Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Гафури театры гастрольләре Зифа Кадыйрова спектакле белән ачылды

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры Казан гастрольләрен татар язучысы Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар» китабы буенча куелган мелодрама белән башлап җибәрде. Спектакльне карарга Зифа Кадыйрова үзе дә килгән иде.

Башкорт академтеатрының Камал театры сәхнәсендә барачак Казан гастрольләрен ачарга Уфадан Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ренат Гайсин һәм Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов килгән иде.

«Бу безнең өчен зур бәйрәм – Камал театры сәхнәсендә башкорт туганнарыбызны кабул итәбез. Гафури исемендәге театр гастрольләре традиция, ул буыннан-буынга күчеп килә. Без аралашып яшибез. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам», – диде Ленар Хәкимҗанов.

Татарстан тамашачысын Башкортстан җитәкчелеге исеменнән Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ренат Гайсин сәламләде. «100 елга якын ике театр аралашып дус яши, иҗат итәләр. Аралары һәрвакыт корычтай ныклы булсын. Алты көн дәвамында безнең театр тәкъдим иткән спектакльләр күңелләрегезгә хуш килсен», – диде ул.

Гафури исемендәге театрның баш режиссеры Айрат Абушахманов Гафури театрының Казанда спектакльләр күрсәтүен имтиханга тиңләштерде. Ул тамашачыны үзләренең 10 спектакль күрсәтәчәкләрен искәртте һәм тамашаларга чакырды.

Театр директоры Иршат Фәйзуллин җылы каршы алулары өчен Камал театрына рәхмәтләрен җиткерде.

Камал театры директоры Илфир Якупов гастрольләргә билетларның сатылып бетүен хәбәр итте. Әмма өстәмә спектакльләр булып әле килү мөмкинлеге барлыгын искәртте.

 

 

«Синсез килгән язлар» спектаклен тамашачы аншлаг белән карады. Автор Зифа Кадыйрова залда яшьләрнең күп булуына сөенүен әйтте.

  • Иртәгә тамашачы Кече сәхнәдә 12.00 һәм 19.00 сәгатьтә Туфан Миңнуллинның «Эзләдем, бәгърем, сине» спектаклен карый ала. Зур залда 19.00 сәгатьтә Хәбибулла Ибраһимовның «Җизнәкәй» спектакле була.
  • Гастрольләр 19 ноябрьдә төгәлләнә.
  •  

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев