Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Татарны кайчаннан беләләр?

Башкалабыз Казанда VI халыкара Евразия далалары археологиясе конгрессы уздырылды.

Конгресс кысаларында Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Евразиянең урта гасырлар тарихында татарлар: чыганаклар белеме» дигән «түгәрәк өстәл» үткәрелде. Гади генә әйткәндә, анда татар атамасы чыганакларда кайсы гасырлардан башлап, ничегрәк телгә алына, дигән мәсьәлә куелды. 


Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге мөдире Илнур Миргалиев хәбәрчебезгә шул хакта бәйнә-бәйнә сөйләде:

 – Әлеге «түгәрәк өстәл» – зур проектның бер өлеше генә. Мондый сөйләшүләрне без инде берничә мәртәбә үткәрдек. Гомумән, без ике зур проектка алындык. Шуның берсе – Казан ханлыгы. Беренчедән, Казан ханлыгы буенча белгечләр бик аз. Икенчедән, Казан ханлыгы буенча яңа мәгълүматлар табу авыр. Шуңа күрә төрле милләт галимнәрен җәлеп итеп, Казан ханлыгы буенча коллектив монография чыгарырга исәп. Тагын бер зур бурыч – татар исеме кайдан килеп чыкканлыгын ачыклау мәсьәләсе. Бу атама кемнәрне белгерткән, нинди мәгънәләрдә кулланылган?.. Күрәбез ки: бу исем җәһәтеннән бик күп манипуляция бар. Сәясиләштерү дә аз түгел. Татарны күралмаган даирәләр байтак. Болар, әлбәттә, фәннән ерак, әмма халык башын бутыйлар. СССР вакытында болгарчылык омтылышы көчәеп алды. Бигрәк тә КПСС Үзәк Комитетының 1944 елгы мәгълүм карарыннан соң, татар галимнәре куркып калды. Турыдан-туры тыелмаса да, Алтын Урданы өйрәнү кирәкмәс темага әйләнде. Идел буе Болгарстаны «төрләндерелде». Хәтта татар атамасын болгар атамасына алыштырырга йөрүчеләр булды. Исемебез турында әйтелгән күп нәрсәләр – штамп һәм уйдырма. Имеш, «татар» сүзе вәхши дигәнне белгерткән. Күп кенә тарихи язмаларда барча тискәре нәрсәне татар өстенә якканнар. Революциягә хәтле урыс тарих язучылары бу атаманы нык төрләндергән. 1917 елдан соң да СССР тарихчылары «татар-монгол изүе» дип күп язды. Аның тәэсире бүген дә бар. Татар исеме берүк вакытта «зонтик термин» (гомуми, җыеп торучы), политоним (дәүләт мәгънәсендә), экзоэтноним (читтән кушылган исем), эндоэтноним (үзатама) буларак та кулланылган. Хәтта берүк авторның хезмәтендә шулай төрлечә кулланылырга мөмкин. Язма традициядә, гомумән, күчмә төркиләрне белгерткән. Аннан соң һәр халыкның, әйтик, кытайларның үз милли язма традициясе бар. Әлегә татар исеме теркәлгән иң борынгы язма – кытайларда. Аңа 1600 ел. Бу атама кимендә шул хәтле яшәп килә, димәк. Аннан соң татарлар гарәп, фарсы, Кавказ халыклары чыганакларында күренә. Госманлылар, урыс елъязмалары һәм латин теле нигезендә булган төрле Европа халыклары кулланган. Әйтик, грек телендә «тартар», ягъни җәһәннәм мәгънәсендә йөргән. Тик мондый мәгънә бөтенесенә таралмаган.

Аннан соң, язма традицияләрдән тыш, гасырлар дәвамында бу атамага нинди мәгънәләр салынган. Урта гасыр авторларының да бу мәсьәләгә ачыклык кертәсе килгән. Әйтик, фарсы тарихчысы Рәшидеддин, татар исеме ни өчен борынгыдан шул хәтле киң таралды икән, дип сорау куя да, үзе үк, татарлар көчле иде, зур, куәтле дәүләтләр тота иде, шуңа күрә күпләр үзләрен татар дип йөри башлаган, дип җавап бирә. Безнең заманда монголлар көчле иде, шул сәбәпле күпләр үзләрен монгол дип йөри башлады, тик алар монгол түгел, дип аңлата. Кыскасы, бүтәннәр дә көчле кабилә исемен ала. Аннан соң татар исемен йөрткән халыклар, авырлыклар килеп чыккач, төрле дәүләтләр корган. Әйтик, кимәк каһанлыгы. Хәтта якутларның бик күп версияләрдәге «Таатар-тайма» дигән риваятьләре бар. Аларның беренче бабалары шундый исемне йөрткән. Мондый хәл татар исемле халыкларның күбесе төрки булуын күрсәтә. Күп халыкның этногенезында татарлар бар. Бу хәл тарихи чыганакларда, фольклорда яхшы күренә. Әле бу Чыңгызханга хәтле булган хәлләр. Билгеле, Чыңгызханнан соң татар атамасы тагын да ныграк тарала. Мәскәү галиме Курбатовның топонимнар нигезендә язылган бик яхшы мәкаләсе бар. Ул анда, җиденче гасырдан соң, бу исем киң тарала башлый, дип яза. Әлеге атама Япония, Корея, гомумән, Ерак Көнчыгыштан алып Балканга хәтле таралган. Икенче мәртәбә ныклап таралуы чыңгызыйлар яуларына бәйле. Әйтик, чыңгызыйлар Кытайда корган Юань империясендә бу исем нык кулланыла. Иран биләмәләрендә, Хулагу империясендә һәм, әлбәттә, Алтын Урдада киң файдаланыла. Дөрес, Чыгатай олысында таралмый. Ни сәбәпле? Әле моны беркемнең аңлатканы юк. Шунысы сәер: Чыңгызхан дәүләт корганнан соң монгол атамасын ала, шушы исемне тарату өчен дәүләтнең бөтен көчен куллана. Тик татар исеме бетми, киресенчә, өстенлек ала. 

Иң борынгы төрки чорны – 6-8нче гасырларны алсак, төрек, уйгур, кыргыз һәм татар дигән төрки исемнәрне күрәбез. Соңрак шушы дүрт исемнән башка төркиләр таралып китә. Беренче төркиләр Алтай буйларында, Себергә кадәр, Кытайның төньяк өлешендә, Монголия территориясендә формалашкан. Менә шушы дүрт халык арасында беренче урында татарлар тора. Жуан-жуан империясендә үк татарлар булган. Борынгы төркиләрне күчмә халыклар гына булган икән дип карарга ярамый. Беренчедән, төркиләр киң биләмәләрдә, икенчедән, авыр ландшафтлы төшләрдә, таулы-чокырлы җирләрдә, өченчедән, алып сатуга бәйле сәүдә юлларында барлыкка килгән. Алып сату, тимерчелек, кыскасы, игенчелек белән дә, терлекчелек белән дә (әйтик, ат асрау, өзәңге ясау, тауар ташу) шөгыльләнгән. Төркиләр гел дәүләт корып яшәгән. Төркиләрнең дәүләт формалары төрле булуы күренә. Тугыз татар, утыз татар кабиләләре булган. Халык кинәт кенә барлыкка килми, әүвәл башка халыклар эчендә яши.

Госманлы дәүләтенә дә татарлар нигез салган, Госман татар булган, дигән караш бар. Кай кабиләсе сәлҗүкләр җиренә – Анатолиягә, Византия белән чик буена килеп утыра да, тора-бара бөтен Анатолияне кулга алып, Госманлы дәүләте төзи, кайлар татардан, дип әйтә Әүлия Чәләби. Чынлап та, Госманлы чыганакларында татар атамасы бик күп кулланыла. Аларда татари дигән ям системасы була. Бүген аны гади генә, почта йөртү, дип аңлатсалар да, борынгы заманда ул югары катлауларны аралаштыру, дәүләтара мөнәсәбәтләрне көйләп, хәбәрләшеп торуны белдергән. Бу системаны татарлар керткән, исеме шуннан калган. Анатолия җирендә – Балкан яклары, Әдирнә буйларында Алтын Урдадан күчкән татарлар булса, Анатолиянең көнчыгышында Хулагу империясеннән, илханнардан калган татарлар, Эретна атамалы татар билеге булган (башкаласы – хәзерге Кайсәри). Соңыннан Анатолияга кырым татарлары күпләп күчеп утыра, казан татарлары соңрак барып урнаша. Анда татар катламы төрле-төрле. Бу мәсьәләне өйрәнәсе бар.

Гарәп чыганакларына килсәк, әлбәттә, иң беренчесе – Алтын Урдага бәйле Мисыр, мәмлүкләр дәүләте, Хулагу империя­се, илханнар белән сугыш. Татар-магул исеме җыеп торучы атама булганмы – моны да ачыклау сорала.

Беренче төпле төрки тарихи язмалар Урта Азиядә языла. Анда инде татар атамасы нәсел, ыру (клан), кабилә сис­темасын аңлаткан. Түбә, кабилә, ыру дигән төшенчәләрдә тарала. Әйтик, казахларда борынгы татарлардан торган алчын дигән бик зур кабилә бар. Күп Урта Азия халыкларындагы кабиләләр эченә татар түбәсе кергән. Моны ничек аңлаырга? Бу да мөһим. Фәндә проблема кую һәм шуңа җавап табу зарур.

Әрмән чыганаклары бик бай, бик күп. Алар нигездә чыңгызыйларга бәйле. Әрмән җире илханлыларга буйсынган. Алтын Урда илханлылар белән сугышып торган. Әрмән кенәзләре хулагулар тарафдарлары булган, ярлыклар алган. Шушы системада булгач, татар исемнәре дә алганнар, татарлар белән өйләнешкәннәр. Аш-суларында татар атамалары бар.

Унбишләп юнан телле тарихи әсәрләрендә татар исеме, татарлар турында язылган. Алар татарны белгерткәндә скиф атамасын да, татар атамасын да кулланган. Тартар сүзе нигездә дини төшенчә буларак файдаланылган. Латин чыганаклары бик күп һәм күләмле. Чөнки бөтен Европа латин телендә язган. Латин чыганакларында татар атамасы нигездә чыңгызыйларга бәйле. Үз заманында чыңгызыйлардан бөтен Европа куркып кала, аларның кем, нинди икәнен, кайдан чыкканын беләселәре килә. Югыйса, ул вакытта тәре походлары шаулап торган, мөселман дәүләтләрен талап торган Европаның көчле чагы. Кинәт кенә көнчыгыштан бер халык килеп чыга да боларның үзләрен басып ала башлый. Ул вакытта бик көчле булган венгр дәүләтен җимереп ыргыта һәм, Үгәдәй үлгәч, кинәт кенә кире кайтып китә. Соңрак Папа, Польша, хәтта Скандинавия белән мөнәсәбәтләр корыла. Кырым аша Венеция һәм Генуя, итальяннар белән алып сату китә һәм татар исеме бик киң тарала. Диңгез юллары аша да сәүдә итешү башлангач, Яңа Дөнья (Новый Свет), Америка кыйтгалары табылгач, карталарга татар атамасы кереп китә: Магна Татария, Индийская Татария... XVIII-XIX карталарында бу атама әле еш күренә. Ягъни татар исеме Алтын Урда җимерелгәннән соң да, башка мәгънәләр алып яши биргән.

Чит халыклар арасына төрле сәбәпләр аркасында барып утырган һәм үзен саклаган татарларыбыз бар. Мәсәлән, Польша, Литва һәм Беларусь җирләрендә татарлар әле дә яши бирә. Аларга да Липка кебек исем такканнар, әмма алар үзләрен фәкать татар дип кенә атаган һәм әле дә атый. Тевтон рыцарьларын Җәләлетдиннең татар гаскәрләре җиңүен дә онытмыйк. Добруджада татар анклавы булган, әле дә барлар. Гомумән,Европада татар эзе нык сакланган.

Урыс елъязмаларында да татар исеме күп очрый. Елъязмалардан тыш, ул дәүләт актларында да күп. Алтын Урданың да дәүләт исеме Татары яки Орда дип кулланылган. Бу җәһәттән әле урыс чыганакларының ныклап өйрәнелгәне юк.

Әлегә татар атамасының нәрсә белдергәнен ышандырырлык итеп аңлата алмыйбыз, берничә версия яши. Кемдер «ят кеше», кемдер «күнче, тире эшкәртүче»... дип аңлатма бирә. Кашгари сүзлегендә дә төгәл мәгънә әйтелмәгән. Бәлкем бу уңайдан да дәлилле итеп аңлата торган чыганак табылыр. Бөтен чыганакны җыеп, күбрәк нинди мәгънәдә кулланылганы ачыклыйсы бар. Шуңа күрә әле мондый «түгәрәк өстәл»ләр, конференцияләр тагын булачак.

Рәшит МИНҺАҖ язып алды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев