ЭФИРДА – ТАТАР СҮЗЕ! (АУДИО)
Язучы һәм легендар командир Шамил Усмановның Татарстанда радио оештыру өчен янып йөрүен һәм бу юлда мең төрле киртәләргә юлыгуын сөйли башлаган идек бит. Шул урыннан дәвам иттерик әле.
Бу вакытта инде радиотапшырулар бөтен ил күләмендә бара. Республикалар бер-бер артлы үз радиостанцияләрен булдыралар. Мәскәүнең «Комментерн» радиосы исә чит илләрдә дә ишетелә. Эфирда Саратов, Ташкент, Махачкала, Харьков, Түбән Новгород станцияләренең чакыру авазлары яңгырый. Ә Казан дәшми дә дәшми. Берара Татарстан хөкүмәте дә кузгалгандай итә. Киңәшмә арты киңәшмә, җыелыш арты җыелыш уздырыла, комиссияләр төзелә, карарлар кабул ителә. Ләкин эш шуннан арыга китми.
Әмма Шамил Усманов – тынгысыз җан ярты юлда туктап каламы соң?! Ул кат-кат Өлкә комитетына, халык Комиссарлары Советына мөрәҗәгать итә. Берсеннән-берсе саллырак дәлилләр китереп, Казанда шактый арзанга төшереп радиостанция төзергә мөмкин икәнлегенә ышандыра. Мәсьәлә Октябрь революциясенең унъеллыгына әзерләнгән көннәрдә хәл ителә.
Ш.Усмановның үзен үк шушы яңа оешманың җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул баш-аягы белән оештыру һәм хуҗалык эшләренә чума, җиһазлар юнәтә, белгечләр туплый, әле Мәскәүгә, әле Ленинградка чыгып чаба, хезмәттәшләрен рухландырырга да өлгерә.
Мондый тымызык чакта радио өчен аерым бина булдыру түгел, ул турыда уйларга да вакыт калмый. Ул елларда шәһәрдән шактый читтә урнашкан “Казан Швецариясе”ндә (хәзерге М. Горький исемендәге ял паркы) ашыгыч рәвештә брезент чатыр корыла, ул чит тавышларны кертми торган материал белән эчләнә, такта идән түшәлә, микрофон куелган өстәл тирәли урындыклар урнаштырыла – Татарстан радиосының беренче студиясе менә шул була.
Октябрь бәйрәме алдыннан олы максат белән янган фидакарьләр көнне төнгә ялгап эшлиләр. Станция җитәкчесе Житковский, баш инженер Алексеев, радиотехник Мишкин, моторист Михайлов, монтер Зәбиров һәм аларның башка иптәшләре сүзләрендә торалар — Татарстан радиосы билгеләнгән вакытта телгә килә.
Шул данлы көннәрнең шаһиты, композитор Җәүдәт Фәйзи истәлекләреннән: “Казанда радиотапшырулар станциясе ачылачак, дигән хәбәр күптәннән таралган иде инде. Менә ул көн дә килеп җитте. Октябрь революциясенең унъеллык бәйрәме көнендә Казан радиосы эшли башлады. Дулкынның озынлыгы 750 белән 800 буласын алдан сорашып белгәнгә, радиоалгычымны шул диапозонга көйләп куйдым. Менә берзаман: «Слушайте, слушайте! Тыңлагыз, тыңлагыз! Говорит Казань! Казан сөйли, Казан сөйли! Сынау тапшыруларын тыңлагыз! Сезне, кадерле иптәшләр, Бөек Октябрь социалистик революциясенең унъеллыгы белән тәбрик итәбез!» – дигән сүзләрне ишеттем. Йөрәк ярсый, күңел дулкынлана. Үземне-үзем онытып, ишектән:
– Радио! Казан сөйли! – дип кычкырдым. Өйдәгеләр бүлмәгә керделәр. Башлар колак телефоны тирәсенә җыелды. Тәбрикне берничә мәртәбә кабатладылар. Әтием, бик зур игътибар белән тыңлаганнан соң:
– Молодец, Шамил Усманов! Булдырды бит йөри торгач! – дип, бүлмәдән чыгып китте.
Котлау сүзләреннән соң, «Безне ничек ишетүегез турында хәбәр итегез. Адресыбыз: Казан, Радиоцентр. Тиз көннәрдә Казан радиосы үзенең тапшыруларын даими алып барачак. Хушыгыз иптәшләр, эфирда яңа очрашуларга кадәр!» – дигәч, сызгыруга охшаш тавышлар ишетелде дә, Мәскәү сөйли башлады.
Нинди тарихи көн! Октябрьнең унъеллыгында татар халкы да дөнья киңлегенә чыкты!..»
Татарстан радиосының, татар сүзенең беренче мәртәбә эфирда яңгыравы менә шулай була. Килер бер көн, аның беренче студиясе – 1927 елның ноябрендә Максим Горький паркында корылган брезент чатыр урынына мәңге җуелмаслык истәлек тактасы куелыр һәм ул татар теленең эфирда башка телләр белән беррәттән тигез хокук алган көнен искәртеп торыр. Хәер, Казанда андый истәлек такталары куелырга тиешле урыннар тагын бар әле. Алар турында сәхифәнең киләсе чыгарылышларында бәян ителер.
Татар матбугатында радио оешу турында хәбәр.
Эфирга беренче адымнар
Радиотехник Мәҗит Газиз улы Зәбиров
ИСКЕРМИ ТОРГАН ҖЫРЛАР КОНЦЕРТЫ
Татарстан радиосында инде берничә дистә ел дәвамында “Сирәк яңгырый торган музыкаль язмалар” дигән концерт эфирга чыгып килә. Даими тыңлаучыларыбызга мәгълүм: без әлеге сәхифәләргә соңгы вакытларда беркадәр онытыла башлаган, әмма әле бүгенге көнебездә дә сәхнәләрдә, радио, телевидение эфирында яңгырарга хаклы җырларны сайлап алабыз. Алар – чын мәгънәсендәге сәнгать әсәрләре, онытылмаска тиешле иҗат җимешләре. Алар кайчандыр популяр булганнар, халык аларны туйларда, туган көн мәҗлесләрендә, солдатка озату кичәләрендә җырлаган, һәвәскәр җырчылар клуб сәхнәләрендә башкарган. Вакытлар үтү белән мәйданга яңа җырлар чыккан, искеләре онытыла башлаган. Юк, күңел биреп тыңлап карасаң, һич кенә дә искермәгәннәр алар, шигыренә, көенә салынган хисе дә, фикере дә, әле һаман ялкынланып тора. Тыңлаучның күңеле нечкәргән мәлендә ишеттерергә, илтеп җиткерергә генә кирәк. Шуңа күрә дә әлеге хезмәтебезне без, бу җырлар яшьләр күңелен дулкынландырса иде, аларга яңа буын башкаручылар игътибар итсә иде дигән изге ният белән алып барабыз. Инде, әйдәгез, шушы циклдан әзерләнгән концертларның берсен тыңлыйк.
Шигъриятле радио
Зыя Мансур[1]
Һәйкәл янында
Тукай тора бакча уртасында,
Күкрәгенә куйган уң кулын:
Теләр идем, дуслар, ди кебек ул,
Берәрегезнең шигырь укуын.
Батырларның батыры ул Тукай!
Җыелышып бергә һәммәбез,
Көчебезне аның янында бер
Сынап карыйбызмы әллә без?
Бирешүен бирешмәс ул,
Беләм,
Егып салыр безне салуын.
Салсын гына,
ни хурлыгы аның, –
Шулай егыла-егыла
батырларның
Өйрәнәләр көрәш алымын!..
Сәхифәне Нәсим Акмал әзерләде.
[1] Зыя Мансур (1916-1965) – фронтовик шагыйрь, 1949-1953 елларда Татарстан радиосында әдәби тапшырулар мөхәррире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев