Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Чечен Республикасында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре

Чечен Республикасында Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре уза. М.Ю. Лермонтов исемендәге Рус Дәүләт Драма театрында узган ачылу тантанасында Чечен Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Муса Дадаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Тантана кунакларына Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде.

«Барыгызны да Чечен Республикасында Татарстан Мәдәният көннәре ачылу уңаеннан чын күңелдән сәламлим. Бу сәнгать бәйрәме республикаларыбыз мөнәсәбәтләре тарихында бик мөһим һәм чын мәгънәсендә әһәмиятле вакыйга. Әле күптән түгел генә без Казандагы Чечняның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең якты чыгышлары белән хозурландык, ә бүген Татарстан сәхнәсе осталары сезгә җавап итеп килделәр. Музыка, җырлар, биюләр – теләсә кайсы халыкның җаны, һәм без сезнең белән, кадерле кардәшләребез, иң кыйммәтле һәм иң кадерле рухи байлыгыбыз, матур гореф-гадәтләр һәм изге йолалар белән уртаклашабыз», – диелә юлламада.

Мәдәният көннәре кысасында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Мәдәният мәйданында китап» күргәзмәсе, Татарстан киносы көннәре, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры спектакленен күрсәтү, ТР халык артисты Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстанның Дәүләт камера хоры чыгышлары, ике республиканың иҗат интеллигенцияләре очрашулары һ.б. чаралар узды.

Мәдәният көннәре бүген А.Шахбулатов исемендәге Чечен дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашындагы сәнгать осталары гала-концерты белән тәммланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев