Эльмира Җәлилова: «Бүген иң соңгы мәртәбә...»
Шигърият

Эльмира Җәлилова: «Бүген иң соңгы мәртәбә...»

(ШИГЫРЬ)

Ни диим?! Кайчандыр шулкадә-ә-әр кадерле кешегә: ...Җәйге төн суынды. Өшемә!

 

Бүген иң соңгы мәртәбә

сиңа дип талпынган хисләрне тугарам.

Таныйм да тын алам:

бу җиргә син мине сагынып тумаган.

Үпкәне гел үпкә тутырган.

Суламый түз дә түз...

Картайган җәйдә без.

Бер көн көз

сагыну төсенә манар да дөньяны, '

исеңә төшерер кайдадыр мин барны.

Әлегә

мин сиңа буявы тутыккан төш кенә.

Ни диим?!

Кайчандыр шулкадә-ә-әр кадерле кешегә:

...Җәйге төн суынды. Өшемә! 

 

 


Нет комментариев