«Әпипә» татар халык биюе телевизион бәйгесенең финалы уза
Бүген, 18 декабрь, «Әпипә» татар халык биюе телевизион бәйгесенең финалы узачак. Бәйгенең төп максаты — халыкның мәдәни мирасын баету, татар халык биюен саклау, үзешчән бию коллективларының башкару осталыгын камилләштерү.