Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Яңа ел төнендә казанлылар өчен төп тантаналар ике мәйданчыкта оештырылачак

Яңа ел төнендә Татарстан башкаласында «Казан» Гаилә үзәге янындагы төп чыршы янында һәм «Черек күл» паркында бәйрәм чаралары узачак. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Күркәм гадәткә кергәнчә, шәһәрнең ике мәйданчыгында - «Черек күл» паркындагы шугалакта һәм «Казан» Гаилә үзәге янындагы төп чыршы янында Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын ишетергә һәм якын кешеләрең белән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга мөмкин булачак», - дип искәртте ул.

«Казан» Гаилә үзәге янындагы чара караоке форматында узачак һәм 1 гыйнварда төнге 2гә кадәр дәвам итәчәк.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев