Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Васил Шәйхразыев Волгоград өлкәсендә Сталинград сугышында җиңүгә багышланган рәсми чараларда катнашты

Сталинград сугышында җиңүгә быел 81 ел. Волгоград өлкәсендә шул уңайдан рәсми чаралар уза. Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әлеге чараларда катнаша.

Тантана Геройлар Аллеясында Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башланды. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чарага Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров, Бөек Ватан сугышында, махсус хәрби операциядә катнашучылар, герой-шәһәрнең һәм төбәкнең мактаулы гражданнары, иҗтимагый, дини, яшьләр патриотик берләшмәләре вәкилләре җыелган.

Соңрак тантана Мамай Курганында дәвам итте. Татарстан делегациясе һәм Көньяк федераль округының Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге татар оешмалары җитәкчеләре Хәрби Дан залында мәңгелек утка һәлак булган сугышчылар истәлегенә чәчәкләр салдылар.

Биредә Сталинградны саклаган һәм сугышта һәлак булган Татарстан сугышчыларына багышланган һәйкәл дә бар. «Татарстанлыларга — Сталинградны саклаучыларга мәңгелек истәлек» дип язылган истәлек билгесе хәрби мемориаль зиратта урнашкан. Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация батырларны хөрмәтләп чәчәкләр салды.

Исегезгә төшерәбез, Сталинград сугышында Татарстаннан 33 Советлар Союзы Герое катнашкан. Бөек Ватан сугышы фронтларында барлыгы 700 меңгә якын татарстанлы сугышкан, шулар арасында 350 меңнән артык кеше һәлак булган яки хәбәрсез югалган.

 

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев