Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

“Татарлар: үз өемдә – үз көем” радиотапшыруының чираттагы чыгарылышы әзерләнә

2025 елның 28нче гыйнварында Чүпрәле районына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов эшлекле сәфәр кылды.

Сәфәренең максаты – “Татарлар: үз өемдә – үз көем” дип исемләнгән радиотапшыру әзерләү иде. Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм “Радио России – Татарстан” каналында эфирга чыга, – дип яза Татар конгрессы

Сәфәр кысаларында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров белән очрашу узды. Очрашуда Чүпрәле районының республика тормышында тоткан урыны, әһәмияте, үзенчәлеге, районның бүгенге күрсәткечләре, социаль-көнкүреш хәле, демография мәсьәләләре, хакимият алдында торган бурычлар һәм хәл ителәсе проблемалар турында бик эчтәлекле интервью үткәрелде.

Шулай ук райондагы төбәк тарихчысы Иршат Закиров, мәгариф идарәсе җитәкчесе Газинур Халиуллов, имам-мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов белән дә сөйләшүләр алып барылды.

Очрашу ахырында район башлыгы Марат Гафаров белән Бөтендөнья татар конгрессының 2025 елда республика районнары белән эшләү планы турында сөйләшү узды. Алдагы чараларны, киңәшмәләрне оештыруга теләктәшлек белдерелде, тыгыз, нәтиҗәле эшчәнлек өчен рәхмәтләр әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев