Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Терапевт шикәр авыруы турындагы кайбер мифларны таратты

Табиб баллы ризыкны артык ашау диабетка китерергә мөмкинме, шулай ук куркыныч зонасында тән массасы артык булган кешеләр генәме икәнен сөйләде

Кичә Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көне иде. Авыру турында сөйләшергә һәм кайбер мифларны таратырга KZN.RU порталына югары категорияле табиб-терапевт Римма Вилданова ярдәм итте.

Римма Габдрахмановна, әйдәгез инсулиннан башлыйк – нәрсә ул?

Инсулин – ул ашказаны асты бизенең эндокрин өлеше белән эшләнә торган гормон. Ул углеводлар алмашын җайга сала, кандагы глюкозаны кирәкле дәрәҗәдә тота һәм майлар алмашында катнаша. Шикәр диабеты нәкъ менә шушы гормонга бәйле.
Шикәр авыруы – инсулин кимегәндә барлыкка килә торган хроник авыру. Бу процесс ашказаны асты бизенең күзәнәкләре җимерелү белән бәйле. Нәтиҗәдә организмнан тиешле рәвештә чыкмый торган шикәр арта.

Шикәр авыруының ике төре бар: беренче һәм икенче. Аларның аермасы нәрсәдә?

Беренче төр ике төргә бүленә: организмның аутоиммун реакциясе вакытында барлыкка килгән аутоиммун һәм спонтан барлыкка килгән идиопатик. Беренче төрдә генетика аркасында инсулин җитештерелми башлый.
Ә икенче типтагы диабет – хроник авыру, ул организм тукымаларының сизгерлеге кимегәндә барлыкка килә. Кагыйдә буларак, бу яшь барган саен барлыкка килә.

Шикәр авыруы еш баллы ашау ашаганга килеп чыга дип әйтеп буламы?

Алай ук түгел. Турыдан-туры монда бернинди бәйләнеш юк. Әлбәттә, әгәр баллыны кирәгеннән артык ашасаң, бу яхшыга китермәячәк. Чаманы һәрвакыт сакларга кирәк. Баланслы туклану һәм актив яшәү рәвеше – нык сәламәтлек һәм яхшы кәеф нигезе. Шулай да, әгәр дә авыруга бирелүчәнлек бар икән, татлы ризык шикәр диабетын ниндидер дәрәҗәдә китереп чыгарырга мөмкин. Бирелүчәнлек дигәндә, мин авыручы һәм авырган якын туганнарны күздә тотам.

Шул ук вакытта шунысын да билгеләп үтәсем килә, бирелүчәнлек бернәрсә турында да сөйләми. Диабеттан сакланырга мөмкин, әгәр дә сез, кабатлап әйтәм, баланслы туклануны саклыйсыз икән. Күбрәк үсемлек чыгышлы продуктларны ашарга тырышыгыз.
Тагын бер шактый киң таралган миф бар: шикәр авыруы симерүдән интегүче пациентларда гына очрый. Бу алай түгел – зур булмаган гәүдәле кешеләр дә аңа дучар булырга мөмкин. Монда да, сүз уңаеннан, баллы ризыклар һәм тиз эшкәртелә торган углеводлар турында әйтеп була: гадәттә мондый продуктлар югары калорияле һәм өстәмә килограммнар җыюга китерә. Һәм әгәр дә кеше актив спорт белән шөгыльләнмәсә һәм масса җыя икән, авыру куркынычы да үсә. Миф нәкъ шулай барлыкка килгән дип уйлыйм.

Баллыны гомумән ашарга ярамыймы?

Юк, мөмкин, әмма билгеле бер күләмдә һәм барысын да рәттән түгел. Кибетләрдә диабетиклар өчен махсус печеньелар да, конфетлар да бар. Баллы ризык яратучыларга диетолог-эндокринолог белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул дәвалауга рөхсәт ителгән кондитерлык эшләнмәләрен кертә алачак.

Ә табибка кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәк? Нинди симптомнар бар?

Мөһимнәре арасында: сусау, авыздагы корылык, еш сию, аппетитның яхшы булуы. Шикәр авыруы булган кешеләргә баланслы туклануны сакларга һәм камыр ризыклары белән шаярырга кирәкми. Кайбер кагыйдәләрне үтәмәсәң, шикәр дәрәҗәсе үсәчәк, бу организм өчен куркыныч. Мондый хәлдә кан басымы күтәрелә, иммунитет көчсезләнә һәм барлык авырулар берьюлы килеп чыга ала.

 

Камилә Вилданова

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев