Шәхесләребез рубрикасы буенча яңалыклар
-
Авылдашым Нәҗибә
Ярга чыгуыбыз булды, су көчле ташкын булып күтәрелеп китте, әгәр чыгып өлгермәгән булсак, батып үлә идек. Менә шунда күрдем Нәҗибәнең нинди кыз бала икәнен. Кем язгы ташу вакытында Мәлләгә керә инде?
-
Исхакыйның яңа тәхәллүсләре
Катгыйлык, сарказм, тәкәллефсез тәнкыйть – күбрәк Исхакыйның тәхәллүсләр белән чыккан язмаларына хас кебек...
-
Ильяз – бизнес остасы
Ильяз әфәнденең татар җанлылыгы алдында аерым баш иярлек. 1992 елда «Папирус» сәүдә йортын булдыргач та, ул Мәскәүнең үзендә безнең милләт өчен «Татар хәбәрләре» исемле федераль дәрәҗәдәге газета чыгара башлаган һәм 16 ел дәвамында аның гомуми тиражын 50 мең данәгә җиткергән иде.
-
Артистларның җыр остазы
Кариевләрне җырлый торган театр, диләр. Артистларны җырлатучы мөгаллим исә – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Зәйнуллина.
-
Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлил: Җанисәптә катнашмадым, өемә килүче булмады
«Җанисәп нәтиҗәләре буенча татарларның күпкә кимүен белдем һәм бу мине борчуга салды», - диде ул.
-
XI гасырның күләмле төрки әсәре «Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты
«Безнең мирас» журналы редакциясендә Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» китабы мең данә белән басылып чыкты. Бу – төрки дөньядагы беренче күләмле шигъри әсәрнең беренче тапкыр татар телендә китап булып чыгу. Басма Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән дөнья күрде.
-
Татар язучысын Нобель премиясенә тәкъдим итүгә әзерлек бара
Татар ПЕН-үзәге татар язучысы кандидатурасын Нобель премиясенә әзерли.
-
Мәскәүдә Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н тәкъдим иттеләр
Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәгендә Муса Җәлил истәлегенә концерт булды. Чара Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара музыкаль-шигъри фестиваль кысаларында узды. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе –Татьяна Малышева-Җәлил, шагыйрьнең оныгы.
-
Дирижер Айдар Ниязов: Нәҗип Җиһанов республиканың мәдәният өлкәсендә иң мөһим шәхес
«Җиһановның һәр әсәре төрле яктан аңлашыла, һәркем үзенчә күрә, ишетә ала», - диде Милли музыка оркестры сәнгать җитәкчесе.
-
Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан ни өчен җырлый башлаган?
(ВИДЕО)
-
Альберт Асадуллин: “Әни мине тәкәббер булмаска өйрәтте”
(ВИДЕО)
-
Сагындырып искә төшә...
Шәех абыйда бер генә фото да, бер язма да югалмый иде. Ул чакта бит әле барлык архив хәзерге кебек компьютер хәтерендә сакланмый, ә Шәех абыйның хәтеренә туплана иде.
-
Ркаил Зәйдулла: «Исәнмесез»не әйтә белмәүче баланы мәктәптә генә татарчага өйрәтеп булмый
«Иң күп гаеп – үзебездә. Безнең халыкта милли үзаң юк», - диде Язучылар берлеге рәисе.
-
Алмаз Хәмзин: Язучылар балаларга кызыклы булмаган әсәрен сөйләп, татар теленә нәфрәт уята
«Мәктәпләрдә «хисап» өчен генә чыгыш ясауларны туктатырга кирәк», - диде артист.
-
Салават Фәтхетдинов: Илһам Шакировның җырларына авторлык хокуклары булырга тиеш түгел
«Илһам абыйның репертуарындагы җырлар бернинди кысаларга да кертелми, Россия авторлык җәмгыяте тарафыннан эзәрлекләнми, штрафлар булмый дигән закон чыгарга тиеш», - диде җырчы.