Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Шәхесләребез

Гөлшат Галиуллина: Рәбига Хәкимованың исеме киңрәк яңгырарга тиеш, дип саныйм

Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина татар теле бүлеген оештырган Рәбига Хәкимованың исеме мәңгеләштерелергә тиешлеген әйтте.

– Хəкимова Рәбига Афзаловна – Чистай төбəгенең күренекле хатын-кызларының берсе, галимə, җəмəгать эшлеклесе, – дип яза «Татар-информ». –  Аның татар тормышына керткəн өлеше бик зур, дияр идем. Беренче чиратта, ул киң җəмəгатьчелеккə Казан дəүлəт университетында татар теле һəм əдəбияты бүлеген оештыручы шəхес буларак билгеле. Оештыру сəлəте булган, бу юнəлештə тəҗрибə туплаган Рабига Афзаловна Мəскəүдə аспирантура үтеп, «Филология фəннəре кандидаты» дəрəҗəсенə диссертациясен яклап, Казанга университетына кайткач, аңа гаять авыр һəм җаваплы вазифа – Татар теле һəм əдəбияты бүлеген оештыру вазифасы йөклəнə. 1944 ел ахырында бик аз штат белəн оештырылган əлеге бүлек алдына куелган төп бурыч булып филологик белемле, югары квалификацияле белгечлəр əзерлəү тора.

Рәбига ханым – татар зыялыларының чишмə башы, төп үзəклəренең берсе булган əлеге бүлекнең килəчəк кыйбласын, эш алымнарын билгелəгəн, традициялəренə нигез салган шəхес. Кызганыч, озак еллар аның эшчəнлеге, тормыш юлы, фəнни эшчəнлеге турында мəгълүматлар бик күренмəде. Соңгы дистə елларда гына аның эшчəнлегенə багышланган мəкалəлəр, җыентыкларда мəгълүматлар күренə башлады. Бу эшчəнлек татар бүлегенең 80 еллык юбилее уңаеннан тагын да активлашты, киң җəмəгатьчелеккə аның исеме яңгырый башлады.

Казан федераль университетының татар теле белеме кафедрасы да бу өлкəдə үз эшчəнлеген алып бара. Аерым алганда, без Рәбига Афзаловнаның туганнарын табып, алар белəн тыгыз элемтə урнаштырдык. Бүлекнең юбилей тантанасы чараларның берсе дə нəкъ менə күренекле шəхеснең эшчəнлегенə багышланган иде. Әлеге түгəрəк өстəлгə килгəн кунаклар арасында иң кадерлелəре – галимнең туганнары булды. Туганнары ярдəме белəн без үзебез дə Рәбига ханымның һəм беренче кафедра əгъзаларының фотосурəтлəрен булдырдык. Бүген исə без галимəгə багышланган экспозиция əзерлəү белəн мəшгуль.

Яңа табылган материаллар, фотосурəтлəр һəм башка мəгълүматлар аның туган ягындагы Чистай төбəге музейлар комплексында да, һичшиксез, урын алырга, исеме киңрəк яңгырарга, аңа багышланган экспозиция булырга тиеш дип саныйбыз, – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев