Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Шәхесләребез

ЯҢАДАН СӨЙЛӘШЕРГӘ ӨЙРӘТҮ МӘКТӘБЕ (АУДИО)

Татарстан радиосында дистәләрчә еллар дәвамында ана телебездә дөрес сөйләргә, сөйләшергә өйрәтә торган асаба бер мәктәп формалашкан.

Радиога эшкә килгән яшь журналистларның сөйләм хаталарын, авазлар әйтелешендәге хилафлыкларны төзәтү, кыска гына итеп әйткәндә, аларны яңадан сөйләшергә өйрәтү ысуллары буыннан-буынга тапшырылып бара. Шушы мәктәптә тупланган тәҗрибә белән уртаклашуны дәвам иттерәбез.

      

                     

Китәсез дәмени, ак кышлар...

 

“Һ” авазын инде тәмам югалтып барабыз, дигән идек бит, кызганычка каршы, “ө” һәм “о” авазларының да бүгенге көндә хәле шәптән түгел. Без яшь чакта кызларга “Сөям сине”, дип сайрый идек, ә хәзер, кече йомышка ошаганрак сүз белән мәхәббәт аңлаталар. Әнә, бер егет эфирда концерт алып бара: Хәсән Туфан шигыре, Марс Макаров кейе. Ул мескен, әлбәттә, бу “көй” сүзен дөрес итеп әйтергә азаплана үзе, әмма башка тел системасына көйләнгән иреннәре тыңламый, читкә кереп китә. Шушы өч хәрефнең беренчесен, ул инде, күпме генә тырышса да, “кәтүк” дигәндәге кебек йомшак итеп, саф татарчалап әйтә алмый, җәя кебек колакларга таба киерелгән иреннәр арасыннан русның “кельма” дигәндәге “ке” килеп чыга. Менә шуңа татарның “ө” авазын ялгап кара инде син. Нәтиҗәдә без эфирдан “кеөй” дигән аңлаешсыз бер нәстә ишетәбез. Менә, хөрмәтле укучылар, юри генә шушы сүзне үзегез дә шул тәти егет кебек итеп әйтеп карагыз әле. Матурмы?  “Сейләү”, “кез”, “кемеш”, “керәк” кебек ямьсез сүзләр бөтен дөньясын басты бүген.

Безнең телебездә беренче иҗектә килгән “а” авазының бераз гына “о”лашып китү кагыйдәсен искәртеп тормыйм, монысын үзегез дә бик яхшы беләсездер. Ә менә радиодан сөйләүчеләр кайвакыт аны онытып җибәрә. Әле тагын “ы” авазы эфирны тыңлаганда теңкәне корыта. Мәгълүм булганча, рус телендә кыска “ы” гына бар, алар әйтик, “Садыков” дип язалар, “Садыйков” дип укыйлар. Рус мәктәбендә зур белемнәр алып чыккан тәти егетләребез эфирдан татарча сөйләгәндә дә шушы тәртипне куалар: “Җыйрлый кыйзлар ансамбле!..” 

Һаман да шул рус теленең йогынтысы инде бу. Ә менә “о” авазының телебездән бөтенләй югала баруына нәрсә сәбәпче – монысын үзем дә аңлый алмыйм. Тагын шул тәти егетнең сөйләменә кайтыйк. Радио концертында чираттагы җырны игълан итә: “Китәсез дәмени, ак кышлар?” Гомумән, кайсы гына каналны ачма, һаман шул бер балык башы: “кыяш”, “кылак”, “кыймак”, “кымган” һ.б, хәтта изге китабыбызның исемен “Кыръән” дип җәфалыйлар. Юк, дуслар, эфирдагы менә бу туктаусыз керкелдәүләрне һәм кыркылдауларны ашыгыч рәвештә туктатмасак, тагын бер дистә елдан безнең телебез танымаслык булып үзгәрәчәк һәм ул үзгәреш һич тә тәрәккыят юнәлешендә булмаячак.

 

Минхаҗев белән Гилязов

Берара мин “Мәгърифәт” дигән укытучылар газетасында эшләп алган идем. Укучылар, студентлар һәм мөгаллимнәр басмасы. Табигый ки, мәктәпләрдә, башлыча татар гимназияләрендә күп булырга туры килде. Кайсы гына татар мәктәбенә барып керсәк тә, ишек төбендәге игъланнар тактасына күз төшә. Йә анда берәрсен туган көне белән котлаганнар, яисә отличникларның исемлеген язып элгәннәр. Укып шакката идек: Гилязов, Мухамадиев, Мухарлямов, Мухаметов... Әйткәнемчә, татар мәктәбендә бу, башкаларга ни сан. Һәм менә шул үз фамилияләренең татарча әйтелешен дә белми үскән балаларыбыз бүген эфир мәйданына чыкты. Безгә эшкә килгән әнә шундыйрак яшьләрнең бәгъзеләренә үз фамилияләрен дөп-дөрес итеп, татарчалап әйтеп күрсәткәч, “Кит әле, болай бигрәк ямьсез ишетелә бит”, дип сискәнеп куючылар булды. Менә хәзер без шул “Минхаҗев”ларны, “Ганеевалар”ны, “Валеевлар”ны, “Юнусовлар”ны һәм башкаларны тыңлап ятабыз инде. Хәтта гадәти бер котлау хаты укыганда гап-гади бер хезмәт кешесенең фамилиясе бозылып әйтелсә дә, бу хәл күрәләтә көлү, мыскыл итү дип бәяләнергә тиеш, минемчә. Чөнки адәм баласының олысы, кечесе юк, Ходай каршында барыбыз да тигез, Максим Горький әйтмешли: “Кеше – горур яңгырый!”

 

Балалар һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар мөхәррире Дания Гайнетдинова (1952-2024) кул астында берничә буын яшьләр радио алып баручылары мәктәбен узды

                           

                            ТЕЛНЕҢ КҮРКЕ ҺӘРЧАК СҮЗ БУЛЫР!   

        

Татарстан радиосы эфирында данлыклы “Тел күрке – сүз” тапшыруының беренче тапкыр эфирга чыгуына 50 ел тулды. 1975 ел – бу ана теленең аянычлы хәлдәге чагы, кая ул халык алдында, хәтта кухняда да пышылдап кына сөйләшә торган заман. Ул чакта мондый тапшыруны барлыкка китерү өчен туган телне үзеннән дә артык күреп сөйгән гаярь кеше таләп ителә. Табыла андый чын егет. Ул – Рөстәм Фәйзуллин (1951-2020) – шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният  хезмәткәре, Һ.Атласи һәм Г.Исхакый исемендәге премияләр лауреаты.

Рөстәм Габдрахман улы озак еллар радиода әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясенең баш мөхәррире булып эшләде. Безнең архивта аның “Тел күрке – сүз” тапшыруына кагылышлы истәлекләре саклана. Игътибарыгызга әлеге язманың бер өлешен тәкъдим итәбез.

 

 “Студент елларымда Мәскәү радиосыннан бара торган «В мире слов» тапшыруын тыңлагач, кулга каләм алырга мәҗбүр булган идем. Моңа  тапшыруда рус телендәге төрки тамырлы сүзләрнең тырышып-тырышып славян телләренә бәйләргә азапланулары этәрде. Хатымда Татарстан  радиосында да тел турында тапшырулар башлап җибәрү, татар теленең хасиятен, байлыгын халыкка фәнни нигезләп, популяр чаралар белән аңлатып бару кирәклеген дәлилләргә тырышкан идем. Милли мәктәпләр бармак белән генә санарлык калган саңгыраулык заманы иде шул, җавап килмәде...

Шулай килеп чыкты ки, мин, университет тәмамлап, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытырга җыенган кеше, радиода эшли башладым. Беренче җитәкчем күренекле журналист Рим Кәримов булды. Мәрхүмнең күркәм сыйфатлары күп иде: халыкка ихластан хезмәт итәргә әзер иде ул. Шунысын да әйтим, минем күп кенә фикерләрем, уй-теләкләрем, иҗади табышларым кабинетларда түгел, җитәкчеләр белән аягөсте аралашканда, рәсми булмаган шартларда тормышка аша иде. Бу юлы да шулай килеп чыкты. Тел турындагы тапшырулар оештыру фикерен Рим абыйга ишегалдында гәпләшеп торганда әйттем. Ул моны ишеткәч, ачылып, балкып китте. Һәм без бергәләп эшкә керештек.

Тапшыруның исеме... Шактый уйланып йөри торгач, һич көтмәгәндә, хәтердә бер мәңгелек гыйбарә балкып китте: «Йөз күрке – күз, тел күрке – сүз!» Әлбәттә инде, тапшыруның исеме «Тел күрке – сүз» булырга тиеш!

Исеме бар, тик менә җисеме...        

Партия өлкә комитетының рөхсәтеннән башка мондый эшне уйга да китерергә ярамый иде бит. Тапшыруларның эчтәлеген, тематикасын, максатын һәм концепциясен аныклаган дистәләрчә битле нигезләмәне рус телендә әзерләп, өлкә комитетының матбугат секторына илттек. Бәхетебезгә, фикерләребезне дәлилләүгә ирештек.

1975 елның март аенда беренче мәртәбә эфирга чыктык. Тапшыруны Рим абый үзе алып барды. Авторларга килгәндә, иң беренчеләрдән бу эшкә, җиң сызганып дигәндәй, Г.Ибраһимов исемендәге ел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәре Рифгать Әхмәтҗанов алынды. Аңа рәхмәтебез зур.

Татар теленең бөек тел икәнен, беркайчан да юкка чыкмаячагын ике арада буталып йөрүчеләргә аңлату кирәк иде. Бу изге эштә, шөкер, без ялгыз булмадык. Хәсән Сарьян, Нурихан Фәттах кебек  әдипләребез, Әбрар Кәримуллин, Рүзәл Йосыпов кебек галимнәребез ярдәмгә килде.  Соңыннан Хәсән Сарьян «Уеңны уйдырып сал» дигән китабына безнең тапшыруларда яңгыраган гыйбрәтле чыгышларын аерым бер бүлек итеп кертте. Вахит Хаков, Хуҗи Мәхмүтов, Илдар Низамов кебек танылган галимнәребез озак еллар дәвамында тапшыруның даими авторлары булдылар...”

Рөстәм Фәйзуллинның югарыда урын алган истәлекләренә өстәп шуны да әйтик: Бу араларда “Тел күрке – сүз” нең юбилее уңаеннан махсус тапшырулар эфирда яңгырый. Киләчәктә без аларны газета укучылар игътибарына да тәкъдим итәрбез. Ә бу юлы исә татар шагыйрьләренең, галимнәренең туган телебезгә багышланган шигырьләреннән һәм фикерләреннән төзелгән композиция тыңларга чакырабыз. Ул Рөстәм Фәйзуллин тарафыннан 2016 елда әзерләнгән иде. QR-код ярдәмендә шушы язманы тыңлыйк әле.

 

Хуҗи Мәхмүтов, Әлфия Гыйлаҗи, Вахит Хаков, Госман Әхмәтҗанов; аягүрә: Рөстәм Фәйзуллин, Минвагыйзь Зәйнетдинов, Җәүдәт Дәрзаман, Әхмәт Рәшит,  Рәшит Ягъфәр

 

 Хәсән Сарьян (1930-1978)

 

Илдар Низамов (1936-2022)

 

 Сәхифәне  Нәсим Акмал әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев