Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Тукайны олылаган әдип

Г.Тукайдан 17 яшькә генә кече булган Ә.Фәйзи ул жанрларны тагын да үстергән. «Аның кебек, әдәбиятның барча жанрларына да үтеп кергән язучылар XX гасырда, бәлки, юктыр. Алар хәзер дә сирәк. Әхмәт Фәйзи поэзия, проза, драматургия, опера һәм балет сәнгатендә, тәрҗемә, әдәби тәнкыйть, балалар әдәбияты өлкәләрендә актив эшләгән», – диде Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат.

Бу көннәрдә җәмәгатьчелек танылган әдип, драматург, шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист, тәрҗемәче, либреттолар авторы, кыска гына гомерендә мул иҗат калдырган Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел тулуны билгеләп үтә. Шушы уңайдан әдәби музейда «Тукай хәятына чумып...» дип исемләнгән кичә узды, галимнәребез, язучыларыбыз әдипнең иҗатын, тормышын күз алдыннан үткәрде.

Әхмәт Фәйзинең иҗатына һәм тормышына багышланган кичәнең нәкъ менә Тукай әдәби музеенда үтүенең үз сере бар. Ул – Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнгән шәхес. Г.Тукай музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова, кичәне башлап җибәргәндә үк, катнашучыларның игътибарын әдипнең 1930 елларда, беренчеләрдән булып, шагыйрь образын «Тукай Җаекта» һәм «Тукай» дигән пьесаларында чагылдыруына, «Тукай» кинолибреттосын язуына юнәлтте. «Әхмәт Фәйзи, гомумән, унлап әсәрен Тукайга багышлый. Бу аның Тукайга соклануын күрсәтә. Әхмәт Фәйзи Тукай образы аша аның иҗатын да буыннан-буынга тапшыра», – диде Г.Төхвәтова.

Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат искәртеп үткәнчә, Әхмәт Фәйзи – татар әдәбияты тарихында барлык жанр­ларны тигез дәрәҗәдә колачлап, актив иҗат иткән, һәркайсында үзен таныткан уникаль әдипләребезнең берсе. Алай гына да түгел, Г.Тукайдан 17 яшькә генә кече булган Ә.Фәйзи ул жанрларны тагын да үстергән. «Аның кебек, әдәбиятның барча жанрларына да үтеп кергән язучылар XX гасырда, бәлки, юктыр. Алар хәзер дә сирәк. Әхмәт Фәйзи поэзия, проза, драматургия, опера һәм балет сәнгатендә, тәрҗемә, әдәби тәнкыйть, балалар әдәбияты өлкәләрендә актив эшләгән», – диде Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат. Кыска гына гомерендә әдип тау кадәр хезмәт калдырган, кайсы гына жанрдагы әсәрен алсаң да, югары кимәлдә иҗат ителгән. Аның соңгы китабы – «Сайланма әсәрләр»е тууына йөз ел тулу уңаеннан нәшер ителгән булган. Аңа кадәр биш томлыгы басылган. Аннан соң инде тулы бер буын үсеп җитеште. Ә инде китабы чыкмый икән, ул нинди генә бөек язучы булса да, көннәрдән бер көнне аның исеме онытыла. «Әхмәт Фәйзи кебек олуг әдипләребез хәтерләрдән җуелырга тиеш түгел. Алар киләчәк буынны да тәрбияләргә лаек әдипләр. Китаплары да һәрдаим чыгып торсын иде» – диде Г. Морат. 

Әдәбият галиме, профессор Тәлгат Галиуллин Ә.Фәйзинең татар поэзиясендә интеллектуаль башлангычны югары дәрәҗәгә күтәргән шагыйрьләребезнең берсе булуын да искәртте. Аның кайсы гына әсәрен карама, анда кешенең акыл егәрен тоемлыйсың, аларда иң әүвәл тирән фикер ярылып ята. Язучының әсәрләрен укыганда, аның сурәтләү, тел байлыгына да хәйран калырлык! «Умырзая» дигән җырын гына карагыз, анда татар халкының моңы чагылыш тапкан», – диде Т.Галиуллин. 

Галим Ә.Фәйзинең «Их, шагыйрь булсаң иде!» дип, 15 яшендә иҗат иткән беренче шигырен искә төшерде. Чыннан да, максатына ирешә. «Ни сәбәпле Арчага кайт­канын да аңладым: чөнки анда Кырлай, Тукай эзләре бар. Шунда яшәп, шагыйрь­нең эзе калган урыннарын, аралашкан кешеләрен тикшереп, өйрәнеп кайта. Шуннан соң, аның «Тукай» романнары туа», – диде ул.

Тәлгат Галиуллин Тукайны өйрәнүдә дә Әхмәт Фәйзи белән янәшә куярлык кеше күп түгеллеген әйтте. Тукай аны миллилеге, фикере, татар халкына хас моңны әсәрләрендә чагылдыруы белән үзенә тарта. «Лаеклы шәхесләребезгә Тукай исемендәге әдәби бүләкне бирә башлауда да без Әхмәт Фәйзигә бурычлы. Ул Тукай бүләген булдырган, 1958 елда беренче Тукай бүләген ала һәм ике айдан соң вафат була. «1930 елларда язылган һәм совет чоры татар шигъриятенең үзенчәлекле казанышларыннан булган «Флейталар» поэмасы өчен генә дә Тукай бүләген алуга лаеклы шагыйрь ул», – диде Т.Галиуллин. 

Әхмәт Фәйзи күп йөрергә яраткан. Хәтта Донбасска да барган, татар шахтерлары арасында гыйлем-мәгърифәт таратып йөргән. Арчада да эшләгән. 27ел Мәскәүдә яшәп иҗат иткән. Әдәбият галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов бу уңайдан Әхмәт Фәйзи төрле җирләрдә яшәсә дә, күңеленең һәрчак Казан белән бәйләнештә булуына, Мәскәүдә гомер иткәндә, татар мәдәни тормышының үзәгендә кайнавына, башка халыклар белән дә тыгыз мөнәсәбәттә торып яшәвенә игътибар иткән. «Башкалада һәрвакыт татар мәнфәгатьләрен яклауда әһәмиятле эшләр башкарган. Хәзер татар галимнәре, иҗат әһелләренең дуслыгы – юк дәрәҗәсендә. Бер-берсеннән көнләшеп яшиләр. Ә ул елларда Әхмәт Фәйзи, Муса Җәлил, Фатих Хөсни, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан белән аларның чын дуслык мөнәсәбәтләре булган. Бер-берсенең уңышлары өчен куанганнар», – диде галим. 

Танылган әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин да Ә.Фәйзинең татар әдәбият һәм сәнгать әһелләре турында кайгыртып яшәвен белдерде. Әйтик, Салих Сәйдәшевнең җәсәден Мәскәүдән Казанга кайтартуда Әхмәт Фәйзинең роле искиткеч зур булган. «Аның кадерен, татар халкы өчен зурлыгын барыннан да элек аңлаган, күрәсең», – диде Фоат ага. Шулай ук Нәҗип Җиһановка карата салкынрак мөнәсәбәт тоюын, талантлы композиторга карата алай булырга тиеш түгеллеген дә искәрткән. Әхмәт Фәйзи: «Мине Казанда җирләгез», – дип васыять әйткән. Аның өчен Казан барыннан да якын булган. Фоат ага Галимуллин «Шүрәле» балетына музыка язган композитор Фәрит Яруллин белән бәйле вакыйганы да искә төшерде. Сәнгать эшлеклеләре композиторның әсәрен сугыш вакытында ук сәхнәгә күтәрә. Әмма Ә.Фәйзи Ф.Яруллинның гонорары, автор буларак, тиешле кешегә тапшырылмаганын сизеп ала һәм Татарстан Композиторлар берлегендә эшләгән Зәйнәп Хәйруллинага хат яза. Фәрит Яруллинның әтисе – Заһидулла аганың исән булуын, аны эзләп табарга кирәклеген әйтә. «Фәритнең үз улы булуы турындагы документларын әзерләп бирсен, башка мәшәкатьләрен үзем кайгыртам», – дип яза. Галим Әхмәт Фәйзинең бөеклеге әсәрләрендә һәм хатларында да ачыла, дигән нәтиҗәгә килгән. 1987 елда әдипнең биш томлыгы басылып чыккан. Бишенче томда Ә.Фәйзинең байтак хатлары кергән. «Аларны укыгач, әдибебезнең бөеклеге икенче яктан ачылды. Әйтик, Гомәр Бәшировка 1955 елда язган хатында: «Без Мәскәү Композиторлар союзы иҗат йортында Нәҗип Җиһанов белән Муса Җәлил турында опера язып ятабыз», – ди. Муса Җәлилнең халыкка яңа «кайта» гына башлаган вакыты. Алар инде опера иҗат итә икән. Ул Тукайны данлады, Җәлилне музыкаль яктан күтәрү өстендә эшләде», – диде Ф. Галимуллин. 

Әдәбият галиме, Казан федераль университет профессоры Нурфия Йосыпова Әхмәт Фәйзинең архивы, «Тукай» романын өч кисәктән язарга ниятләгән булуы турында сөйләде, әсәрнең әллә ничә варианты саклануын әйтте. Аларның һәркайсы аерым папкаларга тупланган. Язмаларда «Тукай» романының планын да күрергә мөмкин икән. 1886-1896 еллардагы вакыйгаларны – «Үги еллар», 1896-1907 елларны – «Тынгысыз Җаек», 1907-1913 елларны «Казан өстендә яшен» дип исемләгән булган. «Әхмәт Фәйзи, романны яза башлагач, әсәрнең ике кисәктән торуы турындагы фикергә килә һәм ул шулай басылып чыга», – диде Н.Йосыпова. 

Архивындагы бер язмасында Әхмәт Фәйзи бик җаваплы хезмәткә алынуы – Тукайга күләмле әсәр багышларга җыенуы турында хәбәр итә, хезмәтнең Тукайның тормыш юлын күрсәтү генә түгеллеген, шагыйрь яшәгән вакытны, чордашларын, якташларын өйрәнү дә булуын әйтә. 

«Тукай» романы үз вакытында югарылыкка күтәрелә, чөнки ул шагыйрьгә багышланган һәм татар әдәбиятында тарихи-биографик жанрга нигез салган күләмле әсәр. Әдип «Тукай» романын 1947 елда яза башлый һәм беренче китабын 1950 елда тәмамлый. Шул ук елны роман «Совет әдәбияты» журналында, ә 1952 елны Татарстан китап нәшриятында аерым басма булып чыга. 1956 елда әсәрнең автор тарафыннан тулыландырылган икенче басмасы дөнья күрә. Тиз арада әсәр, тәрҗемә ителеп, берничә тапкыр рус телендә, аннары казах, үзбәк һәм болгар телләрендә басыла.

Ә Фәйзи 1956 елгы хатында романның икенче кисәгенә материаллар эзләве турында да язган. Ә инде 1957 елгы истәлегендә, романны Тукай үлеме белән тәмамламаска ниятләве, Октябрь революциясенә кадәр дәвам итәргә уйлавы һәм шагыйрьнең эшен Галимҗан Ибраһимовларның дәвам итүен күрсәтергә теләвен белдергән. 

Гомере буе сәламәтлеккә туймаган Әхмәт Фәйзинең 1958 елда 52 яшендә гомере өзелә. «Ә.Фәйзи вафат булгач, Сибгат ага Хәким: «Шагыйребез бакыйлыкка күчте, аның артыннан җыр туды. Халык 1933 елда язылган «Умырзая» әсәрен җырга салды. Бик тә хикмәтле хәл булды: шагыйрьнең бәхете, иҗатының зурлыгы, халыкка кирәклеге шунда күренде», – дип әйткән иде», – диде Ф.Галимуллин.

Кичәдә Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка училищесы студенты Азалия Хафизова, концертмейстер Алсу Сөнгатуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актеры Илнур Закиров әдипнең әсәрләрен яңгыратты.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев