Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Сүз һәм гамәл

Илсур Метшин: «Илһам Шакиров – татар халкының байлыгы, аның исеме мәңгегә тарихыбызга язылып куелган»

Филармониядә күренекле башкаручы истәлегенә багышланган концерт узды.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең халык һәм атказанган артисты Илһам Шакиров истәлегенә багышланган концерт узды. 15 февральдә мәшһүр җырчыга 90 яшь тулган булыр иде. Концерт программасы Илһам Шакиров язмышына һәм иҗатына багышланды. Бирегә җыелганнарны ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сәламләде. Татар эстрадасы артистларының чыгышын Казан мэры Илсур Метшин хатыны Гөлнара ханым белән бергә карады, – дип яза Казан Мэриясе.

Илһам Шакиров язмышына һәм иҗатына багышланган кичәгә 600 дән артык кеше җыелды. Алар күренекле мәдәният эшлеклесен искә төшерергә һәм башка артистлар башкаруында аның мирасыннан ләззәт алырга килгәннәр. Концертның өч блогына татар җырчысының халык, классик һәм эстрада җырлары кергән.

Программада – РФ атказанган артистлары Салават Фәтхетдинов, ТР халык артистлары Фердинанд Сәләхов, Әсхәт Хисмәтов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Вил Усманов, Эльмира Кәлимуллина, Филүс Каһиров һәм башкалар чыгышлары. Татар халкының «Иске кара урман», «Уел», «Рәйхан», «Гармунчыга», «Ак калфак» җырлары, шулай ук композиторлар Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Резеда Әхиярова музыкасына җырлар, Нәҗип Җиһанов һәм башка классикларның әсәрләре яңгырый. Кичәне алып баручылар – Татарстанның атказанган артистлары Ришат Әхмәдуллин һәм Резеда Сәләхова.

«Илһам Шакиров башкаруындагы җырлар – татар мәдәниятенә көйләү өчен камертон кебек. Татар җырының асылын, анда халык күңеленең ничек чагылганлыгын тоясың килсә, Илһам абыйның ничек җырлавын тыңла. Без радионоктадан аның тавышын тыңлап үстек һәм моң сеңдердек. Соңрак миңа аның белән шәхсән танышу бәхете тиде, аның гадилеге, анда «йолдызлык»ның бөтенләй булмавы һәм бик яхшы юмор хисе таң калдырды. Илһам Шакировны бөтен дөнья татарлары, һәм татарлар гына да түгел, белә һәм кадерли, чөнки җырчының таланты, син аның нинди телдә җырлаганын аңлыйсыңмы, юкмы икәнлегенә карамастан, хатасыз таныла. Илһам Шакиров – татар халкының байлыгы, татар эстрадасы патриархы, аның исеме тарихыбызга мәңгегә язылып куелган», – дип саный Казан мэры Илсур Метшин.

Илһам Шакиров 20 ел дәвамында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аның әйдәп баручы солист-вокалисты була. Мәшһүр җырчы үзенең бөтен гомерен татар милли музыка сәнгатенә багышлаган.

Илһам Шакиров сәнгать өлкәсендә «Алтын Аполлон» югары бүләгенә ия булган, 1986 елда «Халыклар Дуслыгы» Ордены белән бүләкләнгән, ТР Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты булган.

Җырчының репертуары татар композиторлары әсәрләреннән тора, халык җырлары белән беррәттән ул классика да башкара, романслар да җырлый. Илһам Шакиров ярты гасырдан артык зур концерт эшчәнлеге алып барды, Советлар Союзының, Россия Федерациясенең күп кенә шәһәрләрендә, шулай ук чит илләрдә гастрольләрдә булды. Аның чыгышлары һәрвакыт зур уңыш белән үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев