Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Йолдыз Миңнуллина Уфада татар яшьләрен әдәби кичәгә җыйды

«Башкортстанның татар яшьләрен Йолдыз Миңнуллина белән якыннанрак таныштырырга теләдек, чөнки аның шигырь язу стиле башкалардан аерылып тора һәм ул яшьләргә кызыклы», - диде кичәне оештыручы Илсур Ихсанов.

5 декабрьдә шагыйрә Йолдыз Миңнуллина Уфаның "Заман" ресторанында татар яшьләрен әдәби кичәгә җыйды.

Шагыйрә ике сәгать буе шигырьләр сөйләде. Ислам Вәлиев кичәнең музыкаль бизәлешен тәэмин итте. Чараның азагында Йолдыз Миңнуллина белән җанлы аралашу булды. Кичәгә керү алдан теркәлү аша оештырылган иде. Аншлаг белән узган чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

"Караван Медиа Групп" оешмасы җитәкчесе Илсур Ихсанов Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге ярдәмендә оештырды.

"Башкортстанның татар яшьләрен Йолдыз Миңнуллина белән якыннанрак таныштырырга теләдек, чөнки аның шигырь язу стиле башкалардан аерылып тора һәм ул яшьләргә кызыклы. Күреп торасыз, күп кеше килде", - диде Илсур Ихсанов.

Йолдыз Миңнуллина Уфада үз гомерендә икенче тапкыр чыгыш ясаганын әйтте. Ул Башкортстан башкаласында тәүге тапкыр студент елларында "Әллүки" төркеме белән килгәч шигырьләр укыган булган. "Бу юлы нык каушадым, курыктым, чөнки Казаннан читтә үземә генә зур аудитория тотарга туры килде", - диде шагыйрә. Тамашачыга аның каушавы яки дулкынлануы сизелмәде.

Уфадан Энҗе һәм Артур Ягафаровлар әдәби кичәгә сабый кызлары Әминәне дә ияртеп килгән иде. Кызчык кичә азагында татарча шигырь сөйләп, тамашачыларның күңелен тагы да күтәрде. "Балабыз "Нур" театры студиясенә йөри. Шигырен шунда өйрәнде һәм бүген беренче мәртәбә сәхнәдән сөйләде. Йолдызның иҗаты белән күптәннән кызыксынам", - диде Энҗе Ягафарова.

 

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев