Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Шәхесләребез

БАШКОРТЛАР БЕЗДӘН БАШЛЫРАК (АУДИО)

Нишләптер, шулай килеп чыккан: безнең бабайларыбыз ислам дине белән бергә кергән гарәп сүзләрен татар телендәге сингармонизм законына буйсындырып тормаганнар.

Телебезнең көчле заманнарында, гарәп графикасы кулланылган чорларда бу хәл бернинди дә хилафлык китермәгән. Ә бүген жанлы татар сөйләмен юньләп ишетмәгән, аның мелодикасын тоймаган яшьләребез кычкырып укый башласалар, әллә нинди “могҗизалар” китереп чыгаралар. Башкортларга рәхәт! Алар, мәсәлән, алфавитларында булган каты “ғ” кулланып, рәхәтләнеп Ғәли дип яза алалар. Каты “қ” ярдәмендә “қәләм” сүзен дөп-дөрес итеп язып куялар. Һәм дөп-дөрес итеп укыйлар да. Ә бездә исә нечкә һәм калын тартыкларны чагылдыручы аерым хәрефләр юк. Шуңа күрә, әйтик, шул ук Ғәли сүзен язганда башындагы “г”не катылату өчен, артыннан “а” хәрефе куярга мәҗбүрбез. “К”нең каты аваз булуын белгертү өчен “каләм” дип язарга тиеш булабыз. Татар телен яхшы белгән кеше өчен монда бернинди кыенлык та юк, әлбәттә. Ә менә әлле-мәлле генә белүчеләр, сүз ничек язылса, шулай укып, телнең иманын өшкерәләр. Моннан берничә еллар элек кайсыдыр бер студия Г.Тукай әсәрләренә нигезләнгән мультфильмнар чыгарган иде. Шигырьләрне укырга театрлардан яшь артистлар чакырганнар. Тавышлары әйбәт, мәкамнәре матур. Тик менә “Безнең Голи бигрәк тату кәҗә белән...” – дип сөйли башлагач, күпме акча түгеп, күпме хезмәт куеп әзерләнгән шушы мультикның бөтен яме юкка чыга. Беренче иҗектәге “а” авазын “о”лаштырып җибәрә егетебез һәм нәтиҗәдә матур яңгырашлы Ғәли исеменнән куркыныч бер гыйфрит сүз килеп чыга. Гали белән һәрвакыт янәшә йөри торган Вәлине дә бик кимсетәләр бездә. Алфавитыбызда “ W” авазын чагылдыручы аерым хәреф юк шул, шуңа күрә, татар телендә кулланыла торган “в” хәрефен русчалап Vәлиев, vакыт, vәзгыять, vәкил дип сөйләшү бик нык модага керде. Бу сүзләрнең дөрес яңгырашын гомерендә бер тапкыр ишетмәгән яшь кеше аны ничек әйтәсен каян белсен? Ә аңа әнә шул дөрес яңгыраш дигән нәрсәне нәкъ менә радио, телевидение ишеттерергә тиеш иде дә бит, ләкин аларның үз хәлләре дә шул чамарак.

 Монда мәсьәләне принципиаль рәвештә хәл итү сорала. Ә аның бер генә юлы бар – сыйфатлы кадрлар булдыру. Көнкүрештә татар телен куллану даирәсе гаять дәрәҗәдә тарайган, мәктәпләрдә укучыларның ана телендә дөрес итеп сөйләшүенә әллә ни игътибар бирелмәгән бу заманда каян аласың аларны, диярсез. Безгә калса, мәсьәләне хәл итүнең бердәнбер дөрес юлы – телевидение һәм радио каналларында эшләүче яшь журналистларны яңадан укыту. Юк, махсус уку йортларына җибәреп түгел, моның өчен редакцияләрнең үз эчендә  белем камилләштерү курслары оештыру да бик җитәр иде. Хәер, элеккерәк елларда андый сабак бирерлек кешеләр радио һәм телевидение каналларының үзләрендә бар иде, биредә эшләүче режиссерлар журналистларны өйрәтеп, кимчелекләрен төзәтеп торучы укытучылар булдылар. Ләкин хәзер, кызганыч, бар иде, дип кенә әйтә алабыз. Димәк, Театр училищесында, Культура институтында эшләүче белгечләргә ялынырга туры киләчәк, дигән сүз. Аларны, ничек тә җай табып, менә шушы җитди эшкә җәлеп итәсе иде һәм бу курслар чагыштырмача аз чыгымнар белән шактый ук матур нәтиҗәләргә китерер иде. Әлбәттә, бу иң әүвәлдә телерадио каналларының җитәкчеләреннән тора. Хәер, күп нәрсәләр нәкъ менә аларга бәйле, хәтта эфирда тапшыру алып баручының дөрес итеп сөйләве дә. Менә шул җитәкчеләр үзләренә ышанып тапшырылган коралның гадәти бер мәгълүмат чарасы гына түгел, татар теле мөгаллиме дә булырга тиешлеген үз хезмәткәрләренә аңлатуга ирешсәләр, шуны таләп итсәләр, журналистларның ана телебезгә карата мөнәсәбәте тамырдан үзгәрәчәк, редакциягә курслар үткәрергә дип килгән сәхнә теле укытучысының дәресләренә дә шатлана-шатлана, йөгереп керәчәкләр. Әйтәм бит, бу фәкать бер кешегә – җитәкчегә бәйле. Газетаның моннан алдагы санында “Классикның дүрт метрлы “Х”сы” дигән мәкалә укыган идегез бит. Мәкаләдә бәян ителгән вакытларда, эфирга бер генә “хам” да кертелмәгән чакларда андый таләп бар иде. Һәм аны кичекмәстән гамәлгә кайтарасы иде.  

 

Радиода әдәби сөйләм теленә нигез салучыларның берсе, атаклы радио һәм театр режиссеры Кәшифә Тумашева. 1930 еллар.

 

Шәүкәт Биктимеров һәм Зөлфәт Хәким  режиссерлар Әминә Шаһиәхмәтова һәм Госман Әхмәтҗан белән студиягә керер алдыннан. 1990 еллар.

 

ГАЗИЗ ТАВЫШЛАР

 

2022 елның сентябрь аеннан бирле безнең радио эфирында “Газиз тавышлар” исемле музыкаль программа чыгып килә. Аларда без инде арабыздан бакыйлыкка китсәләр дә, тавышлары әле дә җанга якын аһәң булып колакта яңгырап торган җырчыларбызның, халык күңеленә мәңге онытылмаслык булып кереп калган моң ияләренең язмаларын тапшырабыз.

Шушы сәхифәдәге беренче концертыбызны бөек җырчыбыз Илһам Шакиров башкарган әсәрләрдән төзедек. Аннары тыңлаучыларыбызны Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Җәвәһирә Сәлахова, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Ильясов кебек дистәләгән затлы җырчыларыбызның иҗатлары белән таныштырдык. Ә инде күптән түгел, март аеның соңгы көннәрендә, эфирга чыккан тапшыру легендар баянчы Мөхтәр Хисаметдин улы Әхмәдиевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан әзерләнде. Сез хәзер тыңлаячак программада аның гомер һәм иҗат юлы, күренекле музыкант Рокыя Ибраһимова белән гаилә корып үткәргән бәхетле еллары турында мәгълүмат бирелә, аннары баянчы башкаруында инструменталь әсәрләр һәм җырчыларга уйнап яздырылган язмалары тәкъдим ителә.

Шунысы да мәгълүм булсын: “Газиз тавышлар” сәхифәсе һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә 11 сәгать 25 минутта эфирга чыгып бара. Димәк, яраткан җырчыларыбызның тавышы әле дә күңелләребезне иркәли, дигән сүз.

 

Мөхтәр Әхмәдиев.

 

Оркыя Ибраһимова.

 

Шигъриятле радио

 

Әдип Маликов

Тукай исән

 

Тукай исән,

Җыры күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен  күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

 

Газраилләр юкка сөенгәннәр,

Карап шагыйрь яткан табутка, –

Аерылгысыз,

тоташ бер көч булып,

Җаны яши аның халыкта.

 

Киләчәкне күреп бара шагыйрь,

Пар атлары күптән җигелгән.

Күчә Тукай яңа мәйданнарга

Халык йөрәгенең түреннән.

 

Әдип Маликов тормыш юлдашы, шагыйрә Саҗидә Сөләйманова белән. 1960 еллар.

 

Сәхифәне Нәсим Акмал әзерләде

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев