Шәхесләребез рубрикасы буенча яңалыклар
-
Алмаз Миргаязов Татар халык хоры концерты турында: Җырларның партияләре һаман да хәтердә
«Китап» радиосы баш мөхәррире, татар бүлеген тәмамлаган Алмаз Миргаязов Татар халык хоры концертын тормышындагы бик үзенчәлекле һәм истә кала торган мизгел булганын, җырларның партияләре әле дә истә булуын әйтте.
-
Ранис Габбасов тормыш иптәше белән дуэтларны сирәк башкару сәбәбен аңлатты
Җырлы гаилә Гөлия Сәгыйтова һәм Ранис Габбасов ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафон кысаларында «Болгар» радиосы студиясендә барган тапшыруда катнашты. Алар бергә дуэт башкардылар.
-
Рамил хәзрәт Юныс: Малайларның тормышында әти кешеләрнең урыны бик зур булырга тиеш
Казанда «Татар әниләренең беренче форумы» узды. Анда катнашкан дин белгече Рамил хәзрәт Юныс бәхетле гаилә нигезләре, балаларга дөрес тәрбия бирү турындагы фикерләре белән уртаклашты.
-
Илсур Метшин Казан джаз хәрәкәте ветераны Игорь Зиссер белән очрашты
Мэр музыкантка «Казан хакына хезмәт һәм фидакарьлек өчен» билгесен тапшырды.
-
Равилә Шәйдуллина-Мурат: «Иң зур югалтуым 55 ел элек булды»
Равилә Шәйдуллина-Мурат белән әңгәмә.
-
Сәйдә Мөхәммәтҗанованың әтисе кызына атказанган исеме бирелмәүгә карата фикерен әйтте
Яшь җырчы, «Голос. Дети» һәм Үзбәкстандагы «Голос» проектлары финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанованың әтисе һәм продюсеры Айрат Мөхәммәтҗанов кызына Татарстанның атказанган артисты исеме бирелмәүгә карата фикерен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләде.
-
Сәйдә Мөхәммәтҗанова: “”Гөлҗамал” җырын “Голос” проекты җитәкчеләре дөньякүләм рейтинга сайлап алды”
(ВИДЕО)
-
Хатыйп Миңнегулов казахлар турында: Электән үк халыкларыбыз хезмәттәшлек иткән
Габдулла Тукай әдәби музеенда Казахстан Республикасы Семей (Сәмәй) шәһәренең Абай исемендәге өлкә китапханәсе «Абай исемендәге китапханәнең китап раритетлары» дигән китап экспозициясен тәкъдим иткән иде. Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов әйтүенчә, электән үк казах халкы белән татар халкы бер-берсе белән хезмәттәшлек иткән.
-
Кадим Нуруллин Илһам Шакиров турында: Аның исемен мәңгеләштерү буенча эшне туктатмыйбыз
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакиров фонды һәм сәнгать музее турында фикерләрен һәм Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү буенча эшне туктатмауларын әйтте.
-
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән әңгәмә
«Дөнья» студиясендә кунакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин.
-
Халидә Бигичева: “Хыялларым тормышка ашып тора”
(ВИДЕО)
-
Тынгысыз остаз һәм әйдәман
Түбән Кама шәһәрендә техник фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсендәге фәнни-технологик үзәкнең беренче директоры, җәмәгать эшлеклесе Азат Зыятдиновның тууына 85 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары үткәрелде.
-
Фән Вәлиәхмәтов белән хушлашу мәрасиме узды
Кичә Башкортстан Республикасы Шаран районы мәдәният йортында мәшһүр тальянчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов белән хушлашу мәрасиме узды.
-
Көрәшче Динар Кәримуллин Россиядә «Ел спортчысы» дип табылды
Мәскәүнең Кремль сараенда Россия сугыш төрләре сәнгате берлегенең (Российский союз боевых искусств – РСБИ) XV «Алтын билбау» илкүләм премиясе җиңүчеләрен игълан иттеләр.
-
Австралиядә җырчы Зуля Камалова белән хушлаштылар
Кичә Австралиядә 18 сентябрь көнне 55 яшендә вафат булган Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова белән хушлаштылар.