Рөстәм Миңнеханов: Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Корстон» үзәгендә Бөтенроссия «Туган тел» форумының «Тәрбия. Белем. Тел» пленар утырышында катнаша. «Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр. Мондый җыеннар безгә бик кирәк», - дип мөрәҗәгать итте ул делегатларга.