күп гасырлар элек булган вакыйгаларга бәйләп аңлатыла һәм төрле чыганаклар ярдәмендә округның 23 авылы тарихы бәян ителә, аларның нигезләнү вакыты төрле материаллар белән дәлилләнә. Хезмәттә шулай ук авылларның үткәннәре ил тарихындагы күп кенә вакыйгаларга бәйләп алып барыла. Әйтик, колхозлашу еллары, репрессияләр, мәчетләр язмышы, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре һ.б. китапта әһәмиятле урын алып тора.
Галим Пермь якларындагы татар авылларын өйрәнү белән 1990 нчы еллардан башлап шөгыльләнгән һәм әһәмиятле документлар тапкан. Пермь татарларының 1963 нче елгы писцовый кенәгә язмалары һ.б. архив документлары моңарчы аз билгеле булган мәълүматларны тәгаенләргә ярдәм иткән.
Ф.Ислаев Пермь краеның татар халкы өчен чит җирләр булмавын искәртә. «Бирегә татарларның беренче дулкыны Идел Болгарстаны заманнарында ук күчеп утырган. Алар су юлы белән килеп, яңа җирләрне үзләштергәннәр. Руслар бу якларга күчеп килгән вакытта, хәзерге Пермь крае биләмәләрендә иң яхшы чәчүлек җирләр татарларныкы булган», – диде галим. Казанның алынуы Пермь татарлары яшәешен дә үзгәрткән. Казан ханлыгының мөстәкыйльлеге бетү Россия дәүләтенә Урал буйларына да актив үтеп керергә мөмкинлек биргән. Патша хакимияте яңа җирләрне үзләштергәндә, көньяк биләмәләрдә яшәгән татарлар белән очрашкан. Нәтиҗәдә Пермь якларына үтеп керү акрынайган.
Басма ике өлештән тора. Аның икенче бүлегендә татар авыллары турында мәкаләләр тупланган. Аларны авторлар коллективы әзерләгән. Бу материаллар аша авылларның, барлыкка килү вакытыннан алып, хәзерге заманга хәтле булган мөһим вакыйгалары белән танышырга мөмкин.
Сөембикә КАШАПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев