Сүз һәм гамәл рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әстерхан өлкәсендә татар теле укытучылары өчен бәйрәм оештырылды
Әстерхан өлкәсе “Дуслык” татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев татар теле укытучыларын һәр ел саен Укытучылар көне һәм Яңа ел белән котлап төрле чаралар уздыра.
-
Төркиядәге татарлар берләшә
Гөлназ Җиһангирова бишенче ел инде Төркиянең Ак диңгез районында, Антальяда яши.
-
Җиргән авылында Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) гә бюст куелды
Кичә, 27 август көнне, Башкортстан республикасы Мәләвез районы Җиргән авылында бөек шагыйрь, беренче гильдия сәүдәгәр, меценат Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) гә бюст куелды. Сынны Башкортстанда туып үскән сынчы Илдус Закиров ясаган.
-
Алабугада җәядән ук ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турниры узды
Алабугада җәядән ук ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турниры узды. Ярышлар тарихи урында - федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булган Алабуга шәһәрчегендә оештырылды.
-
Төмән татарларының «Себер бавырсагы» фестивале җиңүчеләре билгеле
«Себер бавырсагы» зур гастрономик фестивале дүртенче ел рәттән кунакларын, катнашучыларын, тамашачыларын җыйды. Прииртышский бистәсендә урнашкан «Сибиряк» спорт комплексы территориясендә бәйрәмнең төп вакыйгасы - бавырсак әзерләү буенча ярышлар узды.
-
Киләсе елда Чечен Республикасының Шелково районында Сабантуй оештырылачак
30 июнь көнне Грозный шәһәрендә “Сабантуй” милли бәйрәме узды.
-
Алексеевскида «Туган телем – хәзинә» чарасы Алсу Нәҗметдинова иҗатына багышланды
Алексеевск районы үзәгендә Балалар сәнгать мәктәбендә «Туган телем – хәзинә» дип аталган Алсу Нәҗметдинова иҗатына багышланган кичә узды. Алсу районда билгеле шәхес, шактый еллар район мәктәпләрендә балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. Шул ук вакытта әдәбият-сәнгать өлкәсендә дә үзен сыный.
-
Тубылда «Искернең тарихи язмышы» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була
2 августта Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә «Искернең тарихи язмышы» XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була. Ул Себер татарларының «Искер җыены» XIV Халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале кысаларында уза. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Ташкентта беренче тапкыр “Татар кызы” республика бәйгесе узды
Ташкентта беренче тапкыр татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оештырган “Татар кызы” республика бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә Үзбәкстан башкаласыннан һәм төбәкләреннән 8 кыз катнашты.
-
Балага исем кушу
Исемнәр һәм аларны кушу турында сорауларга Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирде.
-
Казан университетының Татар Халык хоры Азәрбайҗанда татарлар белән концерт куйды
Казан (Идел буе) федераль университетының Татар Халык хоры Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә гастрольдә булды. Халыкара, бөтенроссия һәм республикакүләм бәйгеләрдә җиңү яулаган студентлар коллективының «Җыр керсен күңелгә» дип исемләнгән концерты Бакуның Халыкара Мугам үзәгендә (Beynəlxalq Muğam Mərkəzi) оештырылды. Концертның икенче өлешендә җирле татарлар да катнашты.
-
Төркиядә яшәүче татар кызы Ахсен Селин сыйныфташларын татар биюләренә өйрәткән
Төркиянең Эрзурум шәһәрендә икенче сыйныфта укучы татар кызы Ахсен Селин Бастабан, Татарстанда өч ай булып кайтканнан соң, сыйныфташларын татар биюләренә өйрәткән. Бу хакта Төркиянең Анадолу агентлыгы хәбәр итә.
-
«Хозур ТВ» телеканалы Россиядә үз тапшыруларының географиясен киңәйтә
Интернет һәм кабельле челтәрләрдә тапшырулар алып баручы «Хозур ТВ» телеканалы мөселман телевидениесе Россиядә үз тапшыруларының географиясен киңәйтүне дәвам итә.
-
Наилә Ахунова: Борис Вайнер татар әдәбиятын һәм фольклорын популярлаштыра
Шагыйрә, тәрҗемәче Наилә Ахунова шагыйрь, тәрҗемәче, драматург Борис Вайнерның әдәбиятка күп еллар өлеш кертүен, яшь укучыларны әхлакый-эстетик тәрбияләвен, тәрҗемәләр ясавын әйтте. Бу хакта ул Габдулла Тукай музеенда Тукай Дәүләт премиясенә әдәбият өлкәсендә булган кандидатларның иҗатлары турында фикер алышуда әйтте.
-
Дубайда төрле илләрдән 300дән артык кунак катнашында Fashion Iftar узды
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә 300дән артык кунак катнашында, Казан үрнәгендә, дресс-код һәм мәдәни программаны берләштергән беренче Fashion Iftar узды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.