Сүз һәм гамәл рубрикасы буенча яңалыклар
-
Васил Шәйхразыев Эчкен авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачты
Курган өлкәсендә булган көчле янгыннар аркасында Эчкен-Йолдыз авылында 228 йорт, шул исәптән фельдшер-акушерлык пункты да янып бетә. Бүген авылда яңа пункт ачылды. Ачылу тантанасында Милли Шура вәкилләре, шул исәптән Милли Шура рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев катнаша.
-
Кыргызстандагы “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге 35 еллыгын билгеләп үтте
“Туган тел” — Кыргызстандагы татарларны берләштереп торучы төп оешма. Хәзерге вакытта республикада 50 меңгә якын, ә Бишкек шәһәрендә 16 мең милләттәшебез яши. Татар-башкорт мәдәни үзәгенең җитәкчесе — Гөлсинә Үлмәскулова. Ул оешма белән 1998 нче елдан бирле җитәкчелек итә.
-
Таҗикстанда Сабан туе узды
Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәре янында Сабантуй бәйрәме үтте. Бу хакта «Татар-информ» журналистына Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның (Россотрудничество) Таҗикстандагы вәкиллегенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
-
Милләтебезне дин саклый
Казанда «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды.
-
Ленар Шәех һәм Алсу Шәмсутова Парижда Рудольф Нуриевның каберен зиярәт кылган
Парижның Көнчыгыш телләре һәм мәдәниятләре милли институтында (INALCO) татар язучыларының китаплары тәкъдим ителү көннәрендә татар язучысы Ленар Шәех һәм Төркиянең Сәлҗук университеты мөгаллиме Алсу Шәмсутова дөньякүләм танылган балет биючесе Рудольф Нуриевның каберен зиярәт кылганнар.
-
Күңгәрнең оста куллы мулласы
Кулыннан гөлләр тама, дип нәкъ шундый кешегә әйтәләрдер. Мәхмүт абый Хәкимҗановның кулыннан исә гөлләр генә түгел, әллә нинди серле шүрәлеләр, хикмәтле әкият каһарманнары да «коела» икән.
-
Төркиядә Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан искә алу чарасы узган
Төркия башкаласы Анкара шәһәренең Төркестан Идел-Урал вакыфында Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан искә алу чарасы узган, дип хәбәр итә Ләвәнт Булут.
-
Мәскәүдә Габдулла Тукайның 137 еллыгын билгеләп үттеләр
Мәскәүдә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 137 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Традиция буенча Новокузнецк урамындагы скверда татар әдәбияты классигы һәйкәленә чәчәк салдылар. Тантанада ТР вице-премьеры - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.
-
Мәрҗани исемендәге гимназия директоры: «Апуш» театр студиясендә күбесе безнең укучылар
Ленин исемендәге мәдәният сараенда 2нче татар гимназиясенең традицион театр фестиваленә йомгак ясалды.
-
«Нурлы ислам» мәчетләрне балкыта
Мәчетләребезне ут белән яктыртулардан рухи ләззәт алабыз! Эшебезне җиренә җиткереп тәмамлап, арып, кайтыр юлга чыккач, хәтта туктап биеп алган чакларыбыз да була.
-
Халкым диеп янган йөрәк...
Чорны мәгърифәт гасыры итүчеләрнең берсе – Камил Мотыйгый. Ул мәгърифәт гасырын тудыра, шуны үстереп җибәрә, чөнки анда белем, мәгълүмат күп.
-
Васил Шәйхразыев Белоруссиянең татар-башкорт иҗтимагый берләшмәсенә ноутбук бүләк итте
«Чит төбәкләрдә, чит илләрдә ватандашлар белән очрашу күңелгә рәхәт», - диде Васил Шәйхразыев.
-
Белоруссиядә «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллинны искә алдылар
Фәрит Яруллин 1943 елның октябрендә Белоруссияне фашистлардан азат иткәндә Дубровенск районында һәлак була.
-
Урал татарлары: Магнитогорск
Магниторск каласы һәм металлургия комбинаты калкып чыгачак Урал ярындагы далага 30 мең татарны китереп тутыралар.
-
Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе шагыйрь, тәрҗемәче Айдар Хөсәеновка кисәтү ясаган
Айдар Хөсәенов моннан өч ел Тукайның аерым шәхес түгел, иҗади төркемнең псевдонимы булуы турында фаразлаган иде.