Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Хабаровскида сәяси репрессия корбаннары истәлегенә хәтер билгесе ачылган

Хабаровск өлкәсе Ульчск районының Киселевка авылында XX гасырның 30-50 нче елларында сәяси репрессия корбаннары истәлегенә хәтер билгесе ачылган.

Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Хабаровск үзәк мәчете имам-хатыйбы Салават хәзрәт Билалетдинов хәбәр итте.

 

Амурның биек ярында урнаштырылган истәлек ташында - ярымай һәм хач. "Сәяси репрессия корбаннары арасында мөселманнар да, православие динен тотучылар да күп булган, шуңа күрә билге ачылышына имамны да, священникны да чакырганнар иде. Ташта ике телдә "хәтерлибез - помним" дип язылган. Без корбаннарның якты рухына дип гыйбадәт кылдык", - дип сөйләде Салават хәзрәт.

Ул истәлек ташын кую идеясе белән Хабаровскның данлыклы табибы Салават Сөләйманов чыкканын әйтте. "Мин тумышым белән шушы җирләрдән, Учамнан. Приискларда махсус күченеп килгән кешеләр эшләгән. Нигездә, Татарстаннан булганнар, шул исәптән, ике яктан да әби-бабайларым", - дип сөйләгән ул "Хабаровский край сегодня" мәгълүмат агентлыгына. Аның тәкъдимен җирле хакимият тә, депутатлар да хуплаган. Нәтиҗәдә, таш кую эшенә ният салынган.

 

"Яшь буын гаепсезгә үтерелгән кешеләрне белергә, алар турында хәтер сакларга тиеш. 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне, шушы таш янына мәрхүмнәр рухына дога кылырга килергә мөмкин", - диде Салават хәзрәт.

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев