Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

“Ядәч! Истә!” фильмы татарны берләштерә

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре Яңа шәһәрнең “Руслан” кинотеатрында бергәләп “Ядәч! Истә!” нәфис фильмын карадылар. Кинозалда мәктәп укучыларының шактый булуы аеруча сөендерде. Фильм тәмамланганнан соң, режиссер Байбулат Батулла һәм төп рольдә уйнаучы Рабит Батулла милләттәшләребез белән очрашып, аларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.

Режиссер Байбулат Батулла сценарийсы буенча төшерелгән “Ядәч! Истә!” фильмы кинопрокатка чыгу белән, аны күрәсе килеп күңел ымсына башлады. Ничек инде карамаска мөмкин?! Үзебезнең саф татар киносы зур экранга чыккан лабаса. Режиссеры кем диген?! Байбулат Батулла – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, драматург Рабит Батулланың улы.

Киноны барыбыз да рәхәтләнеп, онытылып китеп карадык. Дөнья күләмендә танылган Рабит аганың улы төшергән фильм өметләрне акладымы? Кино беткәннән соң бу хакта фикерләшеп, хәтта бәхәсләшеп тә алдык.

Исеменнән үк аңлашылганча, сюжетның асылында күпләргә яхшы таныш булган “Ядәч” уены ята. “Ядәч” хәзерге яшь буынга ят сүз булса да, урта һәм өлкән яшьтәгеләр әлеге уенны әйбәт хәтерлиләр. Барыбыз да тавык сөяген чәнти бармак белән аерып, ядәчләшкән буын бит без.

Фильмның кыскача эчтәлеге шундый: Илһам исемле малай җәйге ялын бабасы Рәсим һәм әбисе Суфия янында – саф татар авылында үткәрә. Сабый әти-әнисен өзелеп сагына һәм аларны түземсезлек белән көтә. Ә алар, кызганычка, беркайчан да кайтмаслык җиргә китеп бара... Бабасы белән әбисе газиз оныкларының күңелен күрү һәм аңа ятимлек ачысын сиздермәс өчен “ядәч” уенын искә төшерәләр һәм һәрвакыт оттыралар. Илһам бабасын отып суыткычны туңдырма белән тутыра, газлы суда коена, әбисен отып, аны роботка әверелдерә.

Соңыннан бөтен авыл халкы “ядәч”не уйный башлый. Әлеге уен аша геройлар барлык авырлыкларны, югалтуларны, начар гадәтләрне җиңеп чыга. Рәсим карт, эчүен ташлап, туры, дөрес юлга баса. Суфия әби хастаханәдән савыгып чыга һәм Рәсим картын гафу итә. Авыл яңача яши башлый – мәктәп, кафе ачыла. Авылдашлар бер-берсенә кунакка йөри башлый. Кыскасы, кино күңелле тәмамлана.

Әлеге нәфис фильмны зур экраннарда күрсәтү – татарны дөньяга танытуда тагын бер саллы адым. Фильмның башыннан алып ахырына кадәр татар көйләре яңгырап торуы, өстәлдә татар халык ашларының еш күренүе яшьләрдә милли горурлык хисе уятмый калмас.

Фильм тәмам. Тамашачы татар киносын ничек кабул итте икән? Сүзне аларга бирик әле.

Нурия Туркова, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Ульяновск шәһәренең Иҗтимагый палатасы әгъзасы: “Киноны елый-елый карадым. Үземне ерак томаннар артында калган бала чагыма әйләнеп кайткан сыман хис иттем. Нәкъ менә безнең авыл, безнең өй инде менә. Талантлы режиссер – идея авторы Байбулатка соклануым чиксез. Киноны барлык буын вәкилләренә дә кызыклы итеп төшергән һәм миллилекне, татарлыкны саклап калган”.

Гөлфирә Хисамова: “Кино бик тә ошады. Иртәгә үк оныкларымны җитәкләп алып киләчәкмен. Рабит Батулланың төп рольне оста уйнавына сокландым. Чын татар карты шундый була инде. Ә менә Суфия әби роленә актер дөрес сайланмаган дип уйлыйм. Татар карчыгы сөйкемле, нурлы йөзле була бит ул”.

Мидхәт Саттаров: “Кинога кызым һәм оныгым белән килдем. Фильмны яратып карадык. Миңа күптән түгел генә 80 яшь тулды. Геройлар сотовый телефоннардан аралашса да, кинода безнең яшьлек чоры чагылган дип саныйм. Без үскәндә нәкъ шулай иде бит – аракы эчү, бисмилласыз ашау, догасыз өстәл артыннан торып китү. Хәзер авылларда хәл бераз уңай якка үзгәрде сыман, халык дингә тартыла, кыйбласын барлый башлады. Кинода бу сизелми”.

Миңзифа апа: “Киноны яратып, хәтта сулыш алырга да базмыйча карап утырдым. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев башкаруындагы җырларны ишетүе үзе ни тора! Фильмны төшерүчеләргә һәм уйнаучы артистларга рәхмәт. Татарның данын күтәрү бит бу. Яшь режиссерга тәкъдимем дә бар: мин оныкларыма һәрвакыт “балам”, “улым” дип яратып эндәшәм. Ә кинода бабай белән әби авызыннан андый ягымлы сүз ялгыш та яңгырамады”.

Зал тутырып килгән мәктәп укучыларының режиссерга бер-бер артлы яудырган сорауларыннан ук киноның яшь буынның күңеленә хуш килүе аңлашыла. Үзләренчә әйтсәк: “Вау! Супер!” Кемгә ничек бит, яшьләр Суфия әби ролен уйнаучы танылган актер Роза Хәйруллинага аеруча мөкиббән киткәннәр.

Яшь режиссер барлык сорауларга да төгәл җавап бирергә тырышты.

- Әлеге киноны Мәскәү киностудиясе төшергән. Фильм 35 миллион сумга төшкән.

- Төп герой Рабит Батуллага күптән түгел 86 яшь тулган. Аның кинода тәүге тапкыр уйнавы икән.

– Киноны Татарстанның Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылында төшергәннәр.

– Илһам ролендә уйнаган малай – Юныс Таһиров. Ул конкурс аша узган.

Сүзен төгәлләп, Байбулат Батулла барлык семберлеләрне дә кинога чакырды. 6 октябрьдә “Руслан” кинотеатрында “Ядәч! Истә!” нәфис фильмы оригиналда, ягъни татар телендә күрсәтелә, диде режиссер.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин кунакларга ерак юлны якын итеп килүләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ә “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов 5 миллионга якын татарның уянуын, уйлануын һәм кинозалларның халкыбыз белән тулы булуын теләде.

 

Рузия ХӘЛИМОВА

"Өмет"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев