Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Татар язучылары Чечен Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнашты

Чечен Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре узды, анда татар язучылары да катнашты.

«26-28 сентябрь көннәрендә Чечен Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре булып узды. Әлеге чара кысаларында Татарстаннан бер төркем язучылар Чечня Язучылар берлегендә кунакта булды. Очрашуда ике арада хезмәттәшлек, уртак әдәби проектларны тормышка ашыру турында фикер алыштылар», - дип хәбәр итә Язучылар берлегенең матбугат үзәге.

Чечня Милли китапханәсендә ике республиканың иҗат әһелләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы үткәрелгән. Аны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм Чечня Язучылар берлеге рәисе Аламахад Ельсаев алып барган.

Чечен Республикасында узган очрашуларда Татарстан Язучылар берлеге делегациясе составында Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева катнашкан.

 

 

Соңрак шунда ук татар язучылары әдәбият сөючеләр белән очрашкан. Кунаклар үзләренең иҗатлары белән якыннан таныштырган, шигырьләрен укыган, китапларын бүләк иткән.

Шулай ук Татарстан Югары Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, депутатлар Ркаил Зәйдулла, Камил Нугаев Чечен Республикасы парламентының җитәкчеләре белән очрашкан һәм уртак хезмәттәшлек турында сөйләшкән.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев