Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Шәхесләребез

МОНДА МИНЕ КҮБРӘК ХАЛЫК ТЫҢЛЫЙ... (АУДИО)

Татарстан радиосының беренче сынап карау тапшыруы 1927 елның 7 ноябрендә «Арча кырында» корылган чатыр эченнән эфирга бирелә, дигән идек бит.

РВ-17 дигән тапшыргыч станция дә шушында ук – революциядән соң алпавыт Новиковадан тартып алынган җирдә урнаштырыла. Әлеге станциянең беренче җитәкчесе Н.Житковский истәлекләрендә бәян ителгәнчә, аппаратураны көйләү, эшләтеп җибәрү өчен техникларга көне-төне эшләргә туры килә, ашау ягы да көнгә бер тапкыр гына эләгә. Бу эшләрне оештырып йөрүче Шамил Усманов аларны көн саен кичке унда “барабыз”га (атлы такси) төяп Бауман урамының “Кольцо” очындагы “Теремок” ресторанына алып бара. Һәркемгә бер тәлинкә аш, ике порция “икенче” һәм чикләнмәгән күләмдә сыра китертелә. Чыгуларына шул ук “барабыз” көтеп тора һәм аларны янә “Арча кыры”на илтеп куя.  

Радио Татар тамаша оешмалары идарәсе карамагында оештырыла, аңа бүлеп бирелгән штатлар да шул оешмага карый. 1928 елда радио Татар дәүләт академия театрына “фатирга керә” (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы). Өлкән буын хезмәттәшләребез сөйләп калдырганча, фойеның бер почмагы такта белән бүлеп алына һәм шунда беренче профессиональ студия урнаштырыла.

Беренче тапшыруларны әзерләгәндә басма матбугатта эшләүче журналистлар ярдәмгә килә. Тиздән радионың башка жанрлары да үзләштерелә: вакыйга урыныннан турыдан-туры трансляция, газеталарга күзәтү, махсус әзерләнгән публицистик чыгышлар ишетелә башлый. Шул вакытта ук фәнни-популяр тематика барлыкка килә. Монда инде университет укытучылары, галимнәр, мәдәният-сәнгать эшлеклеләре, “Радио дуслары” җәмгыяте вәкилләре актив катнаша.

Театрдагы урыны кысан булса да, моның уңай яклары да табыла. Артистлар янәшәдә генә бит. Баштарак алар эфирда ялгыз чыгышлары белән катнашса, тиздән спектакльләрне тулысынча трансляцияләү гадәткә керә. Концертлар да шушы студиядән алып барыла.

Радио яшь иҗат көчләрен берләштерүче үзәккә әверелә. Ул чагында «Татар мәдәнияты йорты» каршында яшь язучылар, шагыйрьләр түгәрәге популяр була. Аның кичәләрендә Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Гомәр Гали, Фәхри Әсгать, Мөхәммәт Гали, Гомәр Толымбайский, Мәхмүт Галәү, тел галиме Хәеретдин Вәли һәм башкалар катнаша, яшьләрнең әсәрләрен укып, аларга үзләренең эшлекле киңәшләрен бирә, уңышлыларын даими рәвештә радио тапшыруларына тәкъдим итеп  бара.

Озак та үтми, татарча һәм русча барган тапшырулар янына чуваш телендәгеләре дә килеп өстәлә. Әгәр бүгенге көндә милли республикалар арасындагы дуслык җепләрен ныгытып торучы «Идел белән Урал арасында» радиожурналы булуын, 1990 елларда радиода Татарстанда яшәүче бик күп халыкларга үз телләрендә сөйләргә, үз мәдәниятләре белән таныштырырга мөмкинлек бирелүен искә алсак, димәк, бу игелекле эш әнә шул чакларда ук башлангыч алган.

Могҗиза буларак кабул ителә радио ул елларда. Ерак татар авылларыннан, Ташкенттан, Себер шәһәрләреннән йөзләрчә һәм йөзләрчә рәхмәт хатлары агыла. Бер тәпән балга бер кашык дегет салырга теләгәннәре дә булмый түгел: «Затараторили на своем тарабарском языке. Загрязняете эфир примитивными мелодиями...» Хатларның күңеллеләренә дә, күңелсезләренә дә тапшыруларда Шамил Усманов шәхсән үзе җавап биреп бара.

1928 елда Казанга атаклы рус шагыйре Владимира Маяковский килә. Опера һәм балет театрында аның белән очрашу кичәсе үткәрелә. Кичә  турыдан-туры эфирга бирелә. Маяковский ялкынланып шигырь укыганда бер мәлгә туктала да, сәхнәдәге радио микрофонына ишарәләп, “Монда мине күбрәк халык тыңлый!” – дип куя.

... Бу вакытта бит әле сөекле композиторыбыз Салих Сәйдәшев театрда музыкаль бүлек мөдире булып эшли. Радио да шушы бинага күчкәч, аңа кинәнеп иҗат итү өчен мәйдан тагын да киңәя. Ул баштарак журналистларга  киңәшләре белән ярдәм итә. Соңрак радионың беренче музыкаль редакторы булып китә. Күп кенә концертларда җырчыларга фортепианода үзе уйный. Радиода Салих Сәйдәшевка бәйле кызыклы хәлләр дә чыккалап тора. Алары турында сәхифәнең киләсе чыгырылышларында сөйләрбез.

... Бу вакыйгалардан соң инде бер гасырга якын гомер үткәч, без, татар дөньясында сәнгатьнең радио дип аталучы яңа төре нәкъ әнә шул чакта барлыкка килгән, дип әйтә алабыз. Бу чыннан да шулай. Аның техник өлешен тынгысыз җанлы инженерлар хәл итсә, рухи ягын – язучылар, артистлар, композиторлар, галимнәр, җырчылар кайгырткан. Танылган язучылардан гына да радиода кырыкка якын кеше эшләгән. Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Хәсән Туфан, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Абдулла Алиш, Гариф Гобәй, Мин Шабай, Зыя Мансур исемнәрен атау үзе генә дә күп нәрсә турында сөйлидер. Аларның кайсылары тулаем радио белән җитәкчелек иткән, икенчеләре баш мөхәррир яисә гади бүлек мөдире булган. Ләкин аларның һәммәсе әдәбиятыбызның олуг вәкиле Шамил Усманов башлаган изге эшне дәвам иттергән.

Хәзерге К.Тинчурин исемендәге театр бинасы. 1930 елга кадәр биредә Татарстан радиосы эшли.

 

Радио – халык күңеленә иң туры юл.

 

Чуваш телендәге тапшыруларда даими катнашып килгән табиб Данилов.

 

Концертны башлыйбыз.

 

                                      ТУКАЙНЫҢ ТАВЫШЫ НИНДИ БУЛГАН?

 

Радиобызда озак еллар эшләгән Рөстәм Фәйзуллин Тукай тавышының язмасын табарга хыялланды. Хәер, хыялланып кына калмады, шактый гына эзләнү эшләре дә алып барды. Ул яшь чагында кемнәндер шагыйрьнең балавыз валикка язылган чыгышы булуын ишетеп калган. Һәм менә шушы хыял аңа гомер буе тынгылык бирмәде.

Чыннан да, Тукай заманында тавыш яздыру техникасы шактый ук алга киткән була бит. Без хәзер Камил Мотыйгыйның, башка җырчыларның французлар тарафыннан яздырылган патефон тәлинкәләрен тыңлыйбыз. Ул вакытта халык арасында гаять популяр булган Габдулла Тукайның микрофон алдында шигырь укыган булуы да бик ихтимал. Кем белә, бәлки киләчәктә без сөекле шагыйребезнең үз тавышын ишетү бәхетенә ирешербез. Бирсен Ходай.

 

КҮЗ КАРАСЫДАЙ САКЛЫЙБЫЗ

 

Татарстан радиосы фондында Тукайга кагылышлы язмаларга килсәк, аларга нигезләнеп кенә дә җитди бер фәнни хезмәт язарга мөмкин булыр иде. Беренчедән, аның шигырьләренә җырлана торган җырлар саны йөздән артып китә. Аларга үзешчән башкаручылар да, иң затлы профессональ җырчылар да мөрәҗәгать иткән. Безнең фондта шагыйрьгә атап язылган “Тукай маршы” (Заһидулла Яруллин), “Тукай истәлегенә” өченче квартет”. “Сүнмәс йолдыз. Тукай ораториясе” (Бату Мөлеков), “Тукай аһәңнәре” вокаль-симфоник поэмасы (Алмаз Монасыйпов), “Тукай истәлегенә” симфоник поэмасы (Мансур Мозаффаров) кебек музыкаль әсәрләр саклана. Тукайга багышланган әдәби әсәрләр, аннары төрле буын артистларыбыз башкаруында Тукай шигырьләре аерым бер урын алып тора. Ел саен Казанда һәм Кырлайда үткәрелә торган шигырь бәйрәмнәреннән, шагыйрьнең юбилей кичәләреннән, башка күп төрле чаралардан алынган язмаларны, балалар чыгышларын да яза  башласак, калын томнар ташып тулыр иде. Аңлыйсыздыр, биредә Тукайга кагылышлы никадәр кыйммәтле хәзинә бар һәм без аны күз карасыдай саклап, халыкка җиткереп торырга бурычлы.

Шагыйрьнең тууына 139 ел тулган көннәрдә, яңа тапшырулар белән беррәттән, фонд язмалары да хәрәкәткә китерелә. 21 апрель көнне Әхмәт Фәйзинең “Тукай” әсәре буенча куелган радиоспектакль тыңлаучылар игътибарына тәкъдим ителгән иде. Иртәгә шигъриятле эфир болай дәвам итә:

26 апрель.

8.10 – “Яздан аерып булмый Тукайны”. Әдәби-музыкаль композиция. 

11.25 – Габдулла Тукай шигырьләренә халык җырлары.

13.10 – Тукай турында замандашлары истәлекләре. 

15.10 – Габдулла Тукай әсәрләреннән радиокомпозиция.

27 апрель.

15.10 һәм 16.10 Шигърият бәйрәменнән репортаж.

28 апрель.

11.10 һәм 15.10 – Габдулла Тукай. “Исемдә калганнар”. Моноспектакль. 1-2 серияләр.

Күренекле җырчы Эмиль Җәләлетдинов (1933-2023) гомеренең соңгы көнәренә кадәр сәхнәдән дә, радио аша да Г.Тукай әсәрләрен халыкка җиткерде. Игътибарыгызга аның башкаруында шагыйрьнең шигырьләреннән һәм җырларыннан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителә.

 

 

Эмиль Җәләлетдинов. Рөстәм Нәбиуллин фотосы

 Сәхифәне Нәсим Акмал әзерләде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев